“Сәлам” гәҗитәсендә озак еллар буена эшләгән кеше буларак, күпләр миңа төрле-төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Яшьләрнең үз мәнфәгате. Урта яшьтәгеләрнең үз проблемнары. Өлкән кешеләрнең балалары һәм оныклары белән килеп чыккан низаглары бар. Авыр һәм катлаулы мәсьәлә. Ә аны чишәргә кирәк. Шунысы куанычлы ки, күп очракта үзләре дә сизмәстән җавапны да бирәләр!
Матур күренеш! Сабак алырлык ачышлар ята! Әңгәмәбез Сираҗетдин угылы Илдар Тренгулов белән.
Озын буйлы, таза, мәһабәт гәүдәле ир уртасы бер күрүдә үзенә җәлеп итә. Сөйкемле сөяге бар!
Күп очракта, кешеләрнең кем икәнен беләсең килсә, аның кайсы төбәктән чыгуы да – мөһим күрсәткеч!
Ватаныбыз Русия шулкадәр зур һәм киң, һәм һәр төбәктә татар баласы көн күрә.
Эшли.
Дөнйа куа.
Уңышларга ирешә.
Гаилә кора.
Бүгенге очракта без бәхетле ир белән очраштык!
Шуңа күрә ир-егетләребезгә үрнәк булыр, ә сөекле хатын-кызларыбызның күзләрен дә ачарбыз әле.
Илдар, сиңа 40 яшь. Бу елларда ирләргә “пәйгамбәрлек” иңә. Кендек каның кайсы төбәктә тамды һәм балачагыңда кемнәр җылысын тоеп, кемнәр итәгендә утырып, кемнәрдән акыл туплап үстең?
Минем тамырларым Пенза өлкәсенең Неверкино районында урнашкан Карновар авылыннан. Безнең районыбыз Пенза җирлегендә — татарлар гомум халыкның 50 проценттан артыгын тәшкил иткән бердәнбер район. Туган авылымның тарихы да, әлбәттә, милләтемнең тормышы белән тыгыз бәйләнгән: биредә өч гасыр чамасы татарлар, минем кадерле якташларым, хак динебезне һәм туган телебезне саклап яшиләр.
Шамил угылы Сираҗетдин һәм Рәүф кызы Венера гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килдем. Әти-әнием бәхетенә, ел ярымнан Руслан энекәшем дә аваз салган.
Безнең өчен әнкәебез — иң кадерле, иң йомшак, иң сабыр кеше. Ул — үз тормышын безгә багышлаган киң күңелле ханым. Татар хатынының бизмәне, дип әйтсәм дә, һич ялгышмам.
Әнкәебез — бөтен яктан безнең өчен гүзәл үрнәк, аңардан миңа перфекционизм сыйфаты күчкән: һәр эшне җиренә җиткереп башкармасам, тулысынча канәгать була алмыйм.
Әтиебез исә авылыбызда озак еллар дәвамында җаваплы урыннарда җитәкче булып хезмәт итте. 62 яшендә мәңгелеккә күчте ул. Урыны Оҗмахта булсын.
Газиз әнкәебез бүгенге көндә күпчелек вакытын энем Русланның гаиләсе белән үткәрә, аның өч баласын тәрбияләүдә ярдәм күрсәтеп, Мәскәүдә яши. Мөмкинлек булган очракта Казанга килеп, безне дә шатландырып кунак итә. Ә инде кыш узып киткәч, туган авылыбызга кайтып, яз-җәйләрне оныклары белән бергә биредә үткәрә, бакчасында мәш килә.
