Салаваттан гыйбрәтле дәресләр, яки Бергәләп Илһам Шакиров премиясен саныйбыз

a92fd418c4c83409cde8c701afed0b45Илһам Шакиров исемендәге премия быел икенче тапкыр тапшырыла. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында премиянең жюри рәисе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, ТР мәдәният министры киңәшчесе, концертларда игълан иткәнчә, сез һәм без яраткан Салават Фәтхетдинов та катнашты. «Интертат» Салават дәресләрен тәкъдим итә.

Салават абыйның үзенә сүз биргәч, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, зал тутырып утырган журналистларга карап: «Сезне, Салават абыйның концертларына җитешмәгәннәр, шуңа килгәннәрдер, дип аңладык. Чөнки күбегезнең сораулары аңадыр», – дип, елмаеп куйды.

Яшерен-батырын түгел, Салават Фәтхетдинов – журналистлар өчен һуш китмәле шәп кеше. Фикерен ярып сала, аның һәр сүзен башисемгә куя торган. Шуңа күрә, Кадим Нуруллинның сүзләренә журналистлар да каршы килә алмады. Матбугат конференциясенең өчтән бер өлешен Салават Зәкиевич үзе алып барды сыман булды ул. Журналистлар студентлар урынына сорау бирде, Салават Зәкиевич, чын профессорларча, сорауларның һәммәсенә дә үзенчә итеп җавап бирде.

1нче дәрес: Татарның кадерен белгән кеше кайда яшәргә тиеш?

Әңгәмә барышына урыны-урыны белән Кадим әфәнде кушылды. Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин очрашуның башында һәм азагында, кәгазьдән карап, премия турында сөйләп алды һәм «конкурс алга таба да үсәр дип өметләнәбез» дигән өметләре белән уртаклашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, конгресста эшләүчеләргә хас булганча, чит төбәкләр һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, конкурсның географиясе турында сөйләде. Төбәкләрдәге татар оешмаларына нигезләмәләр җибәрәләр, читтәге татарлар рәхәтләнеп катнаша икән. Аның бу сүзләрен Салават абый «җир белән тигезләп» куйды.

Чит илдән киләчәкләр, дип әйтәбез. Алар безгә шул география өчен кирәк. Татар яшәмәгән төбәк юк. Татарның кадерен белгән кеше Татарстанда яши. Шуңа күрә, читләргә өметләнеп, читтән көтеп торырга ярамый. Татарстанда яшәгән, татарча сөйләшкән, татарча уйлаган кешеләрне дә табып, күтәрергә кирәк. Тапмасаң, күбесе табылмый да, – диде халык җырчысы.

Данис Шакиров бу сүзләргә азактан да әйләнеп кайтып, читтәге милләттәшләребезнең ни кадәр мөһим булуы турында сөйләп алды. Тик аның сүзләре түгел, Салават абыйның «Татарның кадерен белгән кеше Татарстанда яши» дигән сүзләре хәтердә ныграк калды. «Ерактагы кояш ныграк җылыта» дигән сүзнең һәм конгресс эшчәнлегенең «өстенә басты» Салават Фәтхетдинов.

2нче дәрес: Шауларга кирәк!

Салават абый үзе дә журналистларга мөрәҗәгать итте. «Нигә Илһам Шакиров исемендәге беренче премия киң җәмәгатьчелектә шау-шу уятмады, шыпырт кына үтте?» – дигән сорауга җавап итеп, журналистларга төртеп күрсәтте дә: «Менә утыра «виноват»лар», – диде.

Без, татарлар бик тиз онытабыз. Илһам абыйның исемен бер залга атап куйдык та, шуның белән тукталдык та. Әйтү белән әйтмәү бер түгел. Шауларга кирәк!

Сездән дә активлык кирәк, журналистлар. Бик матур итеп, берсүзсез, тып-тыныч кына утырасыз. Сез әзрәк кенә усалрак, әзрәк кенә таләпчән булсагыз иде. Без конкурслар оештырып кына исем мәңгеләштереп булмый. Сез эшләргә тиеш. Көн саен булмаса да, Илһам абый турында мәгълүмат булырга тиеш. «Илһам, Илһам, Илһам» дип янып торырга тиеш без. Шауларга һәм тагын бер кат шауларга кирәк. Анысы сездән тора инде.

«Журналист» дигән сүз – бик зур, бөек сүз. Сез кем белән генә әңгәмә корсагыз да, кем белән генә сөйләшсәгез дә,  әңгәмәдәшкә караганда өч тапкыр, биш, ун тапкыр акыллырак булырга тиешсез.

Миңа киләләр дә, беренче сорау: «Сезнең ничә машинагыз бар». Икенчесе – дежур сораулар. Өченчесе – «киләчәккә планнарыгыз». Менә бетте, өч сорау.

