Татарстанга 17 ноябрьдә “Казан” Халыкара аэропортында “Боинг” пассажирлары үлеме белән бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.
Кайгы уртаклашу телеграммалары авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарына һәм гаиләләренә, шулай ук шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка адресланган.
Шулай итеп, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Литва Президенты Даля Грибаускайте, Черногорие, Согуд Гарәбстаны, Литва Республикасы, Төркмәнстан, Беларусьның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкилләре, ЮНЕСКО каршындагы РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, Россиянең Бөекбританиядәге, Чехия Республикасындагы Илчеләр, Индонезия Республикасының, Польша Республикасының, Швейцариянең Мәскәүдәге Илчеләре, Франциянең Россиядәге илчесе, шулай ук FIFA Генераль секретаре, FINA Президенты һ.б. кайгы уртаклашу телеграммалары юллаган.
Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчесе Равил Гайнетдин мөселманнар җәмгыяте исеменнән һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Шулай ук эре компанияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шул исәптә “ЛУКОЙЛ” ААҖ җәмгыяте президенты Вагит Алекперов, “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токарев, “Аэрофлот” ААҖ генераль директоры Виталий Савельев, “Газпром” ААҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Внешэкономбанк” рәисе Владимир Дмитриев, “ВТБ” Идарәсе рәисе Андрей Костин, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков та шундый эчтәлектә телеграмма җибәргән.
Россия Хөкүмәте вице-премьерлары Аркадий Дворкович һәм Дмитрий Рогозин, федерация субъектлары җитәкчеләре, федераль һәм төбәк ведомстволары вәкилләре кайгы уртаклашу сүзләре белдерделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Просмотров: 909