Күп гасырлар Иске Усман авылының күрке булып мәчетебез тора. Аның тарихы белән кызыксынып, без - мәдәният хезмәткәрләре — башлангыч сыйныф укучылары белән бергәләп мәчеткә экскурсиягә бардык.
Биредә безне Әнвәр хәзрәт елмаеп каршы алды һәм ягымлы тавышы белән балаларга аңлашырлык итеп Аллаһы Тәгаләнең йорты турында сөйләде. Ул архивлардан эзләп тапкан мәгълүматлары белән дә уртаклашты. Балалар берсеннән-берсе уздырып, үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырды, ә хәзрәт аларга тапкыр итеп җавап бирде.
Вакытның бик тиз үтеп киткәнен сизми дә калдык. Әнвәр хәзрәткә рухи байлык биргән өчен рәхмәтләребезне белдереп, өйләребезгә таралыштык.
Клуб мөдире Г.А.АБДУЛОВА, китапханәче Г.Д.ВӘЛИУЛЛИНА.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 643