Башкаланың Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә бүген кабат очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Өйлә намазыннан соң исә мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды. Аны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев уздырды.
Чарада Казан мәчетләре имамнары, мәдрәсә шәкертләре һәм мәхәллә халкы катнашты. “Аллаһы Тәгалә Изге Коръән китапларында: “Бәндәмне миңа якынрак булган саен ныграк сынармын, ди. Минем сынавымны үткән саен, ул миңа якынрак булыр”, — дип әйтә. Шөкер итү ризыгыбызны арттырта, сабыр итү Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Сынаулар килеп тора. Бу бик зур фаҗига, әлбәттә. Шушы фаҗигадә мәрхүм булганнарның туганнарына, әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек бирсен. Исән кеше яшәргә тиеш һәм без үзебезнең арадан үткәннәргә дога кылырга тиеш. Аларның рухларына бүген фәкать дога гына кирәк. Әти-әниләренә, туганнарына сабырлык бирсен дип, алар өчен дә дога кылыйк. Шушындый фаҗигада янып һәлак булган кешеләр шәһит хөкемендә була. Алар инде оҗмахтадыр дип ышанып калыйк, иншАллаһ. Һәм шушындый фаҗигалар азрак булсын иде дип телик”, — дип мөрәҗәгать итте ул.
Җеназа намазыннан соң Коръән укылды һәм аны Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин дога белән багышлады. Үзәк каналлардан килгән журналистлар белән әңгәмәсендә имам-мөхтәсиб: “Гадәттә җеназа намазы мәетне җиргә иңдерер алдыннан укыла. Әмма бу фаҗигадә корбаннарның шәхесен ачыклау озакка сузылачак, ә мәрхүмнәрнең җаны инде бүгеннән үк догага мохтаҗ. Шуңа күрә без шулай җыелышып җеназа уздырырга карар кылдык. Ә инде мәетләрне җирләү барышында бу дини йола кабат башкарылачак. Аллаһ Тәгаләдән мәрхүмнәрнең дөньялыкта кылган гөнаһ-хаталарын гафу итүен сорыйбыз һәм урыннары оҗмахта булуын телибез”, – дип белдерде. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең һәм Әл-Мәрҗани мәчетенең матбугат хезмәтләре хәбәр итә.
Просмотров: 1093