Төнге сәгать уннар тирәсе булгандыр. Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинның искиткеч матур концертын карап, хозурланган хәлдә йорт турыбызга кайтып кына җиткән идек, телефон шалтырады һәм безгә хәвефле хәбәр җиткерделәр. Ул хатыным Фатыйманың кече энесе Ринатның Руслан исемле улының 24 яшьлек хәләл җефете Нәвирәнең юл һәлакәтендә фаҗигале төстә үлеме турында иде. Аның белән бергә Русланның әнисенең 55 яшьлек өлкән апасы Кәримә дә, аның 30 яшьлек кызы Алсу да һәлак булган, ә уртанчы Мәдинә апасының 28 яшьлек кызы Ләйсән баш сөягенә һәм миенә ачык җәрәхәт алып, хастаханәгә хушсыз эләккән. Нәкъ менә Ләйсән “Форд” автомобиленең руле артында булган да инде.
Өйгә керү белән шунда ук интернетны ачтым. 20 сәгатьтә Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе идарәсе сайтында бу турыда өлкә Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының дәүләт инспекциясе (ГИБДД) хәбәре урнаштырылган иде. Анда “Вольво” һәм “Форд” автомобильләренең бәрелешүе, машина йөртүчеләрнең икесенең дә айнык булуы, “Вольво” пассажирларының бернинди дә тән җәрәхәтләре алмавы турында әйтелгән иде.
Ә инде аннан соң төрле сайтларда бу вакыйганы башкачарак тасвирлаучы хәбәрләр дә күренгәли башлады. Мәсәлән, “Вольво” машинасы йөртүчесенең исерек булуы һәм аның канында 4 промилле алкоголь табылуы турында язылган иде. Соңрак ГИБДДның яңа хәбәрендә 1976 елгы “Вольво” машинасы хуҗасы Михаил Соковның авария вакытында чыннан да исерек булуы, аның канында 0,9 промилле алкоголь табылуы һәм шушы юл-транспорт вакыйгасы буенча җинаять эше ачылуы турында Эчке эшләр министрлыгы өлкә идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Сергей Гольдштейнның белдерүе бар иде.
Михаил Соков – “ПравоГрад” хокук куркынычсызлыгы Империясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры һәм аның бердәнбер оештыручысы икән.
Бөтен сайтларда бу коточкыч, аңга сыймаслык фаҗигага карата фикерләр белән тулган. Төп гаепләнүченең исерек булмавы турында башта бирелгән хәбәр күпләрнең ачуын китергән. Хәбәрләрнең кайсысы дөреслеккә туры килә соң? “Вольво” хуҗасының канында 4ме, әллә 0,9 промилле күләмендә алкоголь табылганмы? Ә тагын берничә көннән аның бөтенләй эчмәгән булуы ачыкланмасмы?
Бу транспорт һәлакәтенә эләккән хатын-кызларның дүрт балалары әнисез калды бит. Моның өчен кем җавап бирер икән? Ятим калган балаларны кем тәрбияләр, аларга кемнәр әниләрен алыштырыр?
Самараның танылган фотографларының берсе Алсу Шакирова турында яхшы сүзләр әйтүчеләр, аның туганнарының, якыннарының кайгыларын уртаклашучылар аеруча күп. Алсу турында социаль челтәр сәхифәсендә язылганнарны укып бетерерлек түгел.
Күпләр гаепләнүчегә каты җәза бирелүен таләп итәләр. Тик моның өчен кирәкле законнар бездә бармы икән? Акча биреп, җәзадан котылып калмасмы, диючеләр дә байтак.
Тик нәрсә генә эшләсәң дә, үлгәннәрне кире кайтарып булмый инде. Кәримә ханым белән аның кызы Алсуны туган авылларына – Ульян өлкәсе, Яңа Малыклы районы, Зирекле куак, ә Нәвирәне Большая Глушица районының Моратша авылларында җирләделәр.
Ә тормыш дәвам итә. Безгә, исәннәргә, алга таба ничек яшәргә кирәклеге турында ныклап уйланырга кирәк. Югыйсә, шул исерекләрнең машиналары астында калып, юкка чыгачакбыз. Сак булыйк, туганнар.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
РЕДАКЦИЯДӘН: Бу юл һәлакәте турында яңа хәбәрләр булса, без сезне алар белән таныштырып торырга вәгъдә итәбез.
Просмотров: 1487