Көрәшнең башы бар. Ахыры булырмы?

низагБу язма өлкәбездә зур тираж белән нәшер ителүче “Социальная газета”да 4 июньдә дөнья күргән иде. Аны без нәкъ бер ай үткәннән соң “Бердәмлек”нең 4 июльдә чыккан санында татарчага тәрҗемә итеп бастырдык. Анда сүз Камышлы районы фермерларының аһ-зарлары һәм аларның ихтыяҗларын аңламаган, язмыш ирегенә ташлаган җирле район хакимияте турында бара иде. Бу аңлашылмаучанлыкны хәл итү, арадашчы булу өчен Ка­мыш­лы районы фермерлары Гомүмроссия “Россия өчен” халык фронты иҗтимагый хәрә­кәтенең регион бүлеге вәкил­ләрен дә чакырган булганнар.

Очрашу вакытында да, “Социальная газета”да басылган язмада да Усман авылы фермеры Минсәгыйть Гыйниятов, Рус Байтуганыннан — Сергей Микин, Камышлыдан — Булат Сәлахов, Балыклыдан Рәфгать Хәмзин һәм башкалар яңа эш башлаучы фермерларның җирләрен рәсмиләштерә алмыйча интегүләре, ә җирле хакимиятнең моны тормышка ашырмас өчен төрле сәбәпләр табуы турыда борчылып сөйләгәннәр. Әйтүләренчә, әгәр хакимияттән ярдәм булса, алар чәчү җирләрен икеләтә, өчләтә арттыра алырлар иде. Кайсыбер фермер хуҗалыкларында көндәлек тормышта кирәкле гап-гади нәрсәләр, мәсәлән, электр энергиясе булмагач, авыл хуҗалыгы техникасы җитешмәгәч, дәүләттән тиешле субсидияләр бирелмәгәч, нинди эшкуарлык, бигрәк тә, терлекчелек тармагының үсеше турында сүз алып барырга мөмкин?

“Социальная газета”да ба­сылган язма ахырында өлкә авыл хуҗалыгы ми­нистрлыгының кыскача гына белешмәсе дә бирелгән иде. Анда Камышлы районының мөгезле эре терлекләр, кош-корт саны, ит, сөт җитештерү күрсәткечләре буенча өлкәдә иң соңгы урында торуы, 47 процент сөрү җирләренең бөтенләй кулланылмавы, шул үк вакытта 2015 елда районга авыл хуҗалыгын үстерү өчен 32 миллион сумлык субсидия бүлеп бирелүе турында әйтелгән иде. Тик бу акчалар никтер фермер хуҗалыкларына барып җитмәгән.

Халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең Самара өлкә­сендәге региональ бүлеге штабы әгъзасы Вадим Нуждин фикеренчә, район администрациясе һәм фермерлар арасындагы аңлашылмаучанлык җирдә эшләүчеләргә тиешле ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве сәбәпле килеп чыккан. Җирле түрәләр фермерлар белән даими очрашып торырга, аңлату эшләре алып барырга, проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләргә тиешләр. Ә бу Камышлы районында эшләнми, бөтенләй юк дәрәҗәдә. Шуңа да фермер хуҗалыклары җитәкчеләре үзләрен читләштерелгән, як­лау­чысыз калдырылган кебек тоялар. Шуңа да халык ихтыяҗларына гамьсез карашта булган район хакимиятенә ышаныч түбән дәрәҗәдә дә инде.

Камышлы районы администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм Вәкилләр җыелышы рәисе Фәрит ШӘЙМӘРДАНОВ.

Камышлы районы администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм Вәкилләр җыелышы рәисе Фәрит ШӘЙМӘРДАНОВ.

“Бу очрашудан соң үзара низагка кергән ике як арасында күпер салыныр һәм вәзгыять яхшыга таба үзгәрә башлар, район белгечләре саннар белән генә түгел, халык белән дә эшләргә өйрәнерләр дип өметләнәсе килә”, — дип тәмамлаган үзенең сүзен Вадим Нуждин.

