Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы ГОРЛАНОВка — 70 яшь!

7a049015-b86a-41a7-a21e-014f9d6394e7Хөрмәтле Әнвәр әфәнде!

Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сездә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән эшкуарлык сеңере бар. Ләкин Сез акча эшләү белән генә чикләнмисез, мәчетләргә, “Сәләм” татар-мөселман газетасын чыгаруга, милли бәйрәмнәребезгә хәйрия ярдәме күрсәтәсез, өлкә милли-мәдәни автономиясе эшен уңышлы гына алып барасыз.

Татар халкы үсешенә керткән фидакарь хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын, мул кулыгыз саекмасын, эшләрегез уң булсын, Ходай Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын.0c0b2872d3f7afa8969b72bb6c7df656

 

* * *

Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ

 

* * *

Нурия Гали кызы ГЫЙЛЬМАНОВА-ХӘЙБУЛЛИНАга!

87Кадерле сыйныфташым! Ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим, саулык, озын гомер, максатларыңның тормышка ашуын телим. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Бәла-казалардан имин булып яшә.

Иң матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Самар өлкә татар хәрәкәтенең аксакалы Шамил әфәнде БАҺАУТДИНОВка — 80 яшь!

SHamilХөрмәтле Шамил әфәнде!

Сезне чын күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз!

Хәрби пенсиягә чыкканнан соң сез Самарага килеп урнаштыгыз һәм актив рәвештә татар милли иҗтимагый эшләрендә катнаша башладыгыз. Башта “Бердәмлек” өлкә татар газетасында хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире, аннары ун еллар чамасы күпмилләтле “Радио-7 Самара” радиостанциясе тапшыруларын алып баручы, ә 1996 елдан аның җитәкчесе дә булып эшләдегез. Самара өлкә “Туган тел” оешмасы директоры буларак та күп еллар өлкә күләмендә уздырылган Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек милли бәйрәмнәребезне оештыруга да, аларны алып баруга да зур өлеш керттегез. Шушы эшләрегез өчен Самара губернаторының һәм региональ үсеш министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләндегез. Хәзер инде Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килүче “Сәләм” газетасында хезмәт куясыз.

3a225fe62fc9c91_origШамил әфәнде! Киләчәктә дә Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген тоеп яшәргә насыйп булсын.

Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ.

Яшьләр һәм эшкуарлар берләшә

СОВЕТ20 июньдә Самараның Җә­мигъ мәчетендә, өлкә татар автономиясе рәисе Ән­вәр Гор­ланов рәислегендә, ре­гио­наль Диния нәзарәте кар­шындагы Иҗтимагый совет утырышы үткәрелде. Аның эшендә региональ Диния нә­зарәте рәисе, мөфти Талип хәз­рәт Яруллин, милли-мәдәни татар оешмалары вәкилләре, эшкуарлар һәм актив яшьләр катнашты.
Читать полностью

Бөтенхалык Сабан туе

IMG_180617 – 18 июньдә Ульяновскида XXII Федераль Сабан туе үткәрелде. Исегезгә төшереп үтәбез, Федераль Сабан туе Улья­новскида дүртенче мәртәбә узды һәм, һәрвакыттагыча, бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйрәмгә Россиянең 52 ре­гионыннан 60 меңнән артык кеше килгән. Самара өлкәсе делегациясе иң зурларының берсе булгандыр: өлкә “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр автономияләре, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Камышлы һәм Похвистнево районнары, Сызран һәм Новокуйбышевск милли оешмалары вәкилләре бар иде.
Читать полностью

Яңа Мансур Сабан туе ярыш-уеннарга бай

мансур 5Узган атна шимбәсендә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында да Сабан туе гөрләде. Һава торышы салкынчарак булса да, бәйрәм зур әзерлек белән бик күңелле үтте. Ерак араларны якын итеп авылга кунаклар килде, шә-һәрләрдә яшәүче балалар һәм оныклар кайтты. Бу көнне олысы-кечесе, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлар, спорт сөючеләр һәм моң-җырга гашыйк кешеләр бер мәйданга жыелдылар. Читать полностью

В cамарский детский центр развития «Йолдыз» срочно требуется воспитательница и няня

11В cамарский детский центр развития «Йолдыз» с халяльным питанием (п.Мехзавод, ул. Гидроузловская, 65асрочно требуется ответственная и любящая детей воспитательница и няня.  Читать полностью

РФ атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Тупли авылы мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе Зөлфирә Мөстәкыйм кызы ГЫЙМАТДИНОВАга!

