Вәгыйзов Сәләй Гата улы һәм аның тормыш иптәше Вәлитова Рәмзия Гыйләҗ кызының хөрмәтенә куелган һәйкәл. Ул Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте каршында урнашкан.
Камышлы районы Байтуган авылында Әлифба музее оештырудагы кайбер проблемалар турында Татарстан Президенты Р.Н.Миннихановка да хәбәр ителгән. Рөстәм Нургали улы аларны Бөтендөнья татар конгрессына һәм ТР финанс министрлыгына конрольгә алып, тиешле ярдәм күрсәтергә әмер биргән.
Хөрмәтле «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар редакциясе! Сезгә Россия Мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Арча районының почетлы гражданины Илдус Абдрахман улы Сәгъдиев яза.
Миңа Самар өлкәсе Камышлы районы Байтуган авылында туып-үскән Сәләй Гатич Вәгыйзов белән озак еллар бергә эшләү, аралашу, гаилә дуслары булып яшәү бәхете тәтеде. Читать полностью →