Әзрәк кенә усал, акыллы булырга кирәк. Юләр сыман акырып-кычкырып түгел. Әйткән сүзегезгә җавап булырга тиеш. Һәр кеше үз сүзенә хуҗа. Мин бүгенге көндә сездән активлык телим. Актив булыгыз, зинһар өчен.

Чират торып язарга кирәк. Бер айда берегез, унбиш көннән икенчегез… Сезнең бер-берегез белән элемтә бардыр бит. Барыгыз да бер көнне язасыз да, шуның белән бетә. Аны бүлешеп язарга кирәк. Уртак эш бит инде бу. Милләт мәсьәләсе, – дип сөйләде ул.

3нче дәрес: Акча саныйбыз

Илһам Шакиров исемендәге премиянең приз фонды – 600 мең сум. Өч җиңүчегә 200шәр мең сум, дигән сүз бу. Салават Зәкиевич приз фондына да дәгъвасын белдерде. «Тукай премиясеннән ким булмаска тиеш», – диде.

Илһам Шакиров кебек кеше соңгы 100 елда тумаячак. Шуңа күрә Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясе белән бәрабәр булырга тиеш. Аннан да югары була алмаса да, ким булмасын. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бар.

Бәясен әйтмәсәк күңеллерәк, әйтү – оят. Шулчаклы зур кешенең исеме белән бигрәк вакланабыз. Аның өчен көрәш барырга тиеш, аның өчен ярыш булырга тиеш.

«Ике елга бер бирергә» дигән фикер бик дөрес булды, чөнки талант ел саен тумый. Өч елга бер булса да ярый. Быел кемнәр килерләр, кемнәр шаккатырырлар. Татар моңы, татар җыры кайсы юнәлештә барганын шуннан күрербез, – ди Салават абый.

4нче дәрес: Кияүгә чыгып харап булу үрнәге

Премияне узган ел профессиональ җырчылар арасында Филүс Каһиров алды. Салават Фәтхетдинов Филүсне «иң югары планка» дип атады.

Планканы бик югары күтәрдек. Беренче премия Филүс Каһировка эләкте. Бүгенгесе көндә аннан да татарча җырлаучы кеше юк. Кызганыч. Җырлаучылар күп, тик җырчы ул Филүс Каһиров шикелле булырга тиеш. Белмим инде, икенчесендә кем премия иясе булыр. Планканы иң югарысыннан башлап җибәрдек, егетләр, – ди.

«Яңа Гасыр» телеканалы журналисты Фәйрүзә Мәҗитова Салават Зәкиевичкә сорау бирде: «Премиягә лаек кеше юк» дип табылган очракта бу премия бирелмичә калырга мөмкинме?»

Бу – Илһам абыйга булган хөрмәт юк, дигәнне күрсәтә. Шуңа әйтәм бит: эзләп табарга кирәк. Аның менә дигәннәре күренми бит. Халык тыйнак бит инде. Белмим инде, әйтәм бит, икенчесе иң кыены булачак. Чөнки Филүстән соң… Алай була калса, тагын Филүскә бирәбез, – дип куйды ул.

Кайбер бәйгеләрдә җырчылар арасында берәрсе «гран-при» дигән бөек бүләккә ия була. Илһам Шакиров премиясендә мәҗбүри рәвештә куелган гран-при юк. Ягъни, жюри «феномен» дип тапса, бирелергә мөмкин.

Мин һәрвакытта да гран-прига каршы булдым, – дип сүзен дәвам итте Салават абый. – Чөнки гран-при – ул феномен, икенче Илһам булырга тиеш. «Әйдә инде, каршы килмә инде, акчасы бар бит, әрәм калмасын инде», – диләр. Алай дияргә ярамый, – ди.

Салават абыйның сүзләренә Кадим Назирович кушылып китте.

Кадим Нуруллин: 2004 елда «Татар моңы»нда гран-при Илдар Хәкимовка бирелде. Шуннан бирле «Татар моңы»нда гран-при алган кеше булмады.

Салават Фәтхетдинов: Мин Илдарны начар җырчы дип әйтмәс идем. «Кияүгә чыгып» кына харап булды. Шәп җырчы. Ул – минем студент. Мин аны үзем эзләп таптым. Дөресрәге, Альфред табып: «Тыңлап кара әле Салават Зәкиевич», –  дип алып килде. Дөрес, матур, моңлы җырлый, ләкин менә нишлисең инде… Гаиләдә бит хуҗа бер генә була.

Мин аны жәлләмим инде. Ну «обидно, слушай». Шәп җырчы. Мин аны Филүс белән бер дәрәҗәгә куям. Нишләптер, менә югалды бит. Бу – бер вариант әле, – диде.