“Бердәмлек”тә бу турыда язма басылып чыкканнан соң (ул шулай ук “Самара татарлары” сайтында да урнаштырылды), низагка кергән ике яктан да бернинди дә фикер әйтүче, каршылык белдерүче булмады. Без инде, күрәсең, аңлашылмаучанлык уңай хәл ителгәндер дип, шатланып та куйган идек.

Тик без уйлаганча түгел икән шул. 14 июньдә Камышлы районының “Камышлы хәбәрләре” газетасында аның мөхәррире Рөстәм Бәдрет­диновның язмасы басылып чыкты. Анда ул әле март урталарында ук Фәтхетдинов, Гыйниятов, Гыйләҗев, Кәримов, Сәлахов, Минһаҗев составындагы инициатив төркемнең (алар арасында берничә фермерның да исемнәре бар) Камышлы районы администрациясенә район башлыгын отставкага җибәрүне һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесен алыштыруны таләп итүләре турында язган. Ә бу хакта моңа кадәр бер генә мәгълүмат чарасында да хәбәр юк иде әле. Соңрак инициатив төркем фермерлар исеменнән Халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүле­генә мөрәҗәгать иткән һәм май ахырларында район территориясендә бу оешманың утырышы үткәрелгән дә инде.

Язмада әлегә кадәр бу утырышның нәтиҗәләре, һәм нинди карар кабул ителүе турында билгеле түгеллеге дә әйтелә. Ә инициатив төркем “Район башлыгына ышанмау белдерү турында” референдум үткәрүне таләп итеп, территориаль сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать иткән икән. Тик, мөрәҗәгатьнең һәм тиешле документларның федераль һәм региональ законнарга туры килмәвенә сылтап, комиссия инициатив төркемне теркәүдән баш тарткан.

Бер үк вакытта тиз арада районның ветеран оешмаларын җыеп, инициатив төркемгә каршы резолюция кабул ителә. Районның Вәкилләр җыелышы депутатлары, иҗтимагый совет әгъзалары һәм әле тагын күп оешмалар, партияләр моны хуплауларын белдерәләр. Әгәр аларның тулы исемлеген язарга тотынсаң, газетабызда урын да җитмәс иде.

Тагын ике атна үтте дигәндә, “Камышлы хәбәрләре”нең 14 июльдә дөнья күргән санында районның Вәкилләр җыелышында кабул ителгән резолюцияне хуплаган, район хакимиятенә каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән инициатив төркем әгъзаларын хурлаган язмалар басылып чыга. Аларның барсы да бер калыпта язылган булып, ашык-пошык оештырылган икәнлеге күренеп тора. Авторлар исемлегендә күбрәк хезмәт ветераннары, районның мактаулы гражданнары урын алган.

90 яшьлек ветеран-табиб Хаҗәр апа Акчурина, мәсәлән, район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның халыкка, аеруча өлкән яшь­тәгеләргә, ветераннарга игътибарлы булуы, соңгы вакытта авылларның матурлануы, чүп үләннәреннән арындырылуы турында әйтә.

Иске Ярмәк авылы мәктәбе укытучысы Малик Мөхәм­мәт­җанов та районда мәгариф, мә­дәният мәсьәлә­ләренә зур игътибар бирелүенә басым ясый.

Хезмәт ветераны Дилбәр Шиһапова да районда яхшы якка булган үзгәрешләрне санап үтә. Бу кешеләрнең сүзләренә каршы нәрсә әйтәсең инде? Тик бу сүзләр фермерлар күтәргән темага туры килеп бетми кебек.

Иске Ярмәктә яшәүче Мак­таулы гражданин Мәҗит ага ЙОСЫПОВ.

Иске Ярмәктә яшәүче Мак­таулы гражданин Мәҗит ага ЙОСЫПОВ.

