В РТ начались съемки татарского фильма «В мае сорок четвертого» / Татарстанда “Кырык дүртнең май аенда” дигән татарча фильм төшерә башлаганнар

29_n2163072_bigВ Арском, Лаишевском и Верхнеуслонском районах Татарстана проходят съемки полнометражного фильма по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»). Администрации Арского и Лаишевского районов оказывают большую поддержку съемочному процессу.

Как рассказал «БИЗНЕС Online» режиссер фильма Александр Далматов, картина направлена на пропаганду общечеловеческих ценностей.

«Фильм будет посвящен трудной и сложной судьбе женщин — тружеников тыла во время Великой Отечественной войны. Главная цель картины — воспитание любви к истории и человечности среди молодого поколения, а также увековечивание славного подвига тружеников тыла в годы войны», — сообщил Долматов.

В фильме снимаются известные татарстанские актеры Зульфира ЗариповаАлсу ГайнуллинаАлсу КаюмоваХалима ИскандероваСайдаш Шарапов и другие. Главную роль — Хамдии — исполняет актриса Тинчуринского театра Резеда Саляхова.

Картина снимается на средства министерства культуры РТ под руководством арского землячества. Продюсер фильма — директор Тинчуринского театра, руководитель арского землячества, заслуженный работник культуры Татарстана Фанис Мусагитов.

Премьера фильма должна состояться в марте 2024 года.

business-gazeta.ru

***

Арча, Лаеш һәм Югары Ослан районнарында Татарстанның халык язучы Нурихн Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” дигән повесте буенча фильм төшерә башлаганнар. Арча һәм Лаеш районнары хакимиятләре фильм төшерүгә зур ярдәм күрсәтә.Режиссер Александр Далматов сөйләп үткәнчә, картина гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.

“Фильм Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәре – хатын-кызларының авыр һәм катлаулы язмышына багышланган. Картинаның төп максаты – яшь буында тарихка һәм кешелеккә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү”, – дигән Далматов.

Фильмда Татарстанның танылган артистлары Зөлфирә Зарипова, Алсу Гайнуллина, Алсу Каюмова, Хәлимә Искәндәрова, Сәйдәш Шәрәпов һ.б. катнаша. Төп рольне – Хәмдия ролен Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова башкара.

Картина Татарстан Мәдәният министрлыгы акчасына Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – Тинчурин театры директоры,Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

vatantat.ru

Просмотров: 615

Комментирование запрещено