Беренче дәресләрне малай кешегә әтисе бирә, ир-атка тормышта кирәк булган күнекмәләрне дә чынбарлыкта атадан гына өйрәнеп була. Әтиебез безне күп нәрсәгә өйрәтеп калдырды. Шулар арасында минем өчен иң мөһимнәре: кешегә тиешле дәрәҗәдә җавап кайтара белү (дипломатия яисә, теләсәгез, кирәккәндә явызларның авызларын томалау сәләте), беркайчан да акчага сатылмау һәм берәр нинди авырлык килсә яки гаделсезлеккә дучар булсаң, Аллаһыга таянып, чын мәгънәдә кеше булып калу.
Акыл иясе буларак, ул, күп татар мәкальләрен белеп, аларны еш кына тәрбияләүдә куллана иде. “Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә”, “Калган эшкә кар ява”, «Татарга тылмач кирәкми», “Кара ташны юып, көчеңне сарыф итмә”һәм башкалары балачактан миемә шигарь булып сеңеп калганнар.
Бу очракта газиз әбекәйләремне дә искә төшерми булмый (урыннары Җәннәт түрләрендә булсын, Илаһи). Әниемнең әнисе турында гәҗитәгездә “Зәйтүнәкәй – татар хатынының бизмәне” дип исемләнгән мәкаләм дә бастырылган иде. Зәйтүнә әбекәем — Хезмәт ветераны исеменә лаек булган шәхес. Ул Рәүф бабакаем белән өч бала үстергән һәм гомер көзендә ике тапкыр Хаҗ кылу бәхетенә ирешкән.
Әтиемнең әнисе — Сәгадәт әбекәем гомере буе авылыбызның мәдәният йортында мөдир булып эшләгән. Аның әдәби татар телендә сөйләшүенә сокланмаган кеше булмагандыр. Моның сере дә бик гади – ул үз гомеренә китап укыган, өйләренең төрле-төрле татар журналлары белән тулы булганын хәтерлим.
Шамил бабакаем белән биш бала үстереп, тигез гомер кичерделәр алар. Бабамның, Җомга Намазыннан кайтып, бусаганы атлап кергәч тә үзен көтеп каршы алган Сәгадәт әбиемнең битен үбеп, бәйрәм белән котлап сәламләве күңелемдә якты хатирә булып калган. Бабам мәңгелеккә күчкәч, әбекәем аны сагынып, Шамилем-күгәрченем, дип, назлы сүзләр белән искә ала иде.
Әти-әниемнең, әби-бабайларымның тормышы минем өчен үз гаиләмне корган вакытта да күркәм гыйбрәт булды һәм бүгенге яшәешемдә дә кыйбла булып кала.
Баланың язмышы мәктәп елларында салына. Малайларга 14 – 15 яшьләрендә егетлек сыйфатлары керә башлый да, алар, башларын югалтып, кызлар артыннан чабарга тотыналар.
Үзең аңлап укыдыңмы әллә чыбыркы да кирәк булдымы?
Булачак һөнәреңне ничәнче сыйныфта укыганда сайлап алдың?
Мәктәп укытучыларыннан кайсы фән мөгаллимнәрен сагынып искә аласың?
Кызлар артыннан чабып йөрергә вакыт булмаган бугай, яисә ул мәлләр хәтеремнән бөтенләй җуелган. Бөтен вакытыбыз эшкә һәм белем алуга багышланган иде. Авыл малае буларак, йортта хуҗалык министры вазифасын башкарырга туры килде. Өйдәге эшләрне тәмамлагач кына, урамга уйнарга чыгарга рөхсәт бирелә иде. Мәктәп елларыннан ук укырга бик яраттым. Диңгезгә тирән чумып йөзгәндәй, төннәр буе рәхәтләнеп китаплар укый идем.
