Уйладым-уйладым да, “Бердәмлек” газетасын тәнкыйтьләп хат язарга булдым әле. Әлегә кадәр газетаны бик яратып укый идек, ә соңгы вакытта укырлык рәтле бернәрсә дә юк.
Читтә яшәсәк тә, авыл тормышы белән гел кызыксынып торабыз. Ә сез нигәдер анда яшәүче кешеләрнең ничек көн итүләре, нәрсә белән шөгыльләнүләре, мал асраулары, кырларда икмәк үстерүләре турында бик сирәк язасыз.
Газетагызда гел байлар, шәһәр тормышы, бертуктамый “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларының чигү чигүе, татар артистларының Самарага килеп концерт куюлары турында язасыз. Ә болар безгә нәрсәгә кирәк?!
Татарстан хәбәрләре дә безгә кирәкми. Без аларны телевизордан да күреп, карап торабыз. Сез газетада бастырган хикәяләрне китапханәләрдән дә алып укый алабыз бит.
Үзебезнең Самара өлкәсендә беткәнме әллә хикәя язучылар, ник шуларныкын бастырмыйсыз?!
Ярый, гаепләмәгез үземнең моң-зарларымны язганга. Сезгә авырлык китерсәм, кичерегез.
Л. Шаһидә.
Самара шәһәре.
Менә шундый хат килде “Бердәмлек” газетасы редакциясенә. Без, әлбәттә, куандык, чөнки соңгы елларда хат язучылар азайды, хәзер элеккеге кебек көн саен берничә хат килми инде. Халык күбрәк электрон почта аша аралаша, хәбәрләрен җибәрә, тәкъдимнәрен әйтә. Почта бәяләренең нык артып китүе дә моңа сәбәпче булгандыр, мөгаен.
Хат алуыбызга куансак та, андагы: “Бердәмлек”тә укырлык бернәрсә дә юк” дигән сүзләр шомландырып җибәрде. Безне тәнкыйтьләгән укучыбыз белән сөйләшергә кирәк, дигән фикер туды. Тик хат авторы төгәл адресын һәм исем-фамилиясен күрсәтмәгән, билгесез булып калырга теләгән.
Әйе, без укучыларыбызның барсын да канәгатьләндереп бетерә алмыйбыз шул әле. Моңа коллективыбызда сәләтле, татар телен яхшы белүче профессиональ журналистларның җитешмәве, барсына да тиешле күләмдә хезмәт хакын түли алмавыбыз сәбәп булып тора. Редакциябезнең картаюы, алмашка яшьләр килмәве дә шунан. Татарлар күпләп яшәгән төньяк районнардан кызыклы хәбәрләрнең азаюы күп еллар “Бердәмлек”тә үз хәбәрчебез булып эшләгән Нурсинә Хәкимованың пенсиягә чыгып, редакциябездән китүе белән бәйле. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттырмау, ташламаларын кисү, язган өчен гонорар түләмәү дә хәбәрчеләребезнең активлыгын киметә.
Шулай да “газетагызда укырлык рәтле бернәрсә дә юк” дию дөрес үк булмас. Бар, бар әле “Бердәмлек”тә кызыклы язмалар. Аларны безгә авыллардан да, шәһәрләрдән дә язып торалар. Рәхмәт аларга. Ә татарлар күпләп яшәгән Камышлы, Похвистнево, Шенталы, Челно-Вершины районнарыннан хәбәрләрне һәр санда бастырырга тырышабыз.
Соңгы елларда хатын-кызларыбызның “Ак калфак” оешмасына берләшеп, яшь буынны тәрбияләүгә өлеш кертергә тырышулары тик рәхмәт сүзләренә генә лаек. Ничек бу турыда “Бердәмлек” язмасын ди инде? Ә Казанның профессиональ һәм үзебезнең үзешчән артистларыбыз, җырчыларыбызның иҗатын күрсәтми мөмкинме? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләге буларак, башка регионнарда яшәүче татарларыбызның тормышын, яшәешен яктыртучы “Без — бергә” айлык кушымтасының даими чыгуы да шатландыра гына. “Бердәмлек” үзенең һәр санында күренекле язучыларыбызның һәм үз авторларыбызның яңа әсәрләрен бастырып килүе дә начар түгел, әлбәттә.
Хөрмәтле Шаһидә ханым, без сезнең фикерләрегезгә дә, тәкъдимнәрегезгә дә колак салырбыз, әлбәттә. “Бердәмлек” нәкъ сезнең мәнфәгатьләрегезне үтәү өчен тырыша. Сез дә, үзегезнең теләкләрегезне тартынмыйча, исемегезне яшермичә, алга таба да безгә язып торыгыз.
Сезне һәм укучыларыбызның барсын да ихтирам итеп,
“Бердәмлек”нең
баш мөхәррире
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 1475
Хяерле конняр. Мин , Гаянова Насимя Фаляхутдин кызы 7 класска кадяр Бакай авылында яшядем, аннары Камыщлы авылына кучеп киттек. Яшьли еллар Камышлы авылында утте. Безнен эниебез хяр ел Бердямлек газетасына языла иде, кайткан саен мин ул газеталарны кызыксынып укый идем. Тиздян ике ел була яраткан эниебезнен шушы якты доньядан китуеня. Этиебез, участник ВОВ, ул инде куптян безнен арадан китте. Хязерге вакытта без Чаллы шяхярендя яшибез, Камышлы авылын бик тя яратабыз, безнен балалар да авылны бик тя яраталар. Хязер авылда эбиляре, бабалары булмаса да ел да сагынып Камышлы авылына кайталар. Минем язган шигри юлларым бар, аларны конечно эле тозятергя киряк, эгяр дя момкин булса Бердямлек газетасында басып чыгармассызмы икян, бялки чын кунелдян язган юллар халыкны кызыксындырыр…
Камышлыга багышлап.
Сагындыра Камышлынын
Жилякле аланнар…
Бер кайчан да истян чыкмый
Иртян кошлар сайравы.
Камышлынын визиткасы
Боек кяжя таулары…
Тау башында каеннарнын
Узенчя шаулаулары.
Яратам мин жяй конендя
Шул тауларда йорергя…
Ак каеннар арасында
Кумелеп хисляремя..
Узып китте безнен яшьлек
Артта калды бала чак…
Тик хяр вакыт узеня тарта
Сагындыра туган як.
э икенче шигри юлларым эниемя багышлап язган
Яраткан эниемя багышлап язган юллар.
Насыйп булмады йорергя
Энием синен белян
Жэй конендя басуларда
Жилякле аланнарда.
Йоряк эрни, йоряк сокрый
Йоряклярдян кан тама
Энием безне ташлап киттен
Жэйге матур айларда.
Жилякляр дя бик вак быел
Сине юксына алар…
Безнен турда эйтясе юк
Гел синен турда уйлар.
Синнян башка энием монсу
Кунелем бер ямь тапмый
Бакчалардагы кошлар да
Гел монсуланып сайрый.
Энием, бягерем сизямен мин
Син бит гел безнен янда.
Исян чагындагы кебек
Булышасын хяр чакта.
Бер ходаем сорыйм синнян
Урынын ожмахта булсын.
Тыныч кына ят энием
Борчылма безнен очен.
Сезнен газетагы унышлар теляп калам. Насимя.