5нче дәрес: Бәхетсез булу ысулы

Салават Зәкиевич – премиянең жюри рәисе. Аннан «Сез премиягә дәгъва кыла аласызмы?» – дип тә сорадылар.

Мин күптәннән Илһам, Әлфия дигән исемнәргә гашыйк. Мин Илһам абыйны белүем, аның белән бергә эшләвем белән бәхетле. Бик хөрмәтле булдык бер-беребезгә.

Миңа һәрвакытта «улым» дип эндәште, бер тапкыр да «Салават» димәде. Минем өчен шуннан да зуррак исем була алмый. Миңа шул җиткән, – диде Салават абый.

Ул Илһам абыйның дәрәҗәсе турында да сөйләде. «Илһам Шакировны яратмаган кеше бәхетсез була», – ди. Хәтта «ненавидеть» иткән бер хатын турында да искә алды.

Кем икәнен әйтмим. Мин ул хатынны үзе әйтмешли «ненавижу». Ул әле дә исән. Үзе – сәнгать кешесе. «Мин Илһам Шакировны «ненавижу», – дигән иде. Үләм дип торам. Андый кешеләр дә бар! Берәү, икәү, өчәү… Илһам Шакировны яратмаган кешеләр – бәхетсез. Андый кешеләрне жәлләргә кирәк. Илһам Шакиров турында андый сүз әйтү, минемчә, иң зур гөнаһларның берсе. Сәнгать кешесе авызыннан андый сүз чыгарга тиеш түгел. Мактарга, мактарга, мактарга, күтәрергә, зурларга – безнең бөтен эшебез шул булырга тиеш, – ди.

6 нчы дәрес: Ничек һәйкәлгә урын сайларга?

Салават Фәтхетдинов Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү өчен идеяләре белән дә уртаклашты. Бу юлы «сез «виноват»лар» дип кенә калмады. «Илһам Шакировны мәктәптә җыр дәресләренә кертер идем. Әллә кемнәр, үзебез дә белмәгән кешеләр бар бит безнең, – дип, дәреслекләрне карарга тәкъдим итте.

Аннары «Казан Кирмәне янында Илһам Шакировка һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга кирәк» дип белдерде. Инде урынын да сайлаган – Кремль астында хәйрияче Әсгать Галимҗанов янына.

Нәкъ шунда Илһам абый белән Әлфия апаның икесенә һәйкәл куяр идем. Кешеләр чәчәк салырга йөрер иде. Берничә ел элек үк бар иде бу фикер, аннан соң ул фикеремнән нигәдер суындым. Әллә суыттылармы. Берәрсе күңелне төшерде микән. Тагын бер тапкыр шул мәсьәләне күтәреп чыгасы иде. Шәп урын булыр иде. Татарстан – алга киткән төбәк. Шунда тәүлек буе җырлары да яңгырап торсын иде аларның. Эшләп була бит.

Сукмак салынган инде. Тагын ике һәйкәл булса, бер ансамбль булыр иде, – ди Салават Фәтхетдинов.

7нче дәрес: Өлкән кешегә сүз әйтергә ярамый

Илһам Шакиров исемендәге премиядә «Халык җырларын башкаручылар» номинациясе – бөтен кешенең дә иң яратканы. Чөнки анда үзешчән артистлар килеп, чын күңелдән, чын татарча итеп, моңлы итеп җырлыйлар. «Моң» дигән әйбер турында бәхәсләр бик күп бара. Моң – халык арасыннан чыга. Уку йортларында ничәшәр ел әвәләсәләр дә, моңсыз булган җырчылар күп. «Халык җырларын башкаручы»ларга шуңа күрә дә хөрмәт зур.

Салаватка киләсе сорауны «Шәһри Казан»ннан Эльвира Шакирова бирде. «Үзешчән артистларга мөнәсәбәтегез нинди? Заманында Разил Вәлиев сезне «үзешчән артист» дигән, моңа үпкәләмәдегезме?» – дип сорады журналист.

Разил Вәлиевка минем үпкәм юк. Чөнки мин аның кем икәнен беләм, ул минем кем икәнне белә. Бездә үзеңнән өлкән кешегә сүз әйтү килешми. Әйтәсем килсә дә, әйтмим. Чөнки ул бала-чага түгел, ул – язучы. Һәркемнең әйтергә хакы бар.

Әнә Альфред (журналист Альфред Мөхәммәтрәхимов. – ИТ) минем турында нәрсәләр генә язып бетерми. Ни өчен мин борчылмыйм? Чөнки мин аны укымыйм. Альфред язганның барысын да укысаң, йә Альфредны бәреп үтерергә кирәк, йә белмим.

