Молодежное крыло СОТО «Туган тел» в лице Махмутовой Фярзаны, Ягудиной Амины, Шакуровой Алии, Иксановой Алии, Яхина Марата, Шараповой Лейсан, Алтунбаева Айнура, Мефтаховой Эльмиры провели первую в Самаре татарскую интеллектуальную игру «Tat quiz”.
Пришли и дети с родителями, и взрослые, и молодёжь. Участниками мероприятия стали 25 небезразличных к татарской культуре человек.
Игра состояла из 4 раундов:
- Литература.
- Музыкальный этап.
- Архитектура.
- Эстрада.
При разработке заданий мы старались учитывать то, что у всех будет разный уровень владения языком, знаниями истории, краеведения. Нам кажется, что мы сумели достичь этой цели.
Каждый участник смог вынести что-то новое для себя, и не только знания, но и классные знакомства.
Самыми сложными, на наш взгляд, оказались вопросы, связанные с архитектурой. А веселее всего прошёл «музыкальный раунд», где каждый присутствующий подпевал знакомые песни.
Создавая эту викторину, мы обращались к достоверным историческим источникам, и даже сами узнавали что-то новое.
Команду победителей наградили мотивирующими кружками «Татарча сөйләш».
Также с помощью рандомайзера разыграли наши специальные призы. «Сертификат на массаж всего тела» от практикующего массажиста Ильмиры Яхиной и «Сертификат на заказ торта» от самарского кондитера Айгуль Нуртдиновой.
Молодежное крыло СОТО «Туган тел».
***
Самараның актив яшьләре уку йортларында тырышып укырга да, иҗтимагый эшләрдә катнашырга да, яшьтәшләре һәм дуслары белән рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәләр. Күптән түгел генә «Туган тел» өлкә татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге «Tat quiz» дип аталган интеллектуаль уен уздырды.
Мондый чара Самарада беренче тапкыр оештырылды. Шуңа да карамастан викторина бик шәп узды. Анда төрле яшьтәге утыздан артык кеше катнашты. Уен башланганчы җыр-бию аша якыннанрак таныштык. Шуннан соң, командаларга бүлешеп, исемнәр уйлап таптык. Төркемнәр «Ак кораб», «Дуслар», «Кыстыбый» һәм «Яшьләр» дип аталдылар. Алар әдәбият, музыка, архитектура һәм эстрада юнәлешендә көч сынаштылар. Һәр раундта катнашучыларны бик кызыклы һәм мавыктыргыч сораулар көтә иде. Раунд тәмамланып, бөтен командалар да җавапларын жюри әгъзаларына тапшыргач, экранда дөрес җаваплар пәйда булды. Минемчә, оештыручылар тарафыннан бу бик дөрес эшләнгән. Белмәгән нәрсәләрне белеп, истә калдырдык. Гомумән алганда, яшьләребез бик укымышлы булып чыктылар. Авырлыклар тудырган сораулар булмады, диярлек. Ә инде эстрадага кагылышлы раундта алар бөтенләй үзләрен судагы балык сыман хис иттеләр. Алдын артка әйләндергән музыкаль әсәрләрне яшен тизлеге белән танып, дөрес җаваплар кайтарып тордылар, артистларга кушылып, бергәләп җырлашып утырдылар. Аларның татар җырчыларын шулкадәр әйбәт белүләренә шаккаттым һәм куандым. Афәрин!
- Сораулар һәм биремнәрне әзерләгәндә без катнашучыларның туган телне, тарихыбызны, туган якны белү дәрәҗәсе төрле булачагын исәпкә алырга тырыштык. Минемчә, без максатыбызга ирешә алдык. Чарага килгән дусларыбыз барысы да бик канәгать калдылар. Һәр катнашучының белем сандыгы гына түгел, яңа танышлары саны да артты, — дип сөйли Фәрзанә Мәхмүтова.
«Квиз» — безнеңчә викторина була инде ул. Шулай булгач, жюри һәм җиңүче команда да булырга тиеш. Беренче татарча квизны «Туган тел» оешмасының директоры Гүзәл Рамазанова һәм барыбызга да яхшы таныш булган Флорида апа Локманова бәяләделәр. Командалар барысы да якынча бертигез баллар җыйдылар. Шулай да «Ак кораб» командасы бераз уңышлырак булып чыкты һәм җиңүче исеменә лаек булды. Алар «Татарча сөйләш» дип язылган чынаяклар белән бүләкләнделәр.
Шулай ук катнашучылар арасында уенның партнерлары тарафыннан тәкъдим ителгән ике махсус приз уйнатылды. Ильмира Яхинадан массажга сертификат һәм тортлар пешерүче Айгөл Нуретдиновадан торт пешереп бирү өчен сертификат «Random» программасы ярдәмендә очраклы рәвештә сайлап алынган уенчыларга тапшырылды.
«Татарча квиз»ны оештырган Фәрзанә Мәхмүтовага, Әминә Яһүдинага, Алия Шәкүровага, Алия Иксановага, Марат Яхинга, Ләйсән Шәрәповага, Айнур Алтынбаевка һәм Эльмира Мефтаховага барлык катнашучылар исеменнән зур рәхмәт. Мондый кичәләр матур гадәткә әйләнсә иде, дигән теләктә калабыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 1014