Бер гасырлык үрнәк тормыш

Хайдар Валеев1941 — 1945 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын үз күзе белән күргән, катнашкан кешеләрне хәзер бармак белән генә дә санап чыгарга да буладыр. Кайдандыр тарихыбызны икенче төрле итеп күрсәтә торган псевдотарихчылар, аналитиклар килеп чыгалар, тарихыбызны бозып күрсәтергә тырышалар. Россия патриотларының максаты шул: халык күңеленә чын дөреслекне илтеп җиткерү, фашистларның, бандерачыларның мәкерле планнарына чик кую. Советлар иле таркалгач баш калкыта башлаган милләтчеләр Украинаны әнә нинди хәлгә төшерде бит. Безнең илебез миллионлаган корбаннар бәһасенә азатлык яулады һәм, башкача беркайчан да дошманны илебезгә кертмәс өчен, аяусыз көрәш алып барачак. 

Әлеге язмабызның герое – Кошки район үзәгендә яшәүче сугыш һәм хезмәт батыры, 2нче төркем инвалиды, йөз яшьлек Хәйдәр Минсәлим улы Вәлиев. Ул 1922 елда, халык ачлыктан кырылган чакта, Мәләкәс районының Крип авылында күп балалы крес­тьян гаиләсендә туа. Ачлыктан, авыр тормыш шартларыннан, авырулардан алты балалары вафат була, бишесе исән кала. 1934 елда туган авылы янып көлгә әверелгәч, гаилә Ульян өлкәсенең Төгәлбуа авылына күченә.

Хәйдәргә яшьли эшкә җи­гелергә туры килә. Хезмәт юлы башында ул колхозда заправщик, юкә заводында слесарь булып эшләп йөри, техникага тартыла, үзлегеннән трактор белән идарә итәргә өйрәнә. Армиягә алынгач, аны Сызранга җибәреп, тракторчылыкка укыталар. Вәлиев фронтка китә, 164нче саперлар батальонына эләгә. Авыр артиллерия расчетын урыннан-урынга тракторлар ярдәмендә күчереп йөртә. Менә шул вакытта Вә­лиев алган һөнәр кирәк булып чыга да инде.

Хәйдәр яраланып, сул кү­зен югалткач, аны комиссовать итәргә телиләр. Ләкин ул фронтта калам, дип кырт кисә һәм сугыш ахырына кадәр фронтта була, Румынияне азат итү­дә катнаша, Берлинга, Япон фронтына барып җитә. Батырлыгы, ныклыгы һәм тәвәкәллеге өчен I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Румынияне азат иткән өчен”, “Японияне азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамлангач, Кошки районының Погрузная стан­циясендәге МТМга урнашып эш­ли башлый. Биредә ул, чәчү вакытында 150 литр керосин экономить иткән өчен, Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Бераздан бәхетен дә очра­та, Минхәят исемле кызга өйләнеп, тормыш кора, алты баласы туып үсә. Еллар узган саен сугыш ветеранының сәламәтлеге какшый бара. Ләкин 2нче төр­кем инвалиды булса да, өйдә кул кушырып утырырга өйрәнмәгән. Надеждино авылының Энгельс исемендәге колхозында тракторчы, терлекче, слесарь булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, Хәйдәр Минсәлим улы җи­тәкчеләрнең ышанычын аклап килә. Сугыштан соңгы елларда анда миллионер-колхоз рәисе булып Ленин ордены кавалеры Г.М. Косенко эшләгән һәм ул Вәлиевнең хезмәтеннән һәр­вакыт канәгать булган. 1976 елда, яшелчәчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге уңышлары өчен Хәйдәр Вәлиев “Знак Почета” ордены белән бүләкләнә. 1976 — 1979 елларда социалис­тик ярыш алдынгысы булып таныла, 1978 елда терлекчелек буенча “Кошки районының иң яхшы терлекчесе” исемен алуга ирешә. Хәйдәр ага пенсиягә чыккач та әле тагын алты ел колхозда эшли. Хөкүмәт сугыш ветераннарына фатирлар бирә башлагач, аңа да үз фатирында яшәү бә­хете тәти. Тик менә хатыны Мин­хәят кенә утыз ел элек үлеп киткән. Хәзер ул улы Рәшит һәм килене Га­диния бе­лән яши.

Хәйдәр Минсәлим улы бик тә динле кеше. Аңа йөз яше ту­лып килүгә карамастан, ул ислам ди­ненең бөтен кануннарын да үтәп килә: намаз укый, ураза тота, җомга көннәрендә улы Рәшит белән Кош­ки яисә Надежди­но мәчетенә җомга намазына бара. Кайтуларына Гадиния тәмле ашлар пешереп тора. Бабай тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы уңышларына да сөенеп туя алмый.

Аның белән тормыш, дин те­маларына әңгәмә корып утыруы да күңелле. Аек акыллы аксакал сугыш вакытында артиллерия пушкаларын сөйрәп йөргән вакытларын еш искә ала. Туган иленең чын патриоты ул: Украинада барган махсус операция нәтиҗәләрен күзәтеп бара, безнең солдатлар һәм офицерлар өчен догалар укып, җиңү белән исән-имин кайтуларын теләп тора.

Хәйдәр Минсәлим улы Вәлиевка 2 июльдә йөз яшь тулачак. Аның бер гасырлык тормышы, Россия исемле күпмилләтле ил халыклары бө­тен дөнья халыклары белән дуслыкта һәм хезмәттәшлектә  яшәсен дип, корал тотып яуга чыккан хәрбиләр өчен дә тиңсез батырлык үрнәге.

Надеждино мәчете имамы Ислам ШАҺИӘХМӘТОВ, Мәсхүт КЫЯМОВ, Рәшит ВӘЛИЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 601

Комментирование запрещено