Иске Ярмәктә бик матур кичә үтте

i9X91Fv-BGY5 ноябрьдә Иске Ярмәк авылы халкы Мәдәният йортына агылды да, агылды. Биредә бик матур бәйрәм тамашасы узды. 


Флера апа Хәлиуллина гаҗәеп матур кичәнең йолдызы булды, үзенең җырлары, сүз осталыгы белән барсын да таң калдырды. Бер-бер артлы сәхнәдә авылыбыз артистлары Наил, Ркия Галимуллиннар, Динар Гарипов, Наилә Ганниева, Зәмзәмия Вафина, Лилия Әбдерәхимова, Яңа Ярмәк авылыннан килгән махсус кунагыбыз Гөлсинур Гафурова үз чыгышларын ясадылар. Шулай ук үзебезнең бию тугәрәгенә йөрүче балаларыбыз биюләре белән халыкны куандырдылар.

Барча артистларыбызга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Моң чишмәләрегез саекмасын, исән-имин булыгыз, шулай бергәләшеп мәдәният тормышында кайнашып яшик!

i9X91Fv-BGYvI4-x5MJODo

Айгөл ГАЛИУЛЛИНА,

Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Просмотров: 946