Хәер, язмаларның берсендә бу мәсьәләгә дә урын табылган икән. Иске Ярмәк авылында яшәүче районның Мактаулы гражданины Мәҗит Йосыпов үзенең язмасында, инициатив төркемгә кергән кешеләрнең күбесенең фермер булмауларына һәм аларның күбрәк үз шәхси ихтыяҗларын кайгыртуларына, кайберләренең район җитәкчелегендә үзләренә яхшы җылы урыннар дәгъваларга җыенуларына игътибар итәргә тырышкан. Аның фикеренчә, кайбер эшлексез фермерлар урынына “Синко” компаниясе кебек көчле, зур инвестор килгәч, районга, биредә яшәүчеләргә, җир пайлары хуҗаларына яхшы гына булачак. Әнә, һәр җир паена “Синко” (бу 7 гектар дигән сүз) аренда өчен елына 5әр мең сум, яисә 5әр центнер ашлык бирергә вәгъдә итә. Әгәр кем дә кем үз паен сатарга теләсә, рәхим ит. Моның өчен аңа 50 мең сум түләнәчәк. Ә менә мескен фермерлардан нәрсә алып булсын?

Элеккеге елларда район белән җитәкчелек иткән Саҗит Галимуллинның да фикерләре Мәҗит Йосыповныкына тәңгәл килә. Ул шулай ук җирләрне көчле, зур инвесторларга бирүне яклый, фермер хуҗалыкларының киләчәгенә ышанып бетмәвен белдерә. “Әгәр аларга гына ышанып ятсак, эшкәртелмәгән мәйданнар тора-бара бө­тенләй әйләнештән төшеп калачаклар, ә элеккеге чәчүлек җирләре урманнар белән кап­ланачак”, — ди ул.

Ә бит Халык фронты иҗ­тимагый хәрәкәнең региональ бүлеге “Социальная газета”да басылган язмада, киресенчә, фермерларның таләпләрен яклавын белдерә.

“Бердәмлек”кә фермерлардан һәм аларны яклаучылардан да хатлар килә башлагач, без Гомумроссия халык фронты хәрәкәтенең Самара өлкәсе буенча региональ бүлеге координаторы Светлана Спиченок белән элемтәгә кереп, бу хакта фикерләрен әйтүен соралдык. Ул Камышлыда үткәрелгән утырыш йомгаклары буенча әле 25 майда ук нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр ясалып, аларның 11 июньдә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка һәм вице-губернатор, өлкә губернаторы администрациясе җитәкчесе Дмитрий Овчинниковка, өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, өлкәнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Поповка җибәрелүе турында белдерде.

Димәк, “фетнәче”ләргә кар­шы резолюцияләр кабул ител­гәндә, аларны хурлаучы хатлар “Камышлы хә­бәр­ләре”ндә басылганда, утырыш нәтиҗәләре һәм тәкъ­дим­нәр өлкәдән район адми­нистрациясенә килгән булган инде. Тик аларны, белмим, күрергә теләмәгәннәрме, күр­мәмешкә салышканнармы?

Ә Камышлы районында үт­кәрелгән шул утырыш нәти­җә­ләре буенча Халык фронты әгъзалары һәм экспертлары тү­бәндәге тәкъдимнәр ясаганнар:

- Район башлыгы, өлкәнең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, район авыл хуҗалыгы ида­рәсенең эффектлы эшләвен булдыру буенча тиешле карарлар кабул итәргә, районда потребкооперацияне үс­терү өчен чаралар комплексын эшләп чыгарырга, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне кабул итү, эшкәртү һәм сатуны оештырырга тиеш;

- Район администрациясенә региональ, муниципаль ха­ки­миятләрнең, җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җи­теш­терүчеләрнең инвес­тор­лар белән хезмәт­тәшлек итүләрен булдыруга юнәл­телгән тырыш­лыкларын бер­ләш­терү өс­тендә эш­ләргә кирәк. Район­ның кресть­ян-фермер хуҗа­лык­ларына дәү­ләт тарафыннан бире­лергә тиешле бөтен суб­сидияләрне алу өчен эффектлы методик, юридик һәм административ ярдәм күр­сәтелергә тиеш;

“Бердәмлек”кә килгән хатларда аерым фермерлар үзләренең ничек эшләүләре, район хакимиятеннән тиешле ярдәм күрсәтелсә, тагын да яхшырак эшләргә мөмкин булуы турында язалар.

Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Резидә ханым Кәлимуллинаның хаты аеруча игътибарга лаек. Аның сүзләре җан авазы булып яңгырый. Ул бигрәк тә авылдашы, элек колхоз рәисе булып торган Мактаулы хезмәт ветераны Мәҗит ага Йосыповның бу җирдә эшләп, бернәрсә дә майтарырга өлгермәгән инвесторларны мактап, көнне-төнгә ялгап эшләгән фермерларны хурлап, түрәләр алдында куштанлануына рәнҗи. Әгәр мөмкинлек табылса, без аның бу хатын “Бердәмлек”нең ки­ләсе саннарының берсендә тулысынча урнаштырырга уйлыйбыз.

Дәүләткол авылы фермеры Фәрит Гыйләҗев.

Дәүләткол авылы фермеры Фәрит Гыйләҗев.

Ә менә Дәүләткол авылы фермеры Фәрит Гыйләҗевның Камышлы районы башлыгына һәм районда яшәүчеләргә юлланган хатында әйткән фикерләренә бу язмада тулырак кагыласы килә:

“Бу хатны язарга безнең райондагы күңелсез хәлләр (ә алар бездә инде беренче мәртәбә генә түгел) сәбәпче булды. Без хәзер юл чатында торабыз. Кая таба барырга да белмибез. Нигә гади хезмәткәрләрне түрәләр аңларга да теләмиләр, ярдәм дә итмиләр?

Монда үзебезнең дә гаебебез бардыр, мөгаен. Кайсыларыбыз түрәләргә ярар өчен аларга тик яхшы сүзләр генә әйтәбез, мактыйбыз. Тик бәйрәмнәрдән, тантаналардан соң кабат гади көннәр килә бит.

Әнә “Камышлы хәбәр­ләре”ндә безне, район җи­тәкчелегенә тәнкыйть сүз­ләре әйтүчеләрне, хурлап язганнар: “Көймәне чайкалдырырга ярамый” дип аталган язмада: “Районда тормыш көннән-көн яхшыра бара, бәйрәмнәр, фестивальләр үткәрелә, авыллар матурая, ә “фетнәче” фермерлар боларны күрергә теләмиләр”, — дип язалар. Янәсе, үзегезнең кирәксез таләпләрегез белән калганнарга яшәргә комачаулыйсыз. Ә без тату, дус булып яшәргә каршымени? Тик җирләр эшкәртелмичә, кысыр килеш ятканда, фермер хуҗалыкларына икмәк үстерү, мал үрчетү өчен тиешле ярдәм күрсәтелмәгәндә ничек тыныч кына яшәп булсын икән? Ел буена күпме соралсак та, район башлыгы фермерлар белән очрашырга теләмәде. Ниһаять, мондый киңәшмәгә җыелгач, ярты сәгать чамасы үткәннән соң ул, ашыгыч эшләре барлыгына сылтап, безне проблемаларыбыз белән күзгә-күз калдырып, киңәшмәне ташлап чыгып китте.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Сергей Яхимовичның да фермерлар белән элемтәсе дә, безнең белән эшләп, ярдәм итү теләге дә юк дәрәҗәсендә. Фермерлар белән аның өч ел инде бернинди җыелыш та үткәргәне булмады. Без хөкүмәттән нинди ярдәм бирелүе турында да бер нәрсә дә белмибез. Үзен зур белгеч дип санаучы бу адәм киңәш сорап килүчеләр белән сөйләшеп тә тормыйча, бүлмәсеннән куарга ук тотына.

Кайберәүләр: фермерлар ташландык җирләрне эшкәртергә теләүче инвесторларга каршы чыгалар, дип тә сөйлиләр. Бу дөрес түгел. Әгәр алар яхшылап эшләп китсәләр, безгә начар булыр идемени? Тик дөньяда җирле фермерларның булуын да онытмасыннар иде.

