Агымдагы елда Татарстанда туризм шактый дәрәҗәдә үсеш кичерде – быел туристлар саны узган ел белән чагыштырганда якынча 19 процентка күбрәк. Шулай да, әлеге уңай нәтиҗәләр республика җитәкчелеген канәгатьләндерми.
19 ноябрьдә Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре туризм һәм кунакчыллыкны камилләштерүгә багышланган коллегия утырышына җыелды. Киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.
Туризм мөстәкыйль икътисадый тармакка әверелергә тиеш
Татарстан Хөкүмәтенең туризмны үстерүгә аеруча зур игътибар бирүе юкка түгел. Киләсе берничә елда әлеге өлкә икътисадый табыш китерә торган мөстәкыйль тармакка әверелергә тиеш. Бу максат турында Илдар Халиков коллегия барышында да кат-кат кабатлады.
Саннарга килсәк, агымдагы елның 9 аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган ел белән чагыштырганда 19 процентка арткан. Әлеге күрсәткеч буенча республика Россиянең башка күп кенә төбәкләреннән алда бара. 2013 елның 9 аенда республика туристларга 6,2 миллиард сумлык хезмәт күрсәткән. Узган елга караганда, бу сан шулай ук күбрәк.
Әллә мактау, әллә тәнкыйть…
Хәер, күрсәткечләр нинди генә куанычлы булмасын, алар Илдар Халиковны канәгатьләндермәде.
- Туризмны үстерүгә җаваплы министрлыкны бер дә тәнкыйтьлисем килми. Алар тарафыннан башкарылган эш, чыннан да, мактауга лаек. Шулай да мин, ни сәбәпледер, бу вәзгыятькә бәйле рәвештә канәгатьсезлек хисләре кичерәм. Тагын да югарырак нәтиҗәләр өмет итү гадәти хәлдер, әлбәттә. Тик миңа калса, безнең туризм өлкәсендә ирешелгән уңышларыбыз көтелгән нәтиҗәләр белән тәңгәл килми. Зур күләмдә сарыф ителгән чыгымнарны да исәпкә алсак, без үз мөмкинлекләребезне ни сәбәпледер тулысынча тормышка ашыра алмыйбыз кебек, — диде Илдар Халиков үзенең чыгышында.
Бренд булмау туристларны читләштерә
Август аенда Казанда чит илдән махсус чакырылган аналитиклар эшләгән иде. «Kohl&Partner» компаниясе вәкилләре Татарстанга туризмны үстерү һәм камилләштерү өчен стратегик план әзерләп бирергә вәгъдә итте. Компаниянең проект менеджеры Кристофер Хинтереггер коллегиядә катнашучыларны әлеге тикшеренүләрнең кайбер нәтиҗәләре белән таныштырды.
Ул башта Татарстанның туризм өлкәсендәге көчле якларына тукталып узды. Географик урын һәм транспорт инфраструктурасының уңайлы булуы, кунакханәләрнең бәя һәм сыйфат ягыннан тәңгәл килүе, республикада дини толерантлыкның хөкем сөрүе – болар барысы да туристларда зур кызыксыну уята. Ләкин уңай яклар булган кебек, туризм үсешенә начар йогынты ясаучы факторлар да юк түгел. Белгеч сүзләренә караганда, Татарстанның уникаль төбәк булуын чит ил генә түгел, ә Россиянең үзендә гомер итүчеләр дә белми. Бу исә Казан һәм Татарстанның халыкара дәрәҗәдә һәм ил күләмендә ныклы бренды булмаудан килеп чыга.
- Бренд белән бәйле проблеманы тиз арада чишү таләп ителә. Миңа калса, ул Идел елгасы, Казан шәһәре һәм уникаль татар мәдәнияте белән бәйле булырга тиеш. Нәкъ менә әлеге өч юнәлеш республиканың җир шарындагы урынын билгеләргә мөмкин, — дип белдерде «Kohl&Partner» вәкиле.
Туризм тармагы районнарда да җәелдерелсен
Коллегиядә катнашучылар республиканың район һәм авылларында туризмны үстерү белән бәйле проблемаларга да тукталды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов сүзләренә караганда, идарәчелек әлеге өлкәгә зур өметләр баглый. 8 районда туризм үсеше белән бәйле программалар инде кабул ителгән. Тагын 10 район әлеге документларны тиздән әзерләп бетерергә тиеш. Яшел Үзән, Спас, Алабуга Тәтеш һәм Саба районнарында туризм белән бәйле эшчәнлек аеруча актив бара.
Илдар Халиков исә башка районнарга үрнәк итеп Алабуга районын китерде. Министр фикеренчә, әлеге төбәк минималь чыгымнар ярдәмендә бик зур уңай нәтиҗәләргә ирешә алган бердәнбер район. Татарстан башкаласыннан ерак урнашуы, транспорт белән бәйле проблемаларның булуына да карамастан, бу төбәк туристлар җәлеп итү буенча бик зур, уникаль эш башкара һәм бу мактауга лаек хезмәт.
Рәмзия ЗАКИРОВА.
Просмотров: 829