Ел саен табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль ассамблеясе карары буенча 1993 елда билгеләнгән.
Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелеккә, намуслылыкка, хезмәткә өйрәнә, патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Читать полностью