Район җитәкчелеген урынлы тәнкыйтьләгән өчен безгә, фермерларга каршы көрәш башлап җибәрү, район газетасында төрле мөрәҗәгатьләр бастыру һич тә ярый торган эш түгел. Район халкына: “Түрәләр сүзенә карап, аларга ярарга тырышып, бер-беребезгә начар сүзләр әйтеп рәнҗетмик”, — дияр идем. Вакыт үтә ул, ә менә яралар озак төзәлми.

Рафаэль Камиловичка әйтер сүзем шул: “Әгәр ха­та­гызны аңлап, яхшы якка үзгәрсәгез һәм җирдә эш­ләүчеләргә ярдәм итәргә теләсәгез, төрле резолю­цияләр яздырып халыкны бер-берсенә каршы куймагыз, җитәкче вазифасыннан китү ул әле тормыш тәмамлана дигән сүз түгел. Сез бит элеккеге фермер. Бәлки яңадан безнең белән эшләргә туры килер, һәм әле бергәләшеп үз җиребездә хезмәт итәрбез. Фермер булу, җирдә икмәк үстерү белән горурланырга кирәк, минемчә. Район халкына әле тагын шуны әйтәсем килә: “Әйдәгез, тормышны җимерү урынына бергәләшеп иҗат итү юлына басыйк. Ә район башлыгын алыштыру-алмаштырмауны өлкә губернаторы хәл итсен!”

Менә шундый мөрәҗәгать белән чыккан Дәүләткол авылы фермеры Фәрит Ирек улы Гыйләҗев.

Низагның тизрәк уңай хәл ителүен, җирдә эшләүчеләргә тизрәк тиешле ярдәм күр­сәтелүен теләп, бу язманы аның шушы сүзләре белән тәмамларга да булыр иде. Тик фермерлар һәм хакимият түрәләре арасындагы аң­лашылмаучанлык тагын да киңрәк җәелә бара бит. Ра­йон түрәләренә фермерларның баш­баштаклыгына каршы ра­йон депутатлары кабул ит­кән резолюцияләр аз тоелган, күрәсең. Аларга тел-теш тидергән “фетнә”челәрне бө­тенләй җиңү теләге беләндер инде, авыл җирлекләрендә дә җыелышлар үткәреп, җирле депутатлар тарафыннан да баш күтәрергә, җәнҗал оештырырга маташучыларга карата тәнкыйть сүзләре әйттерергә булганнар. Кайбер авыл җирлекләрендә бу эш барып чыккан: күндәм депутатлар берсүзсез район түрәләрен яклап, “юньсез” фермерларны хурлап, тиешле карарлар кабул иткәннәр.

Тик моңа каршы чыгучылар да булган, диләр. Бу турыда әлегә тулы мәгълүмат юк.

Иске Ярмәк авылы җир­леге башлыгы Расих Гый­бадуллин.

Иске Ярмәк авылы җир­леге башлыгы Расих Гый­бадуллин.

Ә менә Иске Ярмәк авылы җирлеге администрациясендә җирле җитәкчеләр һәм аерым депутатлар уртак карарга килә алмыйча, үзара якалашуга, кыйнашуга кадәр барып җиткәннәр. Депутатлардан яше­реп, имзалар җыю юлы белән генә тиешле карар кабул итәргә җыенган түрәләргә каршы чыккан депутат, фермер Илдар Шәрәфетдиновны Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Расих Гыйбадуллин, озак-озын сөйләшеп, аңлашып тормыйча, бүлмәдән куып чыгарган да, башы белән диварга илтеп бәргән. Тән җәрәхәтләре алган депутатны ашыгыч ярдәм машинасы Похвистнево районара хастаханәсенә алып киткән һәм “баш мие селкенгән” дигән диагноз куелган диләр. Бу турыда интернет сайтларында да, телевидение хәбәрләрендә дә күп әйтелде инде.

Кыйналган авыл җирлеге депутаты, фермер Илдар Шәрәфетдинов.

Кыйналган авыл җирлеге депутаты, фермер Илдар Шәрәфетдинов.