Чыбыркы, билгеле, кирәк булмады, әмма беравык тал чыбыгының ишек башында эленеп торганы әле дә хәтеремдә. Бу инде егетлек кергән, характер формалашкан чак булгандыр. Ул чыбык, әлбәттә, беркайчан да кулланылмады, ә үзенә бер төрле символик тәрбия чарасы булып кына торды: тырышып укымасаң, чыбыркы тотып, көтү көтәргә туры килер, яисә әти-әни кушканны үтәмәсәң, сыртыңа тиюе дә ихтимал. Хаклыкта, әти-әниебез беркайчан да безгә бармак та тидермәделәр. Әтиемнең яшендәй карашыннан куркып, күркәм холыклы әниемнән оялып, әшәке эшләрдән тыелдык. Аларның йөзләренә кызыллык китермик дип, тәртипле балалар булып үстек. Һәм хәзер дә, инде үзебез олы яшькә җитсәк тә, әти-әниебез өйрәтеп калдырганча, бары тик дөрес юлдан атларга омтылабыз.
Һөнәр сайлауга килгәндә исә, әтиемнең энесе — Марс абзыем тәкъдиме буенча табиб булырга теләгән идем. Аның: “Нәселебездә үз нейрохирургыбыз яисә кардиологыбыз булырга тиеш. Үзең теләп сайлаган югары уку йортында медицина белемен алу өчен акчалата ярдәм итәм”, — дигән ихлас сүзләрен онытып булмый. Якын дустым Наилнең да хәрби медик булырга хыялланган чагы. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтим әле: Наилнең карт бабасы Хәбибулла угылы Идрис һәм минем карт бабам Мөхәммәд-Закир угылы Мәхмүт иптәшләр булганнар. Алар, инкыйлабтан соң беренче совет укытучылары исеменә лаек булып, авылыбыз мәктәбендә балаларга белем биргәннәр. Гасырга сузылган нәсел дуслыгы тарихы бу.
Шулай, канатланып, тугызынчы сыйныфта без Наил белән химия һәм биология фәннәрен сайладык һәм әлеге фәннәр буенча имтиханнарны уңышлы тапшырдык. Мәктәпне тәмамларга тагын ике ел вакыт бар әле дип, бу юнәлештә үз белемнәребезне тагын да ныгытырга тырыштык.
Әмма бер вакыйга кискен рәвештә минем карарымны үзгәртте. Бервакыт сыйныфташымның канаган кулын күреп, бик чиркандым. Юк, каннан курыкмадым, ә нәкъ менә чиркандым, чөнки үземә балачактан чисталык сыйфаты сеңгән һәм моның белән нәрсә дә эшләп булмый. Каннан чиркангач, ничек табиб булам инде мин дип уйладым һәм бу теләгемнән баш тарттым. Наил дустым да, врач һөнәрен сайламаса да, югары хәрби институтны тәмамлады һәм, информация технологияләре өлкәсендә зур уңышларга ирешеп, техник фәннәр кандидаты исемен алды. Бүгенге көндә ул — полковник, Петербургтагы хәрби академиядә укыта.
Мин исә икътисад тармагын сайладым. Безне математикадан бик көчле укытучы — хөрмәтле Сәит кызы Рәисә укытты. Аның үз дәресләрен шулкадәр ялкынланып үткәрүе әле дә онытылмый.
Мөгаллимнәремнән кайсыларын сагынам, дисәгез, аерым исемнәрне атый алмыйм. Чөнки һәммәсе дә мактау һәм соклану сүзләренә лаеклы, бөтенесен дә җылы хисләр белән искә алам. Тормышымда тирән тәэсир калдыручылар исемлегендә: беренче укытучым Надир кызы Наилә, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрит кызы Әлфия, тарих укытучысы Харис кызы Әлфия, икътисад һәм биология укытучысы Мәсүт кызы Дания, химия укытучысы Зариф угылы Солтан, тормыш куркынычсызлыгы нигезләреннән белем бирүче Фәтхулла угылы Равил. Мин алар белән элемтәне өзмичә яшим һәм рәхәтләнеп аралашам.
