Журналист Рәмис Латыйпов татарча битләре (Татарстанский вкладыш) булган паспорт алу тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Исем-фамилияң татарча язылган паспортны ничек алырга? 2000 елларда Татарстанда бөтен кешегә дә шундый паспорт бирәләр иде. Әмма бу «мода» бераздан «теләк буенча»га гына кайтып калды. Бу аңлашыла да. «Вкладышлы» паспорт ниндидер проблемалар тудыра, дигән сүзләр дә китте, аннары татарча битләре рәсми документ кебек кабул ителми, паспортның номеры да язылмаган (2002 елда бирелгән паспортта шулай иде).