Укучыларга һәм укытучыларга грантлар тапшырылды

IMG_20220530_141912_812Үткән шимбәдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә узган чыгарылыш тантанасында 12нче тапкыр Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге премия тапшырылды. Быелгы премия татар теле олимпиадаларында һәм конкурсларында җиңү яулаган, укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 28 укучыга һәм аларның укытучыларына тапшырылды.

37 ел буе Тупли авылы мәк­тәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыткан Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге  грантны “Туган тел” җәмгыяте прези­денты, “Яктылык” мәктәбе­нең По­печительләр советы рәисе Ильяс Шәкүров үз акчасыннан финанслый. Алия апа мәктәптә эшләгән чорда күпсанлы грамоталар һәм мәдальләр, шулай ук Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән зыялы шәхес. Ә аның иң югары казанышы — күпсанлы укучыларының тануы һәм хөрмәте. Тормыш иптәше Гомәр Закир улы бе­лән алар өч бала тәрбияләп үс­тергәннәр, ике уллары профес­сорлар дәрәҗәсенә күтә­рел­гәннәр.

Укытучыларга һәм укучыларга бү­ләкләрне “Туган тел” җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова (рәсемдә) тапшырды.

- Бүген без тиң­сез хезмәт һәм тырышлык куеп татар телебезне, мә­­дә­ния­те­безне сак­лауга зур өлеш керт­кән, күп­санлы җиңүләре үрнә­гендә баш­ка­ларны да үз артыннан ияртә алган мил­ләт­тәш­лә­ре­безне зурлыйбыз, — дип бил­ге­ләп үтте “Туган тел” директоры.

Грант алучылар арасында татар теле буенча өлкә, регионара һәм Халыкара олимпиадаларда, Каюм Насыйри исемендәге ХХ регионара фәнни-гамәли укуларында, “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсында югары уңыш­ларга ирешкән укучы балалар һәм аларның укытучылары Фәния Гыйлаҗева, Фәүзия Дәүләтбаева, Рәхимә Хәйрова, Фәридә Хәмидуллова, Асия Сәйфетдинова.

Приз фонды быел 85 мең сум тәшкил итә.

IMG_20220530_141928_809IMG_20220530_141921_331 IMG_20220530_141912_812

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 531

Комментирование запрещено