Мәктәбебезнең инде күптән арабыздан киткән директоры – Русиянең атказанган укытучысы, олы хөрмәткә ия булган атаклы Илаҗетдин угылы Равил Мөзәфәров минем Зәйтүнә әбекәемне да укыткан булган! Күз алдыгызга китерегез – ул меңнәрнең остазы! Туксанынчы елларда икътисад киеренке хәлдә һәм мәгариф системасын финансалау кыен булуга карамастан, шул чорда да безнең мәктәбебездә уку һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бик яхшы шартлар тудырылган иде, һәр бала кайнар ризык белән тукландырылды. Бу эшләр Равил әфәнденең талантлы җитәкче һәм оста дипломат булуы аркасында башкарылган дип уйлыйм. Раббым, шушы сүзләрем аның рухына дога булып барып ирешсен.
Безнең сыйныф мәктәпне бетергән елда директор абыебыз, авылыбыз тарихында беренче алтын медальчене чыгарып, лаеклы ялга китте.
Мин ихтирамлы, мактаулы укытучыларым турында сәгатьләп бәян итә алам. Аларга олуг рәхмәтләремне белдәрәм! Мәктәптә укыган елларым – иң бәхетле чагым! Әле дә, авылыма кайткач, сагыну хисләренә чумып, балачагымда һәрбер иртә ашыгып мәктәпкә барган юл буенча үтәм. Тик аңардан күпме генә йөрсәң дә, узган елларны кайтарып булмый шул….
Югары уку йортын сайлаганда кемнәрнең киңәшләренә колак салдың?
Әтиемнең сүзләрен өстен куйдым. Икемеңенче еллар башында хөкүмәтнеке булмаган төрле яңа югары уку йортлары барлыкка килде. Һәм шушы институтлар төркемнәрендә студентлар саны аз булу сәбәпле, биредә белем бирү процессы сыйфатлырак дип уйлый идем мин. Ләкин әтием бу фикерем белән килешмәде. Самарга үзе барып, күп югары уку йортларын йөреп чыгып, миңа түбәндәге хөкемен белдерде: “Икътисад фәне буенча белем алырга ниятең бар икән — фәкать план институтына керәсең!” (Самарның абруйлы дәүләт икътисад университетын хөрмәт йөзеннән әле бүген дә элеккегечә план институты дип атап йөртәләр). Әтиемнең алтын сүзләре әле дә колакларымда яңгырый: “Ошбу уку йорты − чын классик университет! Монда үзенчәлекле студентлар мохиты сизелеп тора! Сиңа тормышыңда күп кешеләр белән эш алып барырга туры киләчәк, шунлыктан биредә зур тәҗрибә туплаячаксың”.
Әлбәттә инде, акыл иясе булган әтиемнең сүзеннән чыкмадым. Имтиханнарга әзерләнү курсларына язылып, ай саен поезда Самарга барып йөрдем. Гади авыл мәктәбе партасыннан атаклы план институтының мәһабәт аудиторияләрендәге эскәмияләргә утыру күңелемдә горурлык хисләре уятты. Ә инде математика һәм башка фәннәр буенча дәреслекләрнең мәшһүр авторлары үзләре безгә шушы курсларда белем биргәч, күңелем тагын да күтәрелеп китте, бу киләчәк имтиханнарны уңышлы тапшыруыма ышаныч тудырды.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганга, миңа математика буенча гына имтихан тапшыру бәхете тиде. Дөресен әйткәндә, бик борчылдым — авылда алган белемем шәһәр абитуриентларының гыйлемнәренә тиң була алырмы дип дулкынландым. Әмма борчылуым юкка булып чыкты. Математикадан имтиханны уңышлы тапшырып, “плановый студенты” исеменә лаек булдым һәм башым белән укуга чумдым.
