Гомерләр үтә икән ул…

Вэрэкыя апаБез газета укучыларыбыз белән даими аралашып то­рырга тырышабыз. Интернет пәйда булгач, элемтә кү­бе­­сенчә телефон яки электрон хатлар аша алып барыла. Дөрес, редакциягә килеп, хәл­ләребезне белешеп, күзгә-күз карашып сөйләшеп утыручы уку­чыларыбыз да бар, Ал­лага шөкер. Ә менә олы яшьтәге әбү­нә­че­ләребез янына үзебез барабыз.

Шушы көннәрдә 2022 ел­ның апрелендә 90 яшен тутырган даими укучыбыз Ми­не­вәрәкыя апа Шакирова бе­лән оч­раштык. Газетабызны берен­че саныннан башлап алып ки­лүче милләттәшебез Сред­не-Садовая урамындагы шәхси йортларның берсендә яши. «Бер­дәмлек» хәбәрчесе кил­гәндә, хуҗабикә песие бе­лән бергә капка төбендә кө­теп торалар иде инде. Аллы-гөл­ле чәчәкләргә, яшеллеккә кү­ме­леп утырган кечкенә ге­нә өй әкияттәге курчак өен хә­тер­ләтте.

- Бу матурлыкны кем үс­терә соң? — дип кызыксынам Миневәрәкыя ападан.

- Үзем. Элек бакча тутырып кыяр, помидор, төрле яшел­чә­ләр дә утырта идем. Быел гына иренә башладым — утыртмадым, — дип елмая әбекәем.

Дөресен генә әйткәндә, Ми­невәрәкыя апага әби дип эндәшергә тел әйләнми. Олы яшьтә булуына карамастан, буй-сыны төз, үз-үзен карап, балачакта ук өйрәнгән догаларын укып, бәләкәй генә булса да хуҗалыгын ялт иттереп алып бара.

Интервью алырга килүемне белгәч:

- И-и-и, балакаем, гомерем гади генә үтте инде, матур итеп сөйли дә белмим, күбесен онытып та бетергәнмендер инде, — дип куйды көрсенеп. Ләкин сөйли башлагач, хәтере әле бик тә яхшы булуына инандым.

Миневәрәкыя Хәкимова Та­тарстанның Биккол авылында умартачы Шакир һәм Хәдичә Вахитовлар гаиләсендә 1932 елның 18 апрелендә, җомга на­мазына азан яңгыраган вакытта дөньяга килә. Әти-әнисе бик динле кеше булганлыктан, кыз­ларына да тирән мәгънәле исем кушканнар.

- Әнием төпчек бала булган. Аны өч абыйсы, чиратлап, Кошки районының Иске Җүрәй авылындагы мәдрәсәгә укырга йөрткәннәр. Кыш көн­нәрендә чанага утыртып алып барганнар. 18 яше тулгач, Та­тарстанның Зирекле авылыннан килгән ишан әнидән имтихан кабул ит­кән һәм Коръән укырга рөхсәт биргән. Әнием гомер буе дингә тугры булып калды. Советлар чорында да, Бөек Ватан сугышы елларында да Коръәнне кулыннан төшермәде.

Әтием дә бик динле кеше иде, бик күп догалар белә иде. Ул 1896 елда Биккол авылында күп балалы гаиләдә туган. Тормышлары бик авыр булганлыктан, 12 яшендә аны Кошки районының Русская Васильевка авылына ялчы итеп эшкә җибәргәннәр. 16 яшеннән Беренче бөтендөнья сугышында, аннан соң Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан. Бөек Ватан сугышына ул 1942 елның 15 гыйнваренда алына. Берничә мәртәбә яралануына карамастан, Җиңү көнен Берлинда каршы ала. Мин аның күпсанлы орден-ме­дальләрен әле дә кадерләп сак­лыйм, — дип искә ала Вәрәкыя апа.

Мәкаләбезнең героена 4 яшь тулгач, Вахитовлар гаилә­се Татарстанның Нурлат районына караган Майский авылына күченәләр. Гаилә башлы­гы шунда умартачы булып эш­ли. Бераз үскәч, Вәрәкыя да әти­сенә булыша башлый, тора-бара аның уң кулына әйләнә. Эш сөючән кыз бернинди эштән куркып тормый, нинди эш кушсалар, шуңа җиң сызганып алына.

- Майскийда мәктәп юк иде. Без күрше Берлек (Михай­лов­ский) авылына йөреп укы­дык. Ул авыл бик зур иде. Ике катлы мәктәпнең беренче катында татар балалары, ә икенчесендә рус балалары укый иде. Көн саен өйгә кайтып йөрмәс өчен, мин авылның мулласы Закир хаҗиларда куна идем. Ос­та­би­кә әби белән Закир хаҗи уллары Хәлим абый, киленнәре Минҗиһан апа һәм аларның биш кызлары белән бергә яшиләр иде. Гаилә ишле булуга карамастан, мине бик җылы кабул итә иделәр.

