Тып-тын язгы тамчылар тама. Яшьлектәге күңел ашкынуын, ярату хисен белгертеп килүче яз серле дә, тылсымлы да, йөрәккә якын да. Чөнки ул табигатьтәге барлык тереклек дөньясына, җиргә, күккә, күңел хисләрен акылдан шашар дәрәҗәгә җиткереп, дулкынландырып, гашыйкларның күңел түренә үтеп, мәңгелеккә урнашып калырдай мәхәббәт алып килә.
Хатадан беркем дә хали түгел. Гаепле берәү генә була. Мәхәббәтнең дә сукыры була, соңыннан үкенәбез, әмма файдасызга, чөнки вакыт үткән, кире кайтарып булмый. Барысы да без дигәнчә генә булмый шул, арага шайтан да керә… Читать полностью