Беренче дәресләребездән булган “Икътисад теориясе”ндә укытучыбыз, экономика фәннәре кандидаты Тәлгат кызы Галия Сабированың: “Сез нинди гимназияне тәмамлаган сәләтле укучы?” — дигән соравы төркемдәшләрем каршында уңайсызландырды. Чөнки миңа оялып кына: “Авыл мәктәбендә белем алдым”, — дип җавап бирергә туры килде. Бераз вакыт узып, кешеләр белән аралаша торгач, шунысы ачыкланды ки: чынбарлыкта “Финанслар һәм кредитлар” белгечлеген минем белән бергә Самар шәһәренең күпчелек элитасының балалары үзләштерә икән. Галия Тәлгатовнаның шушы сүзләре — Карновар авылы мәктәбендәге газиз укытучыларымның Самар гимназияләре дәрәҗәсендә белем бирүләренә ачыктан-ачык дәлил һәм мәдхия! Бу вакыйгадан соң мин, киресенчә, үземнең авыл егете икәнлегемне горурланып әйтә торган булдым һәм бүгенге көндә дә шулай булып яшим.
Университетта уку миңа никадәр ошаганын сүзләр белән генә аңлатып бирмәслек. Биредә яхшы дуслар таптым, беренче чын тормыш дәресләрен дә монда алдым, әти-әниемне шатландырып, уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. Студент елларым – яшьлегемнең алтын чоры!
Югары уку йортында белем алганда үзеңә кемнәрне күчергеч итеп алдың?
Безнең милли икътисад факультетымөдире озак еллар дәвамында Самар Хөкүмәтендә экономика үсеше министры вазифаларын башкарган атаклы Рабадан угылы Габибулла Хасаев иде. Безгә, кичәге мәктәп укучыларына, билетларны, кулыбызны кысып, министрның үзе бирүе – әһәмиятле һәм гомер буе онытылмаслык истәлекле вакыйга! Дагыстанның бер кечкенә авылыннан Куйбышев шәһәренә укырга килеп, икътисад фәннәре докторы исеменә ирешкән, төбәк экономикасының төп архитекторларының берсе булган Габибулла Рабаданович минем өчен иң беренче күчергеч иде.
Ә соңрак, Самар дәүләт икътисад университеты ректоры вазифаларын башкарган чагында, ул мине (өлкә губернаторы администрациясендә эшли идем) региональ экономика һәм идарә кафедрасында өченче курс студентларына “Фаразлау һәм планлаштыру” предметын укытырга чакырды. Минем өчен бу зур дәрәҗә иде, әлбәттә. Шулай итеп, канатланып, төп хезмәтемнән тыш, үземнең яраткан университетымда белем бирә башладым. Минем өчен бу яңа тәҗрибә түгел иде, чөнки аспирантурада укыганда “Дәүләт һәм муниципаль идарә” предметын алып барганым булды инде.
Монда яңа укыту методикаларын кертергә тырыштым, практикага өстенлек бирдем: студентлар белән бергә дәүләт программалары өлгеләрен әзерли идек, шәһәр һәм алдынгы зур авыллар башлыкларын чакырып, дәресләр үткәрә идем, укучылар, үзләре оештырган “хөкүмәт утырышларын” уздырып, проектлар якларга өйрәнәләр иде.
Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, укуны онлайн форматка күчерергә мәҗбүр булдык. Бу үзенә бер көтелмәгән зур кыенлыклар тудырды. Ләкин, Аллаһыга шөкер, ихлас тырышлыгым белән оештырылган дәресләрем студентлар тарафыннан да, галим коллегаларым тарафыннан да югары бәяләнде.
Укытудан тыш, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә дә актив катнашырга тырыштым. Губернатор администрациясе хезмәткәре буларак, муниципалитетларның социаль-икътисадый үсешенең университет галимнәре ярдәмендә әзерләнгән стратегик планнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча консультация бирә идем. Мәгариф өлкәсенә керткән өлешем игътибарсыз калмады: югары белем бирүдәге һәм фәнни эшчәнлектәге уңышларым өчен истәлекле билге белән бүләкләндем.
