
«Утта янмыйбыз, суда батмыйбыз без — Ярмәк әбиләре!»
Узган көннәр — өзгән гөлләр, дуслар,
Гомер уза, сизмисең.
Озынмы гомер агачы?
Кем белгән аны, дисең.
Менә инде тагын 2017 елны төгәлләп, 2018 елга аяк басарга торабыз. Аллаһы теләсә, киләсе ел барыбызга да исәнлек бирсен.
Көзнең моңсу ун көнендә без — Шәрәфетдинова Гүзәл, Әхмәдуллина Зәрига, Фаләхова Хәлимә, Гинетуллина Динә, Шәрипова Гөлфия, Рәфыйкова Суфия, Ялалетдинова Мәдинә, Шәйхетдинова Сания, Гайфуллина Фәния — Иске Ярмәк социаль реабилитация бүлегенә йөрдек. Бик күңелле ял итеп, дәвалану курслары үттек. Рәхәтләнеп КВНда катнаштык, ул кызыклы конкурслар, табышмаклар, биюләр белән үрелеп барды. Бергә эшләгән хезмәттәшләр белән очрашу, үткәннәрне искә төшерү, төрле мәдәни чараларда катнашу бар борчу-мәшәкатьләрне оныттырып тора. Читать полностью →