Шул рәвешле, сайлап алу конкурслары Россия төбәкләрендә уздырылгач, ярымфинал Казанда үткәрелә, дөрес, киләсе елның май айлары тирәсендә генә, ә финал туры да Казанда була, ләкин көне әлегә тәгаенләнмәгән.
“Авыл кызы” конкурсы татар халкының милли мәдәниятенә кызыксыну формалаштыруны, тарих һәм мәдәният өлкәсендә белгечләрнең куәтен бергә туплауны, иҗади багланышларны киңәйтү һәм ныгытуны, шулай ук авылда яшь белгечләрнең тәҗрибә һәм идея уртаклашуына, илебезнең төрле төбәкләрендә тупланып яшәүче татарларның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеге өчен мөмкинлек булдыруны, туташ һәм ханымнарның бай рухи дөньясын, эш сөючәнлеген, тышкы һәм эчке гармониясен пропагандалауны, татар хатын-кызының күркәм сыйфатлары аша халкыбызның рухи-мәдәни кыйммәтләрен күрсәтүне бурыч-максат итә.
Конкурста катнашучылар исә “Үз эшенең остасы”, “Ана мәхәббәте”, “Хатын-кыз зирәклеге”, “Бер булганнан бар да була”, “Минем туган ягым”, “Тамашачы мәхәббәте” номинацияләре буенча бәяләнә, Гран-при каралган. Финалга чыгучылар барысы да конкурс сыны-статуэткасы белән бүләкләнә, шулай ук химаячылар бүләкләре дә булырга мөмкин.
“Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Россия татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “Сөембикә” журналы тарафыннан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырыла.
Искәртеп үтәбез: “Авыл кызы” I Бөтенроссия конкурсы финалы былтыр 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уздырылган иде.
Просмотров: 996