1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен махсус Сабан туе үткәрү Яңа Ярмәк авылында матур гадәткә әверелде.
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм — Балаларны яклау көне буларак истә кала. Ә Сабантуй – халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме.
Бу чарада балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлелектә көч сынаштылар. Алып баручылар да балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, ат чабышы, аркан тарту кебек күңелле уеннарда катнаштылар.
Балалар өчен Сабантуй — күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында сакланыр.
Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 483