Революциядән соңгы елларда Закир бабайга һәм тагын бер юлдашына хаҗга җәяүләп барырга туры килгән. Моның өчен аларга ике ел вакыт кирәк булган, дип сөйләгән иде әтием. Менә бит нинди нык, тәвәккәл кешеләр яшәгән ул заманнарда…

Иртәләрен, мәктәпкә барыр алдыннан, остабикә әбинең чәч­ләремне тарап-үреп, башым­нан сыйпап: «Бәхетле бул, балам, сәламәт бул», — дип кат-кат теләк теләгәннәре әле дә колагымда яңгырап тора. Тормышым­да авыр вакытлар туры кил­гәндә остабикә әбиемнең те­ләкләре бер генә дә кабул бул­мадымы икән, дип елый идем. 90 яшемә килеп җиткәч ке­нә, аның теләкләре кабул бул­­ганын аңладым. Бүгенге көн­дә шундый исәнлегем булгач, әлхәмдүлилләһ инде, — ди апа.

1945 елның августында, әтиләре сугыштан кайткач, гаи­лә Кошки районының Александрталь (хәзерге Надеждино) авы­лына күчеп китәләр. Анда Вәрәкыя рус мәктәбенең бишенче сыйныфын гел бишле билгеләренә генә тәмамлый.

Бишенче сыйныфны тә­мам­лаганнан соң ул колхозга эшкә керә. Башта төрле эш­ләрдә йөри. Үз яшенә караганда олырак булып күренгәнгә, яшүсмерне буй җиткән кызлар-апалар белән бергә эшкә җи­бәрәләр. Озак та үтми, фермага сыер савучы итеп алалар. Тәҗрибәле апалар 12 — 14 сыер сауганда, Вәрәкыяга 18 баш сыер йөкләп бирәләр. Бөтен эш кулдан башкарылса да Вә­рәкыя сер бирмәгән, алынган эшен җиренә җиткереп башкарган, гел алдынгылар рәтендә булган. Тырышып эшләгәне өчен аңа хәтта бозау да бүләк ит­кәннәр.

1952 елда Хәсән исемле авыл егете аны урлап китә. Вәрәкыя ире гаиләсенә 9нчы  кеше булып килә. Зур гаиләдә бераз яшәгәннән соң, 1953 ел­да, башта тормыш иптәше, соңрак Вәрәкыя үзе дә Куйбышевка эшкә киләләр.

- Мин Куйбышевка килгәндә Хәсән ирләр тулай торагында яши иде. Мин дә күпмедер вакыт аның белән шунда яшәдем. Аннан соң фатирга чыктык. Бәләкәй генә бер бүлмәдә төп­ләндек. Мин «Жигулевский» сыра заводына эшкә урнаштым. Эх, андагы эшнең авырлы­гын белсәң иде!.. Балага узуым билгеле булгач, миңа аннан китәргә туры килде. Фатир хуҗасы да сабыебыз булачагына шатланмады. Шулай итеп без Сад-городтан (хәзерге Овраг подпольщиков) кечкенә генә фатир арендаладык. Кызыбыз Равидә туды. Иремне, тумышы белән Әбдери авылыннан булган күптәнге танышы Бакый ага, 4 ГПЗ заводына эшкә урнаштырды. Ул шул­кадәр игелекле, искиткеч яр­дәмчел һәм мәрхәмәтле ке­ше иде, мәрхүмкәем. Мин аны догамнан бер генә дә калдырганым юк. Үзен дә, тормыш иптәше Роза апаны да һәрвакыт чиксез рәхмәтләр белән искә алам. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын!

…Балама 3 ай тулгач, мин дә эшкә чыктым. Пирогов исемендәге үзәк хастаханәдә санитарка булып эшләдем. Ан­да танылган врачлар Рәфгать Бариевич һәм аның тормыш иптәше Әлфия Салиховна Әх­мәтҗановлар белән танышу бәхетенә ирештем. Аннан соң озак кына балалар бакчасында эшләдем. Лаеклы ялга китәр алдыннан, 17 ел дәвамында, Средне-Садовая урамында урнашкан гастрономда товар кабул итеп, урнаштырып тордым. Ул кибет халык телендә «Стек­лянный» дип атала иде.

