Вакыт борылышларында (Камышлы төбәге халкы язмышы турында тарихи повесть)

image7

Фәния Мәҗит кызы Кәримова.

Кереш сүз

Фәния Мәҗит кызы Кәримова Камышлы төбәге халкына таныш шәхес. Ул озак еллар “Камышлы хәбәрләре” район газетасында хәбәрче булып хезмәт итте. Ф.Кәримова — Россия журналистлары оешмасы әгъзасы. Төрле елларда биш шигырьләр, хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Фәния ханым әле дә иҗат юлында, өлкә “Бердәмлек” татар газетасының хәбәрчесе булудан тыш,  әдәби әсәрләр дә иҗат итә.

Бүген тәкъдим иткән тарихи повесть Камышлы төбәге халкы язмышы турында. Гомер — гомергә данлыклы, танылган, бай тарихлы авылның тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан. Аннан күпме гыйлемле-укымышлы шәхес­ләр чыккан, халкының күп­челеге һәрвакыт дан тоткан. Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, рухлары сынмаган, югалмаган. Менә шундый үзенчәлекле авыл халкы турында автор башкаларга да иреш­терәсе килә.

Язманың төп герое Камышлы авылында туып үскән шәхес Кыям Хәсән улы Хәсәнов. Тарихи повестьтагы вакыйгалар аның кулъязмаларына һәм  кызы Алсу Бикмөхәммәтованың  истәлекләренә таянып язылган.  

      1 нче бүлек              

    Камышлы — җирнең үзәге

Кеше гомере. Уйлап карасаң, ул кыенлыклар, шатлык-куанычлар белән сызгырып үтә дә китә.  Сизми дә каласың икән. Менә бер көн уйга чумып, үткән елларыңны барлый башлыйсың. Кыям белән дә шулай булды. 1979 елны ул кинәт кенә кулына кәгазь белән каләм алып өстәл артына утырды. 80нче дистәне ваклагач бу эш ансатлык белән бармый икән. Шунысы куанычлы, зиһене бик яхшы аның. Картларча ял итә-итә, туктала-туктала хәтер сандыгында җыелып килгән, күптәнге вакыйгаларны барлады ул…

Ата-баба нигезе. Аның тарту көчен, рәхәтлеген, назлылыгын Кыям туып, дөньяга аваз салгач та сизенде. Бары сабыйлыгы белән генә аны аңлата алмады. Ә ничек туган нигезен, авылын яратуын еллар узган саен тирәнрәк тойды, шуңа да мәңгегә аның кендеге шушы якка беректе.  Тормыш сынаулары аны кайларга гына алып китсә дә, ул  белә — туган ягы дөньяга килгән сәгатеннән башлап, азаккы сулышына кадәр, йөрәк түрендә сакланыр, ана күкрәгендәге ләззәтле сөт кебек һич тә исеннән чыкмас.

Ә нинди булган соң аның Камышлы дип аталган авылы? Бу турыда ул еш кына уйлана, тарих битләрен барлый.

Унсигезенче йөз урталарында ук зур, дүрт мәчетле, шул ук мәчет санына карата, дүрт мәхәлләсе булган авыл ул. Шушы мәхәлләләрнең һәрберсендә ишан-хәзрәте, указлы муллалары, мөәзиннәре булып, шуларга тагын, мөтәвәлиләрен, ялагайларын-куштаннарын да өстәп, авыл халкы тирә-якта дан тоткан. Бу мәхәлләләрнең бүленү һәм утыру тәртибенә карап, һәркайсысына аерым атамалар да өстәлгән.

Мәсәлән: беренче мәхәллә, бернинди дә алтын приискасы булмаса да Алтын очы дип йөретелгән. Шуңа өстәп тагы Урыслар очы дип тә әйткәннәр. Чынлыкта бу мәхәллә Алтын очы түгел, ә алты карт очы булган. Соңгысында берникадәр дөреслек бардыр, чөнки егерменче йөз башларына кадәр бу очта- мәхәлләдә руслар да яшәгәннәр. Шушы мәхәлләдә тәмле сулы салкын чишмә агып тора, аңа Варлан чишмәсе диләр. Беренче мәртәбә бу чишмәне карап, тазартып, агач бура төшерүче кеше Варлан исемле булган.