Бервакыт Илһам абыйга: «Бик начар язалар минем турында. Тегеләй дип язалар, болай дип. Сүгәләр», – дип зарландым. «Их, сөенеп кенә тор. Менә хәзер минем турында беркем бернәрсә язмый. Бушка булганда – язсыннар гына. Аннары акча түләп яздырачаксың», – диде.

«Халыкчан җырчы» дигән номинация бик дөрес ул. Чөнки бездә сәхнә күрмәгән, сәхнәгә чыга алмаган кешеләр бик күп. Бер дальнобойщик бар. Аны Филүс табып, концертында сәхнәгә чыгарган. Филүс: «Минем андый кул чабулар күргәнем юк иде. Миңа да алай чапмадылар», – ди. Менә тагын бер кеше бар. Без аны табып алып килеп катнаштырсак, менә ул безнең эш була, – диде.

8нче дәрес: Кеше әйберенә тияргә ярамый (Рифат Фәттахов үрнәгендә)

Ипләп кенә Илһам абый турында сөйләп утырганда, Салават абыйның кәефен бозарлык сорау килеп төште. «Татар-информ» очрашуны онлайн күрсәткән иде. Шунда бер сорау килгән. «Рифат Фәттаховның филармония җитәкчесе Кадим Нуруллинның эшчәнлегеннән зарланып язган хатына ничек карыйсыз?» – дип сораганнар. 

Салават: «Альфредны ничек укымыйм, Рифат белән дә шулай кызыксынмыйм. Минем өчен ул кеше – юк. Шундый җитди генә сөйләшкән вакытта, аңа тел әрәм итеп утырмагыз.

Минем аңа бәя бирәсем килми. Без аның белән берничек тә бәйле түгел. Ул без укыткан балаларны алдап-йолдап, сәхнәгә күтәреп, җиде-сигез елга контракт төзетеп… Син менә башта безнең сыман укыт, безнең сыман үзең белән алып чыгып кит, эшләт һәм картайганчы ярдәм ит. Безнең шундый принцип. Ул әзер продуктны ала.

Давай, икенче – юньлерәк әйбер турында сөйләшик», – дип, премия темасына кайтты.

Укучылардан рәхмәт сүзе

Салават булган матбугат конференцияләре шулайрак үтә. Зал тулы, калган спикерлар – матурлык өчен, бөтенесе өчен дә Салават җавап бирә. Җавап кына биреп калмый, укыта да, өйрәтә дә Салават абый. Темага кагылмаган сорауларның да кирәген бирә. Ну әйтсә – әйтә инде! Өзеп әйтә. 

Дәресен дә тыңлыйсы килә бит. Күзенә карап, баш кагып, авыз ачып утырырлык итеп сөйли абый. Салават абыйның кызык дәресләрен тыңлыйсыгыз килсә, концертларына гына түгел, матбугат конференцияләренә дә йөрегез, карагыз.

Илһам ага Шакировның исеме өчен чын күңелдән, замана телендә әйткәндә, «топить» итүче кеше дә Салават. Премия быел ничек үтәр? Җиңүче кем булыр? Гран-прига ия табылырмы? Салаватның дәгъвасы каралып, приз фонды артырмы? Бу сорауларга җавапны Салават кына биреп бетерә алмас.


Илһам Шакиров исемендәге премия профессиональ җырчылар арасында «Вокал» номинациясендә ике җиңүче – ир-ат белән хатын-кыз, үзешчәннәр арасында «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә бер җиңүчегә бирелә. Узган ел хатын-кызлар арасында җиңүче булып, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, ир-атлар арасында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров танылды. «Халык җыры» номинациясендә үзешчән артист, Илһам Шакировның бертуганының улы Флер Шакиров җиңгән иде.

Илһам Шакиров исемендәге премия 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр тантаналы рәвештә Илһам Шакировның туган көнендә – 15 февраль көнне тапшырыла.

Быелгы бәйгегә гаризалар кабул итү 1 августтан башланган, ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика премиясе дип аталса да, бәйгедә башка төбәкләр, чит илләрдән дә катнаша алалар. Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстаннан, илебезнең 70 төбәгеннән катнашучылар бар икән.

«Вокал» номинациясендә бары вокал буенча югары яки урта белеме, практикасы булган җырчылар катнаша. Ә үзешчәннәргә теләгән һәр кеше рәхим итеп, премиягә дәгъва кыла ала. «Планканы югары куеп эшли торган премиябез. Ишелеп, 50 кеше катнашты, дигән сүз ишетмәссез. Илһам Шакиров премиясенә лаек кеше – ул сәхнәдә яшәргә һәм шуннан китәргә дә тиеш», – ди Кадим Нуруллин.

Просмотров: 542

Комментирование запрещено