Ирем 4 ГПЗ заводында эш­ләгәнгә, XXII Партсъезд урамында шәхси йорт төзү өчен җир кишәрлеге бирделәр. Шулай итеп, 1961 елда шушы өебезне төзи башладык. Һа­ман шул Бакый абый башлап йөрүче иде. Өмә җыеп, туганнар ярдәме белән өлгерттек өе­безне. Төзелеш барган вакытта мин инде икенче балага йөкле идем. Йорт өлгергәнче улыбыз Җәмил туды. Өй эчен­дәге эшләрне әтием белән икәү эшләдек. Кызым Рәвидә йө­ге­реп уйнап йөри, улым Җәмил идәндә фуфайка өстендә йок­лап ята, ә без әти белән шак та шык кадак кагабыз…

Әй, балакаем, күрдек инде дөньяның әчесен-төчесен. Ир хатыны була торып та, нужаны үземә җигелеп тартырга туры килде. Бер Аллаһы Тәгаләм савапларын насыйп итсен, — дип авыр сулый Вәрәкыя апа.

- Әле ярый балаларым тәүфыйклы, тәртипле булдылар. Кызым шәфкать туташына укыды, аннары медицина юнәлешендә төрле курслар үтте. Тормышка чыкты, ике баласы — Шамил белән Регина тудылар. Әмма ире генә бик иртә үлеп китте. Шулай да кызым төшенкелеккә бирелмәде, ике баласын үстереп, олы тормыш юлына бастырды. Инде аның оныгы да армия сафларында хезмәт итеп кайтып, метрода машинист булып эшли. Алар барысы да Мәскәү өлкәсендә, Пушкино шәһәрендә яшиләр.

Җәмилем югары белем ал­ды, өйләнде. Ике кызлары — Эльмира белән Наилә матур гына үсеп килгәндә, улым суга батып үлде. Аңа ни бары 30 яшь иде… Киленем Румия бик йомшак күңелле, миһербанлы кеше. Ул миңа үз кызым кебек якын. Хәзер инде ул Фәрит исемле кешегә тормышка чыкты. Ул да миңа әби дип эндәшә, икесе дә бик игътибарлылар. Аллаһының зур рәхмәтләре яусын аларга. Әле быел үз­ләренә кыш чыгарга чакыралар. Идәннәрең салкын, авырып китүең бар, диләр. Румия дә, оныкларым Эльмира белән Наилә дә еш киләләр, бөтен кирәк-яракларны китереп торалар. Шулай да мин якын-тирә кибетләргә үзем барырга тырышам, вак-төякне үзем алып кайтам, — дип сөйли көндәлек тормышы турында яңа танышым.

- Яшь чагымда җырларга яра­та идем. Хәзер бераз көй­ләш­тергәләп йөргән булам, ләкин тавыш элеккечә көр чыкмый, — диде дә моңлы гына көй сузып җибәрде. — Бу җырны мин бала чагымда отып алган идем. — Гомерләр уза шул… Без гаиләдә бишәү үстек, хәзер инде өчәү генә калдык. Энем Әхмәтмөнир Надеждино авылында яши. Аның кызы Румия, кияве, оныклары да анда. Ә сеңлем Сария Сафина — Йошкар-Ола шәһәрендә мөфти ярдәмчесе.

Вәрәкыя апа — 49 елдан артык хезмәт стажы булган Хезмәт һәм запастагы сугыш ветераны. Бер гасырга якын гомер юлында бу җор телле, җырга-моңга гашыйк, уен-көлке белән дә дус булган апа ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән. Язмыш сынаулары алдында сынмый-сыгылмый алга атларга аңа нәкъ шушы сыйфатлары көч биргәндер, дигән нәтиҗәгә килдем.

Вәрәкыя апаның матур ха­тирәләрен тыңлый-тыңлый, аль­­бомдагы бераз саргайган фо­толарын карый-карый, шактый вакыт узып киткәнен дә сиз­ми калганмын. Саубуллашу минутлары җиткәч, даими газета укучыбыз үзен борчы­ган бер мәсьәлә барлыгын әйтте. Вәрәкыя апаның тирә-күршесендә татарлар күп яши икән, әмма безнең «Бердәм­лек» газетасын ул берүзе генә яздырып ала икән.

- Бервакыт, таныштыру өчен, күршеләремә «Бердәмлек»кә язылу бүләк иттем. Ярты ел узгач, бәлки, үзләре дә язылырлар, дип өметләнгән идем. Юк — булмады, планым барып чыкмады, — дип авыр сулап куйды. — Ничек инде татар газетасына язылмыйча була? Өлкә татарлары тормышын, милләтебез мәнфәгатьләрен белмичә, дөнья татарлары яшәвеннән хә­бәрдар булмыйча, үз-үзеңне татар дип санап йөр инде, — дип чын күңеленнән ачуланды Вәрәкыя апа.

- Сезнең кебек тугры укучыларыбыз бәрабәренә «Бер­дәмлек» яши һәм үсә. Рәхмәт сезгә! Ныклы исәнлек, җан ты­нычлыгы телибез сезгә, Вә­рәкыя апа, — дип, якын дуслар кебек хушлаштык аның бе­лән.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 691

Комментирование запрещено