16 февральдә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйровка, әгәр исән булса, 79 яшь тулыр иде. Тик 2009 елның 29 июлендә аны аяусыз үлем арабыздан алып китте. Менә сигезенче ел инде без аның туган көнен үзеннән башка гына билгеләп үтәбез. Ә киләсе 2018 елда Гакыйль Сәгыйровның түгәрәк туган көне – 80 яшьлек юбилее.
Без каһарман якташыбызның (ул илле елдан артык гомерен берхәрәкәтсез, түшәктә яткан килеш, теш араларына каләмен кабып, шигырьләр язып, рәсемнәр ясап үткәрде) исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләдек соң? Дөрес, аның Кошки районының Иске Фәйзулла (Җүрәй) зиратындагы кабере өстенә истәлек ташы куйдырдык. 2015 елда аның тормышына һәм иҗатына багышланган “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган китап дөнья күрде. Ул өлкә губернаторы бүлеп биргән грант акчасына нәшер ителде. Читать полностью