Кеше кайда гына яшәсә дә, туган теленең изге чишмәсеннән, рухи хәзинәдән аерылмаска тиеш. Кечкенәдән гаиләдә ана телендә сөйләшеп үскән бала, беренче сыйныфка килгәч, Әлифбаны кулына ала. Ә бу китапны Камышлы районы Татар Байтуганы авылында туып-үскән якташыбыз Сәләй ага Вагыйзов язган бит.
Бүген, 20 октябрьдә, Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның тууына 105 ел булды. Хәзерге көндә аның туган өендә (Татар Байтуганы авылында) музей ачу эшләре бара.
Бу көннәрдә безнең сайта Нурания ханым Абзалованың бу легендар шәхес турындагы күләмле мәкәләсе урын алыр.
Просмотров: 1655