17 ноябрьдә “Казан” халыкара аэропортында Мәскәүдән чыккан Boeing 737 самолетының һәлакәткә очравы бу атнада иң күп тавыш чыгарган вакыйга булды. Борттагы 50 кешенең барысы да һәлак. Шулар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның олы улы Ирекнең һәм Татарстанның Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) җитәкчесе Александр Антоновның булуы бәлага тагын да зуррак резонанс бирә, аны тагын да тирәнрәк һәм аянычлырак итә.
Гомумән, бу ноябрь Татарстанга күп бәхетсезлекләр алып килде. Башта Түбән Камада ниндидер кешеләрнең «Нижнекамскнефтехим» ширкәтенә дүрт ракета очыруы билгеле булды. Аларның берсе дүртенче колония зонасына төшкән, калганнары 800 метрга очып, ширкәт биләмәләренә барып җитә алмаганнар. Бу уңайдан Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов республикада җәмәгать, сәнәгать һәм икътисад корылмаларының иминлеген тәэмин итү чараларын ныгытырга боерык бирә.
Аннан Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төрткәннәр. Гыйбадәтханәләр өлешчә коткарылган, бәхеткә, зыян күрүче булмаган.
