25 майда Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет янында бик күп халык җыелган иде.
Бәлки Төркиянең генераль консулы Исмәт Эрикан килүе турында ишеткәннәрдер? Хәер, гади шәһәр кешесенә диңгез артыннан килгән кунакның әллә ни зур кызыгы юктыр. Аны күрер өчен генә теңкәләребезне корытып бетергән бөкеләрдә утырырга кем дә теләми. Ләкин күпләп җыелган халык арасында мөфти Талип хәзрәт Яруллинның, шәһәр районы депутатлары һәм хәтта башлыгы да булуы ниндидер рәсми чара көтелүенә ишарәли кебек. Читать полностью →