Килегез сез минем авылыма!

денискино11 июньдә Шенталы районының Денис авылы, бик куп кунаклар кабул итеп, район күләмендә гаять зур Сабан туе уздырды

Килегез сез минем авылыма,
Чәй-бәлештән авыз итәрсез.
Җир йөзендә тыныч яши
                                     торган
Денис халкы бар,
                          дип китәрсез. 
(М. Хәйруллина)

Быелгы Сабан туе Денис авылының зур юбилеена туры килде. Моннан 300 ел элек Динмөхәммәт исемле кеше шушы җиргә беренче мәртәбә аяк баскан һәм тор­мыш корып җибәргән. Бу уңайдан авыл халкы быелгы Сабан туена бик тырышып әзерләнде. Монда авылыбызны бизәү-матурлау чаралары да, күпсанлы репетицияләр һәм сценарийлар керә. Ләкин иң мөһиме – авылның 300 еллык тарихы барланып, тарихи китап бастырылып чыгарылды. “Бердәмлек” газетасы хез­мәткәрләре ярдәмендә басмага әзерләнгән китапның авторлары да авыл интеллигенциясе, эшчеләр, “Бердәмлек”, “Шенталы хәбәрләре” газеталары хәбәрчеләре, үзешчән ша­гыйрьләр, укытучылар һәм хәтта балалар да. Бу вакыйга юбилеебызның йөзек кашы булганлыктан, башта “Родной любимый край. История села Денискино” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырылды.

Денис авылы тарихы дөнья күрсен өчен, авылдашыбыз, танылган нефтьче Роберт Харис улы Гареев бик күп көч куйды. Аның тәкъдиме буенча күмәк көч белән басмага әзерләнгән  материаллар авылның тулаем тормышын күрсәтә алды.   Китапта авылның тарихы да, күренекле шәхесләре дә, бөтен оешмалары да, спорт һәм иҗат осталарының казанышлары турында да бик бай материаллар язылган.

Бу күркәм һәм әһәмиятле чара Мәдәният йорты каршындагы җәйге сәхнәдә үтте. Шенталы районы башлыгы Александр Лемаев, Денис җирлеге башлыгы Лимуза Бикмөхәммәтова, китап бас­тыру эшен башлап йөрүче Роберт Гареев, “Нур” оешмасы җитәкчесе Ш.Ш. Галәветдинов китап турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Китап җитәкчеләрдә уңай тәэсирләр калдырганлыктан, авылдашларга да таратылды, район һәм авыл китапханәләренә дә җибәрелде.

Сабан туе Денис авылына караган иң күркәм һәм гүзәл болында, яңартылган мәйдан белән кунакларын каршы алып торды. Милли бәйрәмебезне театральләштерелгән чара баш­лап җибәрде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл халкы белән берлектә, Дин­мө­хәммәтнең шушы җирләргә килеп урнашуы, тормыш корып җибәрүе турында спектакль күрсәттеләр. Өч яшьлек балалар да, житмеш яшьлек әби-бабайлар да  үзләренең әти-әниләре, әби-бабалары яшә­­гән чорда кулланышта бул­ган эш кораллары белән иген “чәчте”, печән “чапты”, кул тегермәнендә он “тарттырды”, ярма “ярды”, он иләп, ипи “салды”. Яшь киленнәрнең, балаларын кул арбасына утыртып, уракка төшү мизгелләре дә, ак әбиләрнең оныкларына дога өйрәтү күренешләре дә бик үзенчәлекле булды. Мәй­­данга җыелган халык бу бо­­рынгы күренешләрне бик тә яра­­тып карады. Кемдер әби-ба­­баларын, кемдер әти-әни­лә­­ре­нең яшьлекләрен искә тө­шерде.

Гореф-гадәтебезгә тугры калып, һәр елдагыча, мәйдан ур­тасындагы биек колгага сөлге мендерү белән бәйрәмнең рәс­ми өлеше башланып китте.  Кол­гага сөлге мендерү вазифасын авыл егете Илфат Сатдаров үтәде. Бәйрәмне башлап жибәрү өчен хәер- фатиханы 1212нче  мәхәллә мулласы Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов һәм 41нче мәхәллә мулласы Рәис хәз­рәт Әхмәтов бирделәр. Авыл халкын һәм кайткан кунакларны Шенталы районы башлыгы Александр Лемаев, Шенталы районы вәкилләр җыелышы рәисе Алексей Марченко, Денис авыл җирлеге башлыгы Лимуза Бикмөхәммәтова, “Нур” оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Галәветдинов котладылар. Күп кенә авылдашларыбыз район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Милли уеннар, күңелле спорт ярышлары белән үрелеп, Шенталы районы коллективлары һәм Әлмәт артистлары Рамил Шәфыйков һәм аның иҗат төркеме башкаруында көнозын моңлы да, дәртле дә җырлар яңгырап торды. Сабан туебыз­ны ДТРК Татарстан телевидениесе алып баручысы, авылдашыбыз Алия Галиуллина алып барды. Аның профессиональ осталыгы бәйрәмгә искиткеч ямь өстәде. Бәйрәм барышында, чишмәләребез моңы булып, авыл шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады.