SONY DSC

Хөрмәтле Зөлфирә ханым!

Сезне туган көнегез белән кайнар кот­лыйбыз!

Сез Тупли мәктәбендә күп еллар буена математика фәнен укыттыгыз. Авыл халкы алдында абруегыз зур, Сезне хөрмәт итәләр. Сезгә карата эчкерсез, ихтирамлы, рәхмәтле хисләребезне бер нинди дә бүләк алыштыра алмас рәхмәт сүзе аша җиткерәбез, хөрмәтле мөгаллимәбез. Сабырлыгыгыз, зирәклелелегез өчен рәхмәт, мең рәхмәт.

SONY DSCКүңелегездәге яктылык, җылылык һичкайчан сүрелмәсен,  изгелек беркайчан да саекмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык Сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Шәкүровлар гаиләсе.

Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Галиябану Локман кызы БАТАЛОВАга!

5f9326c55214Сезне күркәм бәйрәмегез – туган көнегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телим.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Фахретдин Канюкаев получил звание «Почётный гражданин Похвистневского района»

WhatsApp Image 2022-06-20 at 09.36.1319 июня число Почетных граждан Похвистневского района Самарской области пополнилось новыми именами. Глава района Юрий Рябов в соответствии с решением Собрания представителей от 27.05.2022 «О присвоении «Почетный гражданин м.р. Похвистневского» вручил удостоверение Фахрутдину Канюкаеву. Читать полностью

“Мир колес” компаниясе җитәкчесе Илдар Зиннәтулла улы ГАЛИЕВка!

SONY DSCХөрмәтле Илдар әфәнде!

Без Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән тәбриклибез!

Сез җәмәгать эшләренә битараф түгелсез, Самар өлкәсендә уздырылып килә торган милли чараларның спонсоры да булып торасыз. Халкыбыз өчен көчегезне дә, малыгызны да кызганмаган өчен s1200Сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!


Сезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телибез. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.


Cамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс ШӘКҮРОВ,

Самар шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать ХУҖИН.

Илдар әфәнде турында язма:

Тырышкан – табар, ташка кадак кагар

Мөнирә Якуб кызы ХӘКИМОВА-АБДУЛЛОВАга!

10275_tsvetyi__297Кадерле сыйныфташым! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән тәбриклим! Теләкләргә кигәндә, мин сиңа исәнлек, иминлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш телим. Гомерең озын, йөрер юлларың тигез, якыннарың сәламәт, бәхетле булсыннар, сине гел шатландырып торсыннар. Барлык хыялларың, теләкләрең чынга ашсын, эшләрең уң, табыннарың мул булсын.

Иң изге һәм матур теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Депутату совета Самарского района г.о. Самара, председателю Исторической мечети г. Самара Усману Анверовичу ИЛИНГИНУ!

DSC_0051Уважаемый Усман-эфэнде!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения. От всей души на долгие-долгие годы желаю Вам крепкого здоровья, счастья, радости, благополучия, оптимизма, долголетия.

Делом всей Вашей жизни является  реконструкция и приобщение Исторической мечети к более современному виду. Убежден, что присущие Вам энергия и целеустремленность будут и впредь направлены на благо мусульман г.Самара. Пусть всегда живет в Вас стремление и энергия для исполнения задуманного, а всё лучшее, что сделано Вами, получит развитие и продолжение.

Президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел» Ильяс ШАКУРОВ.