Еллар үтә. Унтугызынчы йөз азакларында бу очка Карый мәхәлләсе дип йөретә башлыйлар. Карыйның татар телендә мәгънәсен белмәгән хәлдә, бары тик шушы мәхәлләнең мулласы гына булуга карамастан, аны бер әүлия дәрәҗәсенә күтәрәләр. Карый исә, татар телендә бары Коръәнне яттан укый белүче дигәнне аңлата. Бу күтәрелешкә аның мәчетендә бөтен Коръәнне күңелдән ятлаган Коръән-хафизлар чыгуының да тәэсире булгандыр. Шушы Карый муллага карата яшьләр арасында «Шәвәли мулла шәләй-вәләй, Карый мулла пәйгамбәрң кебегрәк такмаклар йөрегән. Шәвәли хәзрәт мәчеттә мөәзин булып тора.

Тарих битләрен актарсак, шушы җирләргә 1581 елны кайдандыр гаиләләре белән күчеп килеп, алты хуҗалык үзләренә нигез корып көн күрә башлыйлар. Алар күчеп утырганда, шулай ук күп еллар үткәннән соң да бу җирләр тоташ камышлык-сазлыклар була, шул сәбәпле авылга Камышлы дип исем биргәннәр. Беренче авылга нигез салучы алты хуҗалык кешеләре руслар булган дигән легендалар да йөри, тик  моны расларлык, Варлан чишмәсеннән гайри бернинди дәлилләр юк. Ә менә бу хуҗалык кешеләренең татар-башкорт булуларына шик юк һәм түбәндәге дәлилләр шуны ачык күрсәтә.

Беренчедән, башлап утыручылар руслар булса, авылның исеме Камышлы булмас иде, Камышовка, яки Камыши кебегрәк исемдә булыр иде. Икенчедән: бу кешеләрнең икесе нык тормышлы булып, берсе  Дәүләткол, икенчесе Байбүре исемле башкортлар булалар.  Дүрт йөз еллар үтеп китсә дә авылның ике ягындагы су-кырлары алар исемендә. Халык телендә бер як кыр Дәүләткол игенлеге, икенче як басу-кырлар Байбыр, Байбүре,  Байбыр юлы, Байбыр чокыры дип йөретеләләр.

Вакыт тукталмаган, еллар үткән саен авыл да зурая барган, төрле яклардан күпләп кешеләр килеп утырганнар, аларның күбесе татар-башкортлар, мишәр-типтәрләр булганнар. Шул вакытларда өченче мәхәллә башланып китә, халык телендә Төбәк дип йөретелә башлый. Моңа өстәп шуны да әйтәсе килә, беренче мәхәллә Карый мәхәлләсе, Алтын очы дип йөретелгән кебек, унтугызынчы йөзнең кырыгынчы елларыннан башлап, Әхмәтша мәхәлләсе дип йөртәләр.  Шулай итеп Төбәк кешеләре элек-электән усал булулары белән аерылып торганнар. Авылда берәр начарлык килеп чыкса, шул Төбәкләр генә эше дия торган булганнар. Дөрестән дә урам сугышларының башы да шушы Төбәктән чыга булган.

Беренче мәхәллә белән икенче мәхәллә арасы бушлык-сазлыклар була. Хәзерге вакытта агып торган “Кара төп” чишмәсе шул сазлыклар бүләге. Шул мәхәллә арасына яңадан килгән кешеләр һәм башка чыккан яшьләр йортлар сала башлагач кына, бу төбәк өченче мәхәләгә әйләнә һәм башка мәхәләләрдәге кебек мәчет салына, башта манарасыз була, соңыннан манара куела.

