Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим!
Россия полициясендә үз бурычына тугрылыклы хезмәткәрләр күпчелекне тәшкил итә. Хәтта бәйрәм көнендә дә алар гражданнарның хокукларын һәм иреген фидакарьләрчә саклавын дәвам итә.
Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Эшегездә зурдан-зур уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын. Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.