Историк Альберт Бурганов предложил включить город Касимов в маршрут «Татар-тур» / Тарихчы Альберт Борһанов Касыйм шәһәрен «Татар-тур» маршрутына кертергә тәкъдим итте

ce8876802891d0040de70ddcad22031bИсторик и археолог, председатель общества татарских краеведов Татарстана Альберт Бурганов предложил включить город Касимов Рязанской области в экскурсионный маршрут «Татар-тур», проходящий через татарские населенные пункты. Предложение было озвучено на стартовавшей сегодня в Касимове VI Всероссийской научно-практической конференции «Чтения имени Мухлисы Буби».

«Город Касимов — это историческое место, связанное с такими местами как Городец Мещерский, Хан-Кирман, Касимовское ханство. Красивейшая природа, богатая история и удобное географическое расположение открывают возможность развивать в Касимове этнотуризм. В маршрут „Татар-тур“ можно было бы внести и город Касимов», — подчеркнул Альберт Бурганов.

Он призвал усилить изучение местной археологии, архитектурных памятников, надгробий. По его мнению, важно привлечь к этому делу государственные структуры и общественность. Историк считает, что изучение выдающихся личностей играет роль в развитии туризма. Он также напомнил, что после разрушения Казанского ханства, царица Сююмбике была отправлена в Касимов.

«Необходимо признать город Касимов городом-музеем, общегосударственным заповедником, включить в список ЮНЕСКО, восстановить исторические здания и развивать здесь туристическую инфраструктуру. Все это можно сделать за 15 лет. Реализация данной программы приведет к социально-экономическому развитию региона», — сказал Альберт Бурганов на научно-практической конференции в Касимове.

«Тот факт, что в Касимове собрались выдающиеся ученые, религиозные и общественные деятели из 13 регионов России, свидетельствует об авторитете организаторов конференции — Духовного управления мусульман России, Всемирного конгресса татар. В последние годы выросло внимание к татарам регионов Центральной России. За это мы благодарны Духовному управлению под руководством Равиля хазрата Гайнутдина», — сказал Альберт Бурганов.
VI Всероссийская научно-практическая конференция «Чтения имени Мухлисы Буби» началась сегодня. Она приурочена к 1100-летию официального принятия ислама народами Волжской Булгарии, 870-летию основания города Касимова и 570-летию со дня основания Касимовского ханства.

tatar-inform.ru

***

Тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрен татар төбәкләре аша узучы «Татар-тур» экскурсия маршрутына кертергә тәкъдим итте.

«Касыйм шөһәре – ул Мещера шәһәрчеге, Хан кирмән, Касыйм ханлыгы атамаларын йөрткән тарихи урын. Матур табигать, бай тарих, географик яктан уңайлы урында булу Касыйм шәһәренә этно туризмны үстерергә мөмкинлек ача. «Татар-тур» маршрутына Касыймны да кертергә булыр иде», — диде Альберт Борһанов.

Альберт Борһанов Касыймдагы археология, архитектура һәйкәлләрен, кабер ташларын өйрәнүне көчәйтергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу эшкә дәүләт структуралары һәм җәмәгатьчелек тә кушылуы мөһим. Күренекле шәхесләрне өйрәнү дә туризмны үстерүдә роль уйный, дип исәпли тарихчы. Ул Казан ханлыгы җимерелгәннән соң Касыймга Сөембикә ханбикә озатылганын искә алды.

«Касыймны музей-шәһәр, илкүләм тыюлык буларак танырга, ЮНЕСКО исемлегенә кертергә, туризм инфраструктурасын үстерергә, тарихи биналарны төзекләндерергә кирәк. Боларның барысын унбиш ел эчендә башкарып чыгарга була. Бу программаны тормышка ашыру төбәкнең социаль-икътисади үсешенә китерәчәк», — диде Альберт Борһанов Касыймда оештырылган фәнни-гамәли конференциядә.

Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1100 еллыгы, Касыйм шәһәренең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгына нигез салуның 570 еллыгы уңаеннан бүген Касыймда «Мөхлисә Бубый укулары» дип аталган VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза.

«Касыймда Россиянең унөч төбәгеннән күренекле галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелуы конференцияне оештыручыларның — Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең, Бөтендөнья татар конгрессының абруен күрсәтә. Соңгы елларда Үзәк Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга да игътибар артты. Моның өчен Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкләгән нәзарәткә рәхмәт», — диде Альберт Борһанов.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 718

Комментирование запрещено