Гайсә Мәхмүт улы Хәсәновның легендар тормыш юлы

БезымянныйБөек Ватан сугышының тынганына җитмеш җиде ел вакыт үтте. Әмма, “сугыш” сүзен ишетүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылган болын-кырлар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы китергән. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган… 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугыш илебез өстенә күтәргесез йөк булып ята. Шулай да куркуны, ару-талуны белмәс, көчле рухлы ата-бабаларыбыз, тылда, көнне төнгә ялгап, Җиңүне якынайту өчен көч куйган әби-апаларыбыз, канэчкеч Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, безгә якты киләчәк, аяз күк йөзе бүләк итә алганнар. Аларның батырлыгын без беркайчан да онытырга тиеш түгел! Аларны хөрмәт белән искә алып, сугыш хатирәләрен буыннан буынга тапшырсак, батыр ветераннарыбызның рухы шат булыр иде.

Мәкаләмнең герое — Гайсә Мәхмүт улы ХӘСӘНОВ сугыш юлын башыннан азагына кадәр узган. Ул 1918 елның 18 маенда Куйбышев өлкәсе Елховка районының Тупли авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Мәхмүт ага бик тырыш булган. Революциягә кадәр ул атасыннан калган келәтләрдә бодай, фураж, ат җигү өчен кирәк-яраклар белән сату иткән. Өйләрендә дә бәләкәй генә кибет булган. Ә бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә ул тормыш иптәше Бибиәсма белән, пар ат җигеп, тарантаска утырып бара торган булган.

Мәхмүт Хәсән улы Хәсәнов буйга шәп, нык гәүдәле, физик яктан да, рухы белән дә көчле, тәвәккәл, кыю иде, дип искә ала авылдашлары. 1922 – 1925 елларда Тупли авылы тирәсендәге кырлар Борма авылы хуҗалыгы карамагында булганнар. Ул кырларга кергән Тупли авылы малларын шунда ук Бормага куалап алып киткәннәр.

«Көннәрдән бер көнне бу хәл кабатлана. Малларын югалткан авыл халкы, ярдәм итүен сорап, Мәхмүт абзыйга мөрәҗәгать итә. Ул шунда ук Монгол токымлы атына менеп атланган да Бормага юл тоткан. Малларны алып китүчеләрне ярты юлда куып тоткан да, сигез көтүчегә каршы торып, хайваннарны хуҗаларына кайтарып биргән”, — дип сөйли Мәхмүт абыйның оныгы Равил ага Хәсәнов.

«Атына атлангач, бабайның аяклары чак кына җиргә тими торган булган», — дип елмая ул.

1926 елда ачлык башлангач, Мәхмүт Хәсәнов, олы кызы Васыйфаны, улы Гаяз һәм кече улы Гайсәне алып, Ленинградка күчеп китә. Шул рәвешле ул гаиләсен үлемнән коткарып кала. Авылда калган хатыны Бибиәсма, кече кызы Хәдичә һәм төпчек улы Нургали Ленинградтан әтиләре җибәргән посылкалар барәбаренә исән калалар. Искиткеч авыр заманалар булган. Ачтан үлмәс өчен Бибиәсма апа өй бурасының бер өлешен сатып җибәрә. Аны Низовка авылына алып китеп, башка бер өйгә өстәп куйганнар.

Кызганыч, Мәхмүт ага да, улы Гаяз һәм кызы Васыйфа да туган якларына әйләнеп кайта алмаганнар. Ленинградтан ерак түгел генә теплицада эшләгән гаилә башлыгы 1940 елда вафат булган һәм Ленинградта татар зиратында җирләнгән. Улы Гаяз оборона заводында эшләгән, блокада вакытында үлгән. Ә кызы Васыйфа, блокаданы исән-имин кичереп, 1977 елга кадәр Ленинградта яшәгән, Тупли зиратында җирләнгән.

Әтисе белән авылдан Ленинградка күчеп киткәндә Гайсә Хәсәновка 8 яшь була. Мәхмүт аганы өч баласы белән анда яшәүче авылдашлары үз канатлары астына сыендыралар. Гайсәнең яшьтәше Исмәгыйль Җәмәлиев: “Без Гайсәләр белән Ленинградта берникадәр вакыт бергә яшәдек. Бервакыт безнең аяк киемнәрен урладылар. Бәхеткә, бер пар калош калган. Шуларны чиратлап кия идек“, — дип искә ала. Алар төрле җиләк-җимеш, гөмбәләр белән тукланганнар, сатып, бераз акча да эшләгәннәр.

Гайсә Хәсәнов бик иртә эшли башлаган, үсмер чагында авыр хезмәттән умырткалыгына көч килгән, хәтта операция дә ясаганнар. 1938 елда аны армия сафларына алалар. Фин сугышында җәяүлеләр (пехота) гаскәрендә хезмәт итә. Бераздан аны авиамеханиклар курсларына укырга җибәрәләр. Укытучылары арасында яһүдләр дә булган. Гайсә ага аларны гомер буе хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә алып яшәгән. Яшьтән техника тирәсен яхшы белгән егет бу курсларда киләчәктә бик кирәкле белем һәм тәҗрибә туплаган.

Бөек Ватан сугышы башланганда Гайсә Хәсәнов Ленинград шәһәрендә бишенче гвардия (5 гвардейская Валдайская истрибительская авиационная девизия) истребительләр авиациясе дивизиясендә авиаприборлар һәм кислород җиһазлары мастеры вазифаларын үтәгән. Алар төпләнгән аэродромны фашистлар 12 сәгать дәвамында ут астында тотканнар.

– Аэродромда кое бар иде. Тирән булмаганлыктан, суы туңган. Немецлар ут ачкач, без бер хәрби иптәшем белән шул коега сикердек тә боз өстендә басып тордык. Бераздан яныбызга тагын ике солдат килеп төште, боз ватылды да без билдән суга баттык. Ничә сәгать шул бозлы суда басып торганбыздыр, белмим, әмма дошман тарафыннан атулар тынганда безнең тән җылысыннан боз эреп беткән иде, — дип сөйләгән булган улларына Гайсә ага.

Өлкән сержант Гайсә Хәсәнов фронтта командованиенең хәрби биремнәрен төгәл итеп башкарганы һәм батырлыгы өчен 1942 елда «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Ленинград фронтында 153 санлы истребительләр полкы составында приборлар буенча мастер вазыйфасында хезмәт иткәндә 1941 елның июненнән 1942 елның мартына кадәр – 140, шул ук полк белән Воронеж фронтында 1942 елның июненнән сентябренә кадәр 210 самолетны очышка әзерли. Аннан соң 28 санлы полк составында Төньяк-Көнбатыш фронтында 125 истребительне хәрби биремнәр үтәргә озата. Аның эшенә беркайчан да командирлар тарафыннан канәгатьсезлек, кисәтүләр булмаган. Ул, гомерен куркыныч астына куйса да, һәрвакытта үз эшен җиренә җиткереп, вакытында башкарган. 1943 елда дивизия командиры, Армия командующие, хәрби очучылар әзерләүче инспектор-очучылар кулланышындагы самолетларга хезмәт күрсәткән. Шул ук елның август аенда дошман тарафыннан яуган көчле ут астында Антипово аэродромыннын самолетларны очышка әзерләп озаткан. Гомерен куркыныч астына куеп, Антипово аэродромында самолетларны очышларга әзерләгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен 1943 елның октябрендә «Батырлык өчен» медаленә лаек була.

Бөек Җиңүне Гайсә Хәсәнов хәзерге Калининград шәһәрендә каршы ала. Ул хезмәт иткән дивизияне Куйбышевка күчерәләр. Ул елларда аэродром хәзерге Самарның Аврора һәм Аэродромный урамнары киселешендә урнашкан. Форсаттан файдаланып, ул туган авылы Туплига, әнисен күрергә ике тапкыр самолет белән кайткан.

– Сабый вакытында кырга төшеп туктаган самолетны карарга барган авылдашыбыз әле дә исән-сау, — дип елмая Равил Гайсә улы Хәсәнов.

Куйбышевка кайткан елда ук Затия Хәлилова белән таныша. Кыз ул вакытта Куйбышевның 4нче ГПЗ заводында эшләгән. Яшьләр гаилә коргач, аларга завод тулай торагында бер бүлмә бирәләр. 1946 елның 17 гыйнварында Гайсә ага Хәрби-һава көчләре гаскәреннән китә һәм, тормыш иптәше белән туган Тупли авылына кайтып, әнисе белән сеңелесе Хәдичә яшәгән туган нигезендә төпләнә. Кызганыч, әмма энесе Нургали белән очрашырга насыйп булмаган аңа — ул 1940 елда гүр иясе булган.

1946 елның июнендә Гайсә 240 санлы трактор бригадасына 2 класслы тракторчы буларак кабул ителә. Затия белән Гайсә Хәсәновлар гаиләсендә бер-бер артлы җиде бала – Зәйнәп, Гали, Габбас, Зәйтүнә, Равил, Зөләйха, Зөлфия дөньяга аваз салалар.

– Әти 1984 елга кадәр колхозда хезмәт иткән. Аның алтын куллары башкарган эшләргә сокланмаган кеше булмагандыр. Ул электриканы да бик яхшы белгән. Авылдашлар аны бүген дә хөрмәт белән искә алалар, — дип сөйли Равил абый.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, Гайсә ага ислам дине нигезләрен өйрәнү белән шөгыльләнә, ун елдан артык авыл мәчетендә мөәзин булып тора. Ул борынгы китаплар һәм язмалар белән кызыксына. Гарәп телендә укый һәм яза. Мәчеттә сакланган иске китаплар арасында Вәлиәхмәт Кәбиров һәм Хәйрулла Гыйльмановларның Тупли авылы тарихы турында гарәп телендә язылган бик кыйммәтле кулъязмаларын таба, аларны тәрҗемә итә. Төрле басмаларны өйрәнә, авылдашлары башлаган эшкә үз күзәтүләрен дә өстәп, туган авылы тарихын башкаларга да җиткерергә омтыла. Гайсә ага туплаган мәгълүмат бүгенге көндә бик файдалы чыганак булып санала.

Затия Әхмәт кызы һәм Гайсә Мәхмүт улы Хәсәновлар 56 ел (1945 – 2001) бер юлдан кулга-кул тотынышып, бер уй, бер фикердә булып, күпләргә үрнәк булырлык гомер юлы кичергәннәр. 1996 елның җәендә алар яңа өй төзеп керәләр, биш елдан – 2001 елның 21 июлендә хәләл җефете мәңгегә күзләрен йома. Яраткан тормыш иптәшеннән башка яшәве Гайсә агага бик авыр була. Ялгызы гына 4 елга якын яшәгәннән соң, 2005 елның 21 апрелендә ул да бакыйлыкка күчә. Аның нәсел шәҗәрәсен 7 баласы, 14 оныгы, 16 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 6 оныгы дәвам итә.

Шулкадәр авыр тормыш юлын искиткеч лаеклы итеп яшәгән, киләчәк буынга якты күк йөзе, тыныч тормыш бүләк итәр өчен кан түккән батыр Гайсә Хәсәнов хатирәләре нәсел дәвамчылары һәм авылдашлары күңелендә мәңге сакланыр, дип ышанасы килә. 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Самар татарлары» журналы, № 2 (35), 2022 ел.

Просмотров: 786

Комментирование запрещено