Бөтенхалык Сабан туе

IMG_180617 – 18 июньдә Ульяновскида XXII Федераль Сабан туе үткәрелде. Исегезгә төшереп үтәбез, Федераль Сабан туе Улья­новскида дүртенче мәртәбә узды һәм, һәрвакыттагыча, бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бәйрәмгә Россиянең 52 ре­гионыннан 60 меңнән артык кеше килгән. Самара өлкәсе делегациясе иң зурларының берсе булгандыр: өлкә “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр автономияләре, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Камышлы һәм Похвистнево районнары, Сызран һәм Новокуйбышевск милли оешмалары вәкилләре бар иде.

IMG_1806

Самара өлкәсе делегациясе иң зурларының берсе булгандыр.

IMG_1881

Театр чишенү бүлмәсеннән башланган кебек, Ульян Сабан туе да кунакларны кунак­ханәләргә урнаштырудан башланып китте. Безне Ульян өл­кәсенең Ульян районы оештыручылары чәкчәк белән каршы алып, ике көн буе кәефебез — бәйрәмчә, тамагыбыз — тук, тору урыннарыбыз уңай булсын өчен җавап бирделәр.

Сабан туе илә дә зур Җиңү паркында узды. Быел гына яңар­тып төзекләндерелгән ипподром да аңа терәлеп тора, ерак йөрисе түгел. Ә паркта ни­ләр генә юк бүген! Чәкчәк-ба­вырсаклар, кием-салым, милли яулыклар, бизәнү әйберләре, сувенирлар һәм уенчыклар сатыла, аерым мәйданчыкларда төрледән-төрле спорт ярышлары, милли уеннар, концертлар бара, кайнар пылау һәм шашлыклар янында да халык күп бөтерелә.

Ипподромда Ульян өлкә­се­нең 21 районы да үз милли йортларын корып куйганнар. Биредә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тормыш-көн­күреш әйберләре, Татарстан осталарының декоратив-га­мәли иҗаты белән дә танышырга мөмкин иде. Андагы сыер сарайлары һәм ат абзар­лары, печән сарае, борынгы әйберләр, милли киемнәргә киенгән курчаклар, ашамлык­лар­дан сыгылып торган өс­тәл­ләр дисеңме!

Сабан туеның беренче көне башлыча ат чабышларына багышланган иде. Ипподромны бу көнгә әзерләү өчен Ульяновск хөкүмәте 250 миллион сум акча тоткан, дип ишеттек. Саллы сумма! Тамашачы­лар тиешле вакыттан алдарак та килеп урыннар ала башладылар. Һава торышы нинди булуга карамас­тан, ярышлар үткәреләчәге алдан ук билгеле. Чөнки махсус чабыш юллары яңгыр яуса да, пычрак булса да, таймый торган итеп эшләнгән.

Бу көнне Сабан туена ки­те­релгән 100 нәселле чабыш­кыларның 70се ярышты. Һәр чабышта 10 ат катнашты. Алгарак китеп, шуны да әйтим инде: Самара өлкәсенең Гали авылыннан килгән җайдакларга бу юлы җиңү шатлыгын татырга туры килмәде, призлы урыннарга чыга алмадылар. Ә җиңү өчен стимул бар иде. Призлар фонды 5 миллион сум тәшкил итә!

Бөтенроссия Сабан туе хөр­мәтенә багышланган беренче заездда җиңүчегә 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу җиңү Шэрами кушаматлы атка атланган Андрей Вилкинга тәтеде. Ул атлар белән 11 ел элек Пенза ипподромында шөгыльләнә башлаган, хәзер Мәскәүдә яши.

Ульян өлкәсе губернаторы призы тагын да күбрәк — 1,2 миллион сум. Беренче биш җай­дакка 600шар йөз, калганнарга 300, 180, 72 һәм 48әр мең сум акча тапшырылды. Ә беренче булып бу чабышта Воронеж өлкәсенең Чесменский конезаводыннан чыккан Госе кушаматлы атта Мәскәү жоккее Александр Несяев килде.

Шулай ук Татарстан Рес­публикасы, Казан һәм Ульян шәһәрләре, Түбән Кама шә­һә­ре призларына да чабышлар үтте. Халык күңеленә бу тамаша бигрәк тә хуш килде, һәркем, үз регионы атлары өчен җан атып, кул чабып, хуплау тавышлары ишеттереп торды. Җайдакларның сүзләренә ка­раганда, бу ярышлар югары дәрәҗәдә үтте, чөнки анда бөтен Россиядән җыелып кил­гән иң яхшы атлар һәм җай­даклар катнашты. Ләкин став­калар булмады. Бәлки ки­ләчәктә Ульян ипподромында бу тәҗрибәне дә яңартып җи­бәрерләр әле, дигән сүзләр ишетелгәләде. Заездлар арасында тамашачыларның күңе­лен җыр-биюләре белән төрле регионнардан килгән артистлар ачтылар.

Кичен Сабан туе кунакларын “Губернаторский” мәдәният сараенда чыгыш ясарга әзер­ләнүче Татарстанның җыр һәм бию ансамбле һәм Та­тар­стан­ның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәт­хет­динов көтәләр иде. Сә­лам­ләү сүзе белән Бөтен­дөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул Ульян өлкәсе губернаторы Александр Русскихка шундый шәп Сабан туе оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерде, Татарстан һәм Ульян өлкәсе арасында дуслык мө­нә­сәбәтләре урнашуы, икътисад һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек җепләре сузылуы һәм елдан-ел ныгый баруы турында сөйләде.

