«Кораллы Көчләргә ярдәм өчен»: Саҗит Зариповның батырлык тарихы
Саҗит Зариповның бала һәм яшүсмер чаклары Камышлы районының Яңа Усман авылында уза. Монда туганнары һәм дуслары арасында аңарда җаваплылык, ныклык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләнә.
Мәктәптән соң егет һөнәр үзләштерә, армиядә хезмәт итеп кайта, аннары карьерасын төзи башлый.
Берникадәр вакыт милләттәшебез Усинск шәһәрендә «БКЕ Евразия» компаниясендә мастер булып эшли. Хезмәттәшләре күңелендә ул катлаулы ситуацияләрне хәл итә белүче, җаваплы, ышанычлы белгеч буларак сакланып кала. Биредә эшләгән вакытта Саҗит әфәнде өйләнә, һәм аларның ике малайлары туа. Гаиләсе аның таянычына, илһам чыганагына әверелә, ир якыннары өчен җан атып яши.
Ә илебез мәнфәгатьләрен якларга кирәк булгач, Саҗит, бер дә уйланмыйча, 2025 елның 15 декабрендә контракт төзи һәм, резервчы буларак, «Барс» батальонының катлаулы һәм җаваплы бурычлар башкаручы мобиль ут төркеме составына керә.
Президент күрсәтмәсе буенча оештырылган «Барс» отряды Самара өлкәсендә стратегик яктан мөһим объектларны саклый. Бу – җитди, куркыныч, югары профессиональлек, түземлек һәм үз¬ара ярдәмләшүне таләп итә торган эш. Саҗит Зарипов хезмәтен намус белән башкара һәм үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә: критик ситуацияләрдә салкын канлылыкны саклап кала, тиз арада карарлар кабул итә белә, чын күңеленнән иптәшләрен кайгырта.
2026 елның 30 мае Саҗит Миншәһит улы һәм аның хезмәттәшләре өчен үзенчәлекле көн була. Төбәк башлыгы Вячеслав Федорищев Россия Герое Денис Портнягин белән бергә мобиль ут төркемнәре составында сугышчан бурычларын үтәүче «Барс» отрядының хәрби хезмәткәрләрен Самара өлкәсе губернаторының III дәрәҗә «Россия Федерациясенең Кораллы Көчләренә ярдәм күрсәткәне өчен» мактаулы билгеләре белән бүләкли.
Әлеге бүләк танылу символы гына түгел, ул яклаучыларыбызның хезмәтенә һәм фидакарьлегенә зур игътибар бирелүне раслый.
Көн саен сугышчан постта торган Саҗит Зарипов һәм аның иптәшләре бурычка тугрылыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең буш сүзләр түгел, ә аларның яшәү принциплары булуын исбатлыйлар.
Бүген Саҗит әфәнде Самара өлкәсендә бурычларын үтәвен дәвам итә. Гаиләсе, дуслары һәм якташлары аның белән чын-чынлап горурланалар, исән-имин булып өйгә кайтуын зарыгып көтәләр.
Саҗитнең тарихы — яшьләргә үрнәк, ул чын ир-атның үз гаиләсен, үз авылын, үз илен яклауга һәрвакыт әзер булуын искәртеп тора. Аның юлы — безнең заман герое юлы, гамәлләре белән илһамландыручы һәм киләчәккә ышаныч уятучы кешенең юлы.
Саҗит Зариповка сәламәтлек, тиз арада исән-сау өенә әйләнеп кайтуын телибез, Аллаһы Тәгалә аны Үз ярдәменнән ташламасын!

Рамилә ҮТӘЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 468