Студент елларымда минем өчен шулай ук икътисад тарихы мөгаллиме, тарих фәннәре докторы, профессор Фәрид кызы Наилә Таһирова, икътисад фәннәре кандидаты, исәп-хисап мөгаллиме Михаил кызы Наталья Шебалина үрнәк булып тордылар. Үзләрен бик еш исемә төшерәм. Лекцияләрен укыганда алар беркайчан да дәфтәргә яисә китапка карамыйлар, барысын да яттан белеп сөйлиләр иде.
Милли хәрәкәт эшчәнлегендә кайнаган чагымда фикердәшләрем белән бергә оештырган форумнарга һәм башка чараларга Наилә ханымны чыгыш ясарга чакыра идем. Рәхмәт яусын, беркайчан да баш тартмады, бик теләп катнашты.
Озак еллар узса да, хөрмәтле Габибулла Рабадан улы белән дә, башка абруйлы остазларым белән дә элемтәдә торабыз, хәл-әхвәлләребезне белешеп, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз.
Беренче мәртәбә гашыйк булган кызларың кайсы сыйфатлары белән җәлеп иттеләр?
Чынлап гашыйк булган кызым бер генә – сөекле хәләл җефетем. Ул башка кызларда аерым-аерым очраган гүзәл сыйфатларның барысын да үзенә җыйган. Шәригатебез кушканча, Диләрәм ирне ир итеп, Иманлы һәм сабыр хатын булып яши. Бу — балачагыннан әти-әнисеннән дөрес милли һәм дини тәрбия алуының күркәм билгесе. Никахыбызга кадәр хәтта кулыннан да тотарга рөхсәт итмәде ул. Хәзерге бозыклыкка баткан дөньяда хатын-кыз моңардан да артык булган нинди сыйфат белән йөрәгеңне җәлеп итә алыр икән?!
Ничә яшеңдә өйләндең? Хәләл җефетең белән ничек таныштың? “Хатын белән торырга кызык икән. Иртәрәк өйләнергә булган” дигән уйлар килмиме?
Безнең нәселдә ир-атлар уртача 24 — 27 яшьләрендә өйләнәләр. Шул кагыйдәне бозмыйча, 27 яшь тулгач, үз гаиләмне кордым.
Радик исемле дустым, сыйныфташым мине шаһит буларак күрше авылда узган туена чакырды. Ул вакытта 25 яшьлек юбилеемны билгеләп үткән генә идем, чәчәк аткан чагым инде. Йөрәгемдә мәхәббәт ялкынын кабызып җибәргән лаеклы кызны очратмаган идем әле. Дөресен әйткәндә, эш, уку белән мәшәкатьләнеп, бу хакта уйланмадым да. Зирәк Сәгадәт әбиемнең: “Өйләнү – түгел сөйләнү!” дигән сүзләрен дә гел исемдә тота идем.
Туйга кияү ягыннан чакырылган зифа буйлы, эчкерсез елмаюлы, тыйнак кызга бер күрүдә гашыйк булдым. Тантана барышында фәрештәдәй бу кыздан күземне дә алмадым. Ә аның белән берничә сүз алышу бәхете татыгач, түбәм тәмам күккә тиде.
Кияү дустым минем хисләремне сизеп алды булса кирәк, туй беткәч, саубуллашкан арада Диләрәнең телефон номерын язып куярга тәкъдим итте. Минем исә сер бирәсем килмәде, шуңа күрә кискен генә: “Юк, кирәк түгел!” – дидем.
Без Диләрәм белән икебез дә Карновар мәктәбендә укыган булсак та, ул миннән дүрт яшькә кечерәк булу сәбәпле, мин аны бөтенләй хәтерләми идем. Ә Аллаһы Тәгалә бу алтын кызны мәктәп елларында миннән “яшереп”, Үзе билгеләгән вакытта гына Зөһрә йолдыздай каршыма чыгарды да йокымнан мәхрүм кылды.
