11 июньдә Камышлы районы үзәгендә Сабан туе гөрләп узды. Авылга керә торган асфальтның уң ягындагы матур акланда үткәрелгән бәйрәм театраль тамашадан башланып китсә, сул яктагы ипподромда ат ярышлары кыза торды.
Читать полностью
Архив за день: 17.06.2022
Җир җиләге ап-ак чәчәктә, Сабан туе узды Ярмәктә
Менә тагын Сабан туйлары җитте! Күптән көтеп алынган ямьле мизгелләргә коронавирус дигән афәт тә, айлар буе коеп яуган яңгырлар да киртә була алмый икән, илләребез — тыныч, мәйданнарыбыз киң генә булсын! Читать полностью
Килегез сез минем авылыма!
11 июньдә Шенталы районының Денис авылы, бик куп кунаклар кабул итеп, район күләмендә гаять зур Сабан туе уздырды Читать полностью
Сәламәтлеккә ни җитә?
19 июнь — Россиядә медицина хезмәткәрләре көне
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бүгенге әңгәмәдәшем – терапевт, гомуми практика табибы Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллин.
Бер гасырлык үрнәк тормыш
1941 — 1945 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын үз күзе белән күргән, катнашкан кешеләрне хәзер бармак белән генә дә санап чыгарга да буладыр. Кайдандыр тарихыбызны икенче төрле итеп күрсәтә торган псевдотарихчылар, аналитиклар килеп чыгалар, тарихыбызны бозып күрсәтергә тырышалар. Россия патриотларының максаты шул: халык күңеленә чын дөреслекне илтеп җиткерү, фашистларның, бандерачыларның мәкерле планнарына чик кую. Советлар иле таркалгач баш калкыта башлаган милләтчеләр Украинаны әнә нинди хәлгә төшерде бит. Безнең илебез миллионлаган корбаннар бәһасенә азатлык яулады һәм, башкача беркайчан да дошманны илебезгә кертмәс өчен, аяусыз көрәш алып барачак.
Читать полностью
Безнең Галимҗан Хөсәенов
27 июньдә танылган футболчы, Куйбышевның “Динамо”, “Крылья Советов” футбол клубларында канат чыгарып, Мәскәүнең “Спартак” клубында ныгыган, данлы карьерасыннан соң балалар тренеры булып эшләгән Галимҗан Хөсәеновның тууына 85 ел тула. Аста тәкъдим ителгән мәкалә газетабызда 5 ел элек, тууына 80 яшь тулган көнне басылып чыккан иде. Бу юбилеенда да, бераз гына үзгәртеп, Татарстан һәм Самара татарлары журналисты Минвагыйз абый Зәйнетдиновның язмасын тәкъдим итәбез.
Читать полностью
Эшкуар, милли чараларыбызның иганәчесе Римма ханым НИЗАМОВАга!
Хөрмәтле Римма ханым!
Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.