Ак яулыклы әбиләрнең яшь чакларын искә төшереп, җилдәй җитез чабыш атлары мәйданга кергәч, халык алкышлап аларны ярышка озатты. Бәйрәмне дәвам итеп, кул көрәштерү, чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп чабу, капчык белән сугышу, катыктан тәңкә әзләү, арбада узышу уеннарында авылдашлар һәм кайткан кунаклар катнашты. Һәр катнашучы үзенә бүләк һәм күтәренке кәеф алды. Атлар чабыштан килгәндә, бар халык та аларны каршы алырга чыкты. Беренче урынны Орлик кушаматлы аты белән Владислав Полянский (Камышлы районы), икенче урынны Лас­ка кушаматлы аты белән Данил Кузьмин (Четырла авылы), өченче урынны Соня кушаматлы аты белән Роман Мамедов (Камышлы районы), дүртенче урынны Машка кушаматлы аты белән авылдашыбыз Айнур Фәттахов алдылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

Көрәш башлангач, бар ир-атлар да мәйданны уратып алдылар. Яше-карты көрәш­че­ләргә көч биреп тордылар. Гадел көрәштә Роман Зырянов (Яр Чаллы) — дүртенче урынны, Марат Гарифуллин (Әлмәт) - өченче урынны, Илдар Сафиуллин (Денис) — икенче урынны һәм Ильяс Газизуллин (Әбдеки) беренче урынны яуладылар.

Уеннарны оештырган һәм хөкем иткән Наил Нурул­лин, Габделхак Залаков, Җәү­дәт Хөс­нуллин, Габделхәй Фәт­та­хов, Фәрит Мөстәкыймов, Шәү­кәт Шәрәпов, Азат Ханнанов, Минәхсән Идиятуллин, Расих Сабиров, Илгизәр Бадыйков, Марат Сәлахов, Рәфыйк Кәримов гаделлек үрнәге булдылар, дип әйтер идем.

Соңгы елларда төрле проектлар ярдәмендә авылыбызда парк булдыру, чишмәләрне яңарту, юллар салу, музей бул­дыру эшләре югары дә­рә­җә­дә алып барылды. Денис авылының 300 еллыгына багышланган Сабан туе да югары дәрәҗәдә үтте. Болар барысы да, беренче чиратта, җитәкче эше. Моның өчен авыл халкы җирлек башлыгы Лимуза Бикмөхәммәтовага рәхмәтле. Сабан туенда аңа, тирән ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән, бөтен авыл халкы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Әлбәттә, аның рәхмәтләре дә зурдан иде. Чөнки күп кенә авылдашларыбыз һәм авылда туып-үскән, бүгенгесе көндә читтә яшәүче якташларыбыз иганәче буларак матди ярдәм күрсәттеләр. Аларның саны йөздән артык иде. Шунысын да әйтергә кирәк, күбесе даими рәвештә акчалата ярдәм күрсәтеп тора. Шулар арасында “Карабикулово”, “БИО-ТОН” ачык акционерлык җәмгыятьләре, дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, губерна Думасы депутаты Владимир Субботин, “ССК” акционерлык җәмгыяте ярдәме һәм авыл халкының бердәмлеге, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Денис авылының 300 еллык юбилеена багышланган Сабан туе гөрләп узды. Ахырда күптөрле спорт ярышларында катнашкан Илшат Хөсәенов Сабан туе сөлгесен алып төште. Бу инде бәйрәм тәмамланды дигән сүз иде.

Денис авыл җирлеге җитәк­челеге Сабан туен оештыруда катнашкан бөтен авылдашларга, мәйданны бизәү өчен гирляндалар тегеп биргән Әлфия Баһаутдиновага, җирлек администрациясе хезмәт­кәр­лә­ренә, янгын сүн­дерү дружинасына, торак-коммуналь хуҗа­лык хез­мәт­кәрләренә, теат­раль­ләш­терелгән постановка әзер­ләп күрсәткән “Чулпан” фольк­лор ан­самбле артистларына чик­сез рәхмәтләрен бел­дерә.

Ике еллап Сабан туе күр­мәгән авыл халкы киләчәктә дә Сабан туйларны быелгы кебек матур итеп уздырырга насыйп булсын иде, дигән теләк белән бәйрәмнән таралышты.

денискино 2денискино 3 денискино денискино1 Раис Ахметов и лемаев

Лилия ГАЛИУЛЛИНА.

Денис авылы, Шенталы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 886

Комментирование запрещено