«Халкым минем» иҗат фестиваленең чишмә башында барыбыз өчен дә яхшы таныш булган Гали авылының легендар егете Расих Мөҗаһит улы Латыйпов торды
Гали авылы эшкуары, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, халкы өчен хәләл малын һәм үзен жәлләмәгән мәрхүм Расих Мөҗаһит улы Латыйповның туган көнендә - 17 февральдә — авылның Мәдәният йортында унынчы тапкыр “Халкым минем” иҗат фестивале үтте.
Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәләхов, Резеда Шәрәфиева, өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе,
Концертта өлкәбезнең үзешчән сәнгать осталары катнашты. Аларга әле яңа нәшер ителгән, Расих Латыйповның якты истәлегенә багышланган “Милләткә багышланган гомер” исемле җыентык бүләк ителде. Бу китапта Расих Мөҗаһит улы турында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи.
Гали авылында беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары сабантуе, ат чабышлары, “Халкым минем” фестивале оештыручыларының берсе Расих Латыйпов узган елның 6 мартында вафат булды. Аңа быел 53 яшь тулган булыр иде.
Безнең сайтта Расих Латыйпов истәлегенә багышлап уздырылган «Халкым минем» иҗат фестивале турында тәфсилле мәкалә дә урын алыр. Әлегә шушы фоторепортажны тәкъдим итәбез:
Римма НУРЕТДИНОВА, Искәндәр СӘЕТОВ фотосурәтләре.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1967