Туйдан аның телефон номерын алмыйча чыгып китсәм дә, өметемне өзмәдем, һәм уемда “Б” планы барлыкка килде. Шул ук кичне “Вконтакте” социаль челтәрендә гомум танышларыбыз аша Диләрәнең сәхифәсен табып, бер артык сүз язмыйча, Муса Җәлилнең “Бер кызга” дип аталган шигырен генә җибәрдем. Бәлки, ул бу егет тиз арада миңа багышлап шундый тирән эчтәлекле шигырь язган дип уйлагандыр. Ничек кенә булмасын, Аллаһы кушуы буенча һәм бөек шагыйребез иҗаты ярдәмендә, ике ел вакыт үткәч, минем статусым парсыз егеттән асыл иргә үзгәрде. Хәзер исә ташып торган хисләремнән яраткан хатыныма шигырь генә түгел, ә поэмалар багышларга да әзермен. Менә бит, татар әдәбиятын яхшы белү көндәшләрне узып китәргә дә булыша икән!
Иртәрәк өйләнергә иде дигән уйлар килсә дә, моны бит барыбер үзгәртеп булмый. Шуңа күрә бу мәсьәләгә башка күзлектән карап, Аллаһыдан озак-озак еллар бәхеттә-шатлыкта яшәп, онык-туруннарыбызны сөеп, аларны тәрбияләүдә катнашып, гомер көзебезене бергә каршы алырга насыйп ит, дип ялварып, дога кылам.
Тормышыңдагы беренче үрләрең Самар белән бәйле. Самар татарлары арасыннан кемнәрне искә аласың?
Университеттан соң минем беренче рәсми эш урыным Россия авыл хуҗалыгы банкының Самар төбәк филиалы булды, анда мин әйдәп баручы икътисадчы вазыйфасына кабул ителдем. 2010 ел башында Гали авылында беренче Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыруга әзерлек бара иде. Мин илебезнең төп аграр банкының бәйрәмдә үзен тәкъдир итүен, шулай ук аның чараны үткәрүгә матди яктан булышуын теләдем. Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнгәндә язмыш мине Халыклар дуслыгы йортына китерде һәм биредә татар милли хәрәкәте аксакалы Салиметдин угылы Шамил Баһаутдин белән таныштырды.
Шамил бабай — Самар татарлары арасында легендар шәхес. Безнең аралашуыбыз һәм Шамил абыйның ул елларда минем тормышыма нинди йогынты ясавы турында бик күп һәм озак сөйләргә мөмкин. Аның тәкъдиме буенча миңа, әле бик яшь булуыма карамастан, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте мөдире вазыйфасы ышанып тапшырылды. Әлбәттә, бу тулысынча бушлай җәмәгать эше иде, ләкин ул җаваплылык, югары фидакарьлек тәләп итә һәм, ким дигәндә, татар мәдәниятен һәм тарихын яхшы белү зарури иде.
Без әлеге оешманың рәисе — мөхтәрәм Туктаргали угылы Рифкат Хуҗин белән бергә эшләдек. Шушы елларда шәһәр автономиясе ике төп бәйрәмне – Балалар фестивален һәм Сөмбеләне үткәрү өчен җаваплы булды. Татар милли хәрәкәте аксакаллары югары планка куйганнар, шуңа күрә безгә бу эталон стандартларга туры килергә кирәк иде.