Икенче мәхәллә чокыр Гатаулладан башланып китә, бусы инде Урталык дип йөретелгән. Болай йөретелүдә дөреслек тә бар, чөнки авылның бу өлеше еллар үтү белән нәкъ урталыкта торып кала. Шулай ук алдагы ике мәхәллә кебек, урталыкка өстәп, Ярулла мулла яки Миргабидҗан хәзрәт мәхәлләсе дип тә йөриләр. Инде килеп азаккы дүртенче мәхәлләне Сок очы дип йөртәләр, чөнки Сок елгасы Камышлыдан көнчыгышка 25 км ераклыкта Соковка авылы тирәсендә башланып, авылның шушы башыннан урап, Төбәк мәхәлләсенә таба ага һәм аңа төньяк-көнбатыштан Камышлы елгасы кушылып түбәнгә таба юл алып, зур Иделгә тоташа. Алдагы мәхәлләләргә кушамат таккан кебек, Нәҗиб мулла-Мисбах хәзрәт мәхәлләсе дип тә йөриләр. Алгарак китеп әйтсәң, Мисбах хәзрәт Камышлыдагы сигез указлы муллаларның иң хәйләкәре, башлырагы һәм соңгысы булып чыга. Ул  кулак-муллаларны сыйныфи яктан тазарту башланганчы ук муллалыгын ташлап, балалар укытырга тотына һәм авылдан куылмыйча кала. Хәзрәтнең болай эшләвен күреп торган авыл халкы, хәзрәткә яраган, безгә дә ярыйдыр дип байтагы мәчеткә йөрүдән туктыйлар. Ә хәзрәт исә ике хатыныннан туган малай, кызларын да шул юлга кертеп җибәрә. Ике улы һәм ике кызы Совет мәктәпләрендә укытучылар булып эшлиләр.

Камышлы авылына кайтып калсак, ул бөтен ягыннан диярлек биек таулар һәм урманнар белән уратып алынган. Бу урман-тауларда җир җиләге, балан, шомырт, миләш, кара карлыган, кара бөрлегән һәм башка җимешләр бик тә күп булган. Авылдан ерак түгел сазлыкларда торналар, кыр казлары-аккошлар һәм бихисап күп кыр үрдәкләре оя корып, бала чыгарганнар, аларны очарга өйрәткәннәр.

Еллар үтү белән авыл зурая һәм кешеләр саны арткан саен төрле мал-туарлар да күбәя. Авылның тирә-ягында камышлыклар, сазлыклар азая, кибә барган. Хәзерге вакытта мондагы җирләр элек ничек аталганнар, шулай ук йөретеләләр. Мәсәлән: Мүк сазы, сазлы чокыр (хәзер саз да, чокыр да юк), Камышлы күл, шомыртлы чокыр, торна кулы (күле), торна төбәге, аккош болыны һәм башка бик күп җирләр әле дә шул исемнәрдә йөртеләләр.

Әйткәнемчә, Камышлыда башта татар-башкортлар, мишәрләр яшәгәннәр. Ислам дине, шәригать законнары бик көчле булган, ә күпчелек халык надан, укый-яза да белмәгән. Көтүче яллаганда кемдә күпме һәм нинди мал барлыгын белү өчен, мәхәллә саен өч-дүрт кеше йорт саен йөреп, таякка пычак белән киртләп, шул киртләр санына карап мал санын белгәннәр. Бу эш үзе генә дә авылда укый яза белүче булмаганын раслый.

Октябрь революциясенә кадәр яртысын татарча, яртысын русча, белмәгәндә чувашча да өстәп яза белүче кеше Тахау Фәтхетдине күп еллар писер вазыйфасын башкарган. Шуңа күрә бик озак еллар аның улларына, оныкларына писер Фәтхетдиннекеләр дип йөртәләр.

Егерменче йөз башларында авылда меңгә якын хуҗалык саналган. Шуларның бармак белән генә санарлыгы гына «череп чыккан» байлар, ишан-муллалар, уннан икесе урта хәлле, нык тормышлы булып, калганнары очын-очка көч-хәл белән ялгаучы, шулай ук бердә ялгый алмаучы фәкыйрьләр һәм батраклар яшәгән. Авылда надан халык язмышын шәригать томаны белән каплап, эш башында ишан-муллалар, Хисмәт хаҗи, Сибгать старшина кебек байлар-куштаннар торган. Камышлы тирә-як авылларга караганда үзенең бердән башлап алты чокырынгача сузылган озын урамы, шулай ук башка бик күп урамнары һәм мәхәббәт дүрт мәчете белән зур авылларның берсе булган.

(Дәвамы бар).

Просмотров: 930

Комментирование запрещено