Хөрмәтле ветераннар! Кадерле якташлар!
Октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлавымны һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләремне кабул итегез. Сезнең көчле рухлы, әхлакый кыйммәтләргә тугры калып, зирәк һәм мәрхәмәтле булуыгыз сокландыра.
Һәрбарчагызга – лаеклы ялда булучыларга да, үз эшләрен дәвам итүчеләргә дә – исәнлек-саулык, сүнмәс яшәү дәрте телим!
И.Г.Шәкүров,
өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
Просмотров: 1713