Бу бәйрәмнәргә яңалыклар кертергә тырыштык. Мәcәлән, Рифкат әфәнде Сөмбеләдә Самар өлкәсенең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Хөкүмәт оешмалары тарафыннан хөрмәтләү инициативамны хуплады һәм район башлыклары белән үтенечнамәләр әзерләү хакында сөйләшүне үз өстенә алды. Ә мин Самар өлкәсенең ул вакыттагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Владимир угылы Роман Некрасов (хәзер ул Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкара) белән үтенечнамәләрне тиз арада карау һәм Рәхмәт хатлары әзерләү турында килештем. Роман Владимировичны җылы сүзләр белән искә алам, чөнки ул барысын да бик яхшы оештыра, аннары сәхнәдән авыл хуҗалыгы алдынгыларын шәхсән үзе бүләкли иде. Ә тантаналы өлеш тәмамланганнан соң бүләкләнүчеләр белән бергә мәдәният йорты фойесында чәй табынында җылы итеп аралаша торган иде. Авыл кешеләре мондый мөнәсәбәт һәм игътибар күрсәткән өчен бик рәхмәтле булдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рифкат абый белән бергә эшләгән чаклар күңелемдә җылы хатирәләр булып саклана. Кешелек сыйфатлары турында сөйләгәндә аның намуслылыгын һәм турылыгын, шулай ук яшьләргә юл бирә белүен искә төшермичә булмый. Бу уңайдан тагын бер гыйбрәтле вакыйга турында әйтәсем килә. Самарга чираттагы тапкыр гастрольләр белән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры килде. Артистларга рәхмәт йөзеннән Рифкат әфәнде үз акчасына кыйммәтле сувенирлар һәм кәнфитләр сатып алды. Ул үзе, сәхнәгә менеп, әлеге күчтәнәчләрне актерларга өләшергә һәм аларга рәхмәт сүзләрен белдерергә тиеш булса да, олы хөрмәт күрсәтеп, бу эшне миңа тапшырды. Самар татарлары исеменнән легендар театр артистлары алдында әдәби татар телендә чыгыш ясау никадәр җаваплы икәнен күз алдына китерәсезме? Моны булдырдым, әмма телне тагын да камилләштерергә кирәк дигән нәтиҗә ясаган идем шунда. Бу очрак минем өчен зур сабак булды: чын лидер бөтен мактауларны үзе генә кабул итми, бергә көч куйган кешеләр белән бүлешә һәм аларга юл ача белә.
Шәһәр автономиясенең мәгълүмати-мәдәни брендын булдыру өстендә бергә эшләгән Шамил кызы Наилә Сабирҗанованы искә төшермичә дә дөрес булмас. Мәсәлән, безнең тарафтан уйлап чыгарылган логотип бүген дә шәһәр мөхтәриятенең символы булып тора.
Бүген дә сагынып искә алган кешеләрем исемлегендә, әлбәттә, профессор Гомәр угылы Ильяс Шәкүров та бар. Университетта укыган чорда мин аның банкында һөнәр белән танышу практикасын уздым, һәм берничә елдан соң иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә язмыш безне кабат очраштырды.
Самар татарлары арасында мөфти Талип хәзрәт Яруллин аерым бер урын алып тора. Төбәк мөселманнарының бердәмлеге, аларның Самар өлкәсе һәм бөтен ил файдасы хакына фидакарь эшчәнлеге – сабыр, күркәм холыклы Талип хәзрәт куйган хезмәтнең кыйммәтле нәтиҗәсе һәм төп казанышы, дип исәплим.
Хакыйкатьтә, Самарда яшәгән елларымда миңа бик күп башка асыл шәхесләр белән аралашып эшләргә насыйп булды. Аларның барысы да йөрәгем түрендә билгеле бер урын алдылар, күпләр белән аралашуны хәзер дә дәвам итәм. Халыклар дуслыгы йортына бергә йөргән, бүген инде ата-ана булып, балалар тәрбияләүче яшьләребез белән элемтәләрне өзмәскә тырышам.
Милли хәрәкәттәге эшчәнлегем, чын тормыш мәктәбенә әверелеп, яшәешемдә зур роль уйнап, киләчәгемә дә күркәм тәэсир итте.
(Дәвамы бар)
Шамил БАҺАУТДИН.
“Сәлам” гәҗитәсе.
Просмотров: 621



Добавить комментарий