19 майда Советлар Союзының пионер оешмасына 100 ел тулып узды. Ул берничә буын совет кешеләренең балачагын бәхетле итеп, күңелләренә кереп калды. 70 ел буе Советлар Союзы балалары “Будь готов!” девизы астында яшәде, һәм бу авазга һәрвакыт “Всегда готов!” дигән җавап яңгырады. Ул чор барабан тавышлары, кызыл байраклар һәм галстуклар, пионер стройлары һәм макулатура җыю, походлар һәм тимурчылар хәрәкәте белән истә калган. Пионерлар башкарган эшләрне санап бетерерлек тә түгел! Пионериянең йөз еллыгы уңаеннан үткән тормышыбызга әйләнеп карарга, укучыларымны әти-әниләренең яшьлеге белән таныштырып үтәргә булдым.
19 майда Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6 “А” сыйныфы укучылары экскурс-дәрескә җыелдылар. Ә алдан, эзләнүчеләр буларак, әти-әниләренең генә түгел, күрше-күләннәренең дә пионер яшьлегендә төшкән фотографияләрен җыйдылар. Читать полностью →