
Сөембикә апа Шәрипова (уртада), Казаннан аңа бүләккә алып килгән калфакны бик горурланып башына кигән иде.
Аның катлаулы тормышы, иҗаты турында кайбер истәлекләр
Ак карларны туздырып,
исәр җилне уздырып,
Кайтам сиңа, кайтам, авылдашым, нәселдәшем Исхакый.
Элек, исемен әйтергә ярамаган заманнарда да, без — Яуширмә халкы Мөхәммәдгаяз Исхаковны (Гаяз Исхакыйны) олы яшьтәгеләрдән ишетеп, белеп үстек. Ул йөргән сукмаклардан йөрү, ул эчкән чишмәләрдән сулар эчү — мине милли хәрәкәтнең иң кайнап торган җиренә алып кереп китте. Аның кебек, кыйтгаларны чорнап алган эшләр башкармасам да, авылдашымның эстафетасын дәвам итү, татар милли хәрәкәтендә 25 елдан артык халкыма хезмәт итә алуым белән чиксез бәхетлемен. Читать полностью