Ходайдан бирелгән чын табиб ул..!

Асфальт юл читендә, талгын искән җилдә әкрен генә тибрәлеп утыручы алтынсу иген кыры, һәр юлаучыга сәлам биргәндәй башын иеп кала. Яшәү чыганагы булган менә шушы алтын бөртекләрне үстерүче, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл кешесенең исәнлеген кайгыртуга игътибар биреләме, шуның сагында торучы офис табибларына рәхәтләнеп хезмәт күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә булдырылганмы икән, дигән бихисап сорауларым мине Камышлы районының  Иске Ярмәк авылындагы офис табибы Риф Хәйдәр улы ГЫЙБАДУЛЛИН янына очрашуга алып килде. Читать полностью

Умартачылар нәселеннән

Яниахметов-300x225

Илдус Нургали улы ЯНИӘХМӘТОВ үзенең умарталыгында.

Умартачылык эше белән шөгыльләнү нәселдән килә, диләр. Бу, мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, Камышлы районындагы Чулпан авылының данлыклы умартачысы Илдус Нургали улы Яниәхмәтов: “Без 50 еллык умартачылар нәселеннән”, – дип алар белән горурланмас иде. Читать полностью