Мин дә хастаханәдә дә­валанучы Илдар Шәрә­фет­динов белән телефон аша сөй­ләшеп, хәлен сораштым. Ул ба­шының көн дә авыртуы, кан басымының бер төшеп, бер күтәрелеп уйнавы турыда белдерде. Аллаһы сакласын, дүрт бала атасына сәламәтлек телик.

Без, әлбәттә, җинаять тик­шерү комитеты әгъзалары да, депутатлар, хакимият түрәләре арасында килеп чыккан низагларны тикшерүчеләр дә түгел. Шулай да, гаеп кемдә генә булмасын, ә ул атта да, тәртәдә дә бардыр, барысын да тыныч юл белән хәл итәргә кирәктер, дип уйлыйбыз. Бер-береңә каршы резолюцияләр, каршы фикерләр оештырып кына дөрөслекне табып булмаячак. Дөреслек кайдадыр урталыкта йөри. Җирдә эшләүчеләрнең фикерләренә, тәкъдимнәренә, Халык фронты хәрәкәте әгъзалары әйткенчә, район түрәләре колак салырга тиешләрдер. Халык арасында абруеңны бер югалтсаң, аны кабат табу да, кире кайтару да ансат булмаячак. Шуны онытмасак иде.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

“Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2285

4 комментариев

  1. Җирләрне алпавытка бирсәң батрак булып каласың инде. Авылда вакытында зур түрә булган кешеләр шуны да аңламыйлар. Татарда әйтемнәр бар: «Качып китсәң дә чәчеп кит», «Язның бер көне елны туйдыра». Бүген Рәсәйдә инвесторлар юк. Бар эшкуарлар. Кулга төшергән байлыкны банкка салып кредит алалар да, шуны инвестиция диеп атыйлар. Тагын бер әйтем әйтмичә мөмкин түгел: «Кеше «арты» белән көн күреп булмый».

  2. ГОСПОДИН НАДЫРОВ ВЫ ПРАВЫ. А ЧТО НАДО ДЕЛАТЬ ?

  3. Камышлы районыбызда гы халык уз жирендя узе хужа булсын иде. Анда яши торган кешеляр —табиблар ,укытучылар ,фермерлар ,ветераннар ..-тик алар гына яхшы беля терле проблемаларны. Аларнын йеряге сызлый чуп ускян кырларны куреп,мяктяпне япканга ,балаларны кышкы салкында курше авылга йерткянгя,татар теле дяресляре кимегянгя яися бетерелугя. Читтян килгян инвесторга табыш-прибыль киряк . Прибыль булмаса -ул китядя,жирдя чуп уся. Фермергада табыш киряк,табыш булмасада ул туган жиргя хыянят итми . Фермерга табыш кына тугел ,анарга ,анын балаларына мяктяптя ,татар теле дяресляредя ,мядяният йортыда киряк. Бялки фермер яле яхшы эшли алмыйдыр ,нык аякка басмагандыр , лякин ул туган жирне ярата , туган жир дя тормыш яхшы булсын иде диеп тырыша . Жирле,анда яшяуче халык жирле булсын иде,татар рухыда саклансын иде. Тик алар гына татарлыгыбызны саклый ала.

  4. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    7 ел район башлыгы булып торган кеше, үзен яклар өчен, көчләп резолюция кабул иттереп, халыкны яфаларга калгач — ул булдыксызлыкны күрсәтә инде. Әгәр хуҗалыгыңда тынычлык юк икән, әгәр син мәсъәләне шунда гына чишә алмыйсың икән — димәк син хуҗа була алмагансың. Район — ул гаилә, гаилә башлыгы үз балаларын яманларга тотынса — димәк ул иң элек үзен яманлый, чөнки авторитет яулап алалмаган, гаиләне дөрес юл белән алып бара белмәгән. Ә, гаиләгә чит хуҗалар китереп, эшләр уңай якка китер диеп уйласа — ул бөтенләй җүләр булыр. Гаилә дә таралыр, үзең дә кемгә дә кирәкмәссең.