Сабан туеның икенче көне кояшлы җылы һава белән куандырды. Ә кунаклар һаман ки­ләләр дә киләләр. Бөтен җирдә татар җыры, гармун тавышлары яңгырый. Сәхнәләрдә дә Татарстан һәм Ульян өлкәсе артистлары узышып-ярышып бөтен сәләтләрен күрсәтергә тырышалар. Татар йорты, киң итеп капкаларын ачып, йорт хайваннары, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәләрен эшләтеп җибәрде. Халык еракларга сузылып киткән йөзләгән сату рәтләре буйлап йөрде, конкурсларда һәм ярышларда катнашты.

Төш вакытына табарак регионнардан килгән делегатлар, үз аләмнәрен күтәреп, сафларга тезелделәр. Алар, XXII Федераль Сабан туен рәсми рәвештә ачып җибәрү өчен, Та­тарстан президенты Рөс­тәм Миңнехановны һәм губер­натор Алексей Русскихны кө­тәләр иде. Менә алар да килеп җиттеләр, төп сәхнәдә һәм аның астында төрле иҗат коллективлары чыгышы башланды. Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Русских делегатлар бе­лән аралашып йөрделәр. Самара делегатлары янына килеп җиткәч, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Туган тел” президенты Ильяс Шәкүров бе­лән дә берничә сүз алышты, Ильяс Гомәр улы аңа “Башка регионнарда мондый журналлар юк!” — дип, берничә “Самар татарлары” журналын тапшырды. 

Сәхнәгә күтәрелгәч, Рөстәм Миңнеханов:

- Бу татарлар бәйрәме генә түгел, бу бөтенхалык бәйрәме булды әле. Шушы кадәр югары дәрәҗәдә оештырылган Сабан туе өчен ульянлыларга чын күңелемнән рәхмәтләремне җит­керәм, — диде.

- Мин дә Татарстан кунак­ларын сәламләп, Федераль Сабан туен үткәрүдә күр­сәткән булышлыклары өчен рәх­мәтләремне әйтәм, — диде үз чиратында Ульян өлкәсе губернаторы. — Безгә дүртенче мәртәбә XXII Федераль Сабан туен кабул итәргә насыйп булды. Моның белән чиксез горурланабыз. Сабан туе Россиядә яшәүче төрле мил­ләт халыкларының гомум мә­дәни-тарихи бәйрәменә әве­релде. Бүгенге бәйрәм өлкә халкы һәм килгән кунакларыбыз күңелендә озакка сакланыр, дип уйлыйм. Быелгы тынгысыз чорда тынычлык, яхшылык, килешүчәнлек идеяләре бигрәк тә зур кыйммәткә ия. Әлеге уртак бәйрәмебез Россия халыклары өчен генә тү­гел, бөтен дөнья халыклары өчен дә аңлашып яшәү үр­нәге булсын иде, — дип бил­геләп үтте Алексей Русских.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Русских авыл хуҗалыгы алдынгыларын, мә­дәният хезмәткәрләрен, Ульян өлкәсенең һәм Татарстанның матбугат хезмәткәрләрен бү­ләк­ләделәр. Ә Ульян өлкә­се­нең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафинга “Газель” микроавтобусы ачкычлары тапшырылды.

- Дүртенче мәртәбә Федераль Сабан туен каршы алабыз. Һәм ул елдан-ел яхшыра гына бара. Бу Татарстан хөкүмәтенең, өлкә татар ав­то­номиясенең һәм Ульян өлкә хөкүмәтенең аңлашып эшләү нә­тиҗәсе. Безнең өлкәдә 150 мең татар яши. Авылларга йө­реп тору өчен Рөстәм Миң­не­хановның бүләге бик тә ки­рәк иде безгә. Зур рәхмәт! — диде журналистлар белән сөй­ләш­кәндә Рәмис Сафин.

Ә Сабан туе дәвам итә. Спорт программасында төп урынны, әлбәттә, көрәш бәй­ге­се били. Көрәш мәйданын халык тыгыз итеп уратып алган, борын төртерлек түгел: бөтен Россиядән җыелып килгән батырлар “Лада Гранта” өчен көрәшә. Бу юлы абсолют батыр исеменә күптәнге танышыбыз, Самара Сабан туйларында да күп мәртәбәләр җиңүче булып танылган Димитровград көрәшчесе Сергей Павлик лаек булды. Автомобиль ачкычларын аңа президент үзе тапшырды.

- Күп Федераль Сабан туйларында катнашырга туры килде, ләкин бу кадәр купшылыкны, киң күңеллелекне күргәнем юк иде, — дип уртаклаша тәэ­сирләре белән Фәһим Йосыпов, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы. — Бик шәп итеп оештырылган, барысы да уйлап эшләнгән, кунаклар саны бихисап… Күпме көч куелганы турында уйлыйсым да килми, куркыныч. Әлбәттә ошый миңа бу Сабан туе!

Киләсе Федераль Сабан туе Кузбасс шәһәрендә узачак. “Тулпар ат” сынын Татарстан президенты кулыннан Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилёв кабул итеп алды.

Данияр СӘЙФИЕВ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 790

Комментирование запрещено