Шенталы районының Татар Әбдекие авылында яшәүче Бари Гариф улы Әбүсәитовка ноябрьнең ундүртендә 95 яшь тула. Ул әле бүген дә “җир җимереп” авыл халкы арасында кадер-хөрмәт күреп яши бирә.
1939 елның җәендә Камышлы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткан, яшь белгечне Денис машина-трактор станциясенә төбәк агрономы итеп билгелиләр. Аңа берүзенә алты колхозга хезмәт күрсәтергә туры килә.
- Иртә таңнан кырларга чыгып китә торган идем. Кайсы колхозда эш кызуырак, мин шунда юнәләм. Аннан чират белән икенчесенә, өченчесенә… Шулай көннәр буе вакытымны кырда, колхоз идарәләрендә игенчеләр, тракторчылар янында үткәрә идем, — дип исенә төшерә Бари бабай.
Яшь чак — дәртле чак, кызларга күз төшә башлаган чак. 1940 елда гүзәлләрнең гүзәле Мәсгудә белән тормыш корып җибәрә ул. Бәхетле генә бер ел да яши алмыйлар алар, киләчәккә корылган өмет-ниятләрне җимереп, сугыш башланып китә.
1941 елның октябрендә Бари Әбүсәитовны да берничә авылдашы белән бергә армиягә алалар. Башта ул Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә тупланып килгән 1966 полкка озатыла. Анда ике айлап хәзерлек күнегүләре алганнан соң, кече сержант Әбүсаитов пулеметчылар бүлеге командиры булып Тула шәһәре тирәсендә барган сугышларда катнаша. Бәрелешләрнең бик кызган бер көнендә аның уң кулы яралана һәм шактый вакыт Пенза госпиталендә дәваланырга туры килә.
1942 елның 23 февралендә ул кабат фронтка китә. Тагын да авыррак бәрелешләрдә катнашуына карамастан, бу юлы дошман уты аны читләп үтә. Шулай Бари Әбүсәитов Украина, Белоруссия, Польша җирләрен азат итүдә, Варшава шәһәрен алуда катнаша, күрсәткән батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Җиңүне ул Германия җирендә каршылый. Тик сугыш инде бетте, тиздән туган якларга кайтып китү бәхете дә килер, дип торганда, аларның полкларын эшелоннарга төяп, Япониягә каршы сугышка алып китәләр. Бәхеткә, биредәге бәрелеш озакка бармый. Сентябрь башында японнар җиңелгәч тә әле, аңа озак вакыт Харбинда, аннары Иркутск өлкәсендә хезмәтен дәвам итәргә туры килә. Нәтиҗәдә, туган авылына ул 1947 ел башында гына кайта. Биредә аны җиде ел зарыгып көткән яраткан Мәсгудәсе каршы ала.
Кайтуына бер атна да үтми, Бари агроном белгечлеге буенча эшли башлый. Илле икенче елда авыл халкы аны колхоз рәисе итеп сайлап куя. Аннан соң Бари Гариф улы күрше Кәминкә авылына — “Красный партизан” колхозына агроном итеп билгеләнә. Шул хуҗалыкта алты ел хезмәт куйгач, Бари кабат туган авылына кайтып, озак еллар агроном, экономист, партоешма секретаре булып эшләп, 1978 елда лаеклы ялга чыга.
Бари белән Мәсгудә алты бала тәрбияләп үстерәләр. Араларында нинди генә белгечләр юк! Кызлары Әлфия һәм уллары Равил — экономистлар. Равил Әбүсәитов күрше Кләүле районында партия комитетының беренче секретаре булып эшләде, хәзер дә Губерна Думасында әйдәп баручы белгечләрнең берсе. Рәмзия — бухгалтер, Наил — мал табибы, Зилия бүгенге көндә Шенталы районының госстрах агентлыгында хезмәт итә, Раил — район хастаханәсендә табиб.
Бари бабай гомере буе олыны — олы, кечене — кече итеп, авыл халкы белән уртак тел табып, аңлашып, нәтиҗәле эшләде, яшәде һәм әле дә яши. Аның зур тәҗрибәсе, һәр гамәлгә үз бәясе, мөнәсәбәте, төпле киңәше бар. Ул безгә бик кирәк кеше.
Тормышта кылган игелекләре кешенең үзенә әйләнеп кайта, диләр бит. Бари бабай һәрвакыт алты баласының, унбер оныгының, тугыз оныкчыгының, кияүләре, киленнәре, туганнарының, авылдашларының җылы мөнәсәбәтен тоеп яши. Аларның барсы да аңа исәнлек-саулык, хәерле озын гомер тели. Ул Әбдеки авылының чын горурлыгы.
Фәнүс ГЫЙМАТДИНОВ.
Просмотров: 1327