
Зөлфия Шамил кызы ШИҺАПОВА кызлары Лилия һәм Алия белән.
«Бердәмлек» Самар өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы, «Шатлык» балалар клубы җитәкчесе, «Самар татарлары» журналы һәм сайтының актив авторы Алия Наил кызы АРСЛАНОВАга багышлап…
Яңа Ярмәк авылының Яңа (Новая) дип аталган урамында урнашкан йортта әллә-никтә ялгыз хатын яши дип уйламассың. Капка төбе ялт иттереп кардан чистартылган, ә өйгә керсәң — кояш нуры тулган тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәккә бөреләнгән. Бүлмә гөлләрен дә, йортындагы чәчәкләрне дә назлап үстерә ул, безнең Зөлфиябез.
- Кызлар кебек назлы бит алар. Мин ике кыз үстергәч, беләм инде, - дип моңсулана хуҗабикә. Читать полностью →