Самарада «Татар кызы» бәйгесенең региональ этабының финалы узды
Толымнарыңда чулпылар челтер-челтер киләләр,
Калфак кисәләр, бигрәк тә йөрәкләрне теләләр!
Нәкъ менә шушы шигъри юлларда тасвирлангандай чибәр сигез татар кызы үткән якшәмбедә җиңүче исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар. Әмма губерна башкаласының иң йөрәгендә, гүзәл Идел елгасы буенда үткән әлеге күркәм чараны бәйге дип атарга бер дә тел әйләнми. Чөнки бу чын матурлык, тыйнаклык, талант һәм милли гореф-гадәтләр бәйрәме булды, һәм анда катнашкан һәрбер гүзәл зат җиңүче исеменә лаек иде. Читать полностью →