Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан 20 февральдә Самар өлкәсе Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында «Халкым минем-2015» иҗат бәйгесе уздырыла.
Фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Аны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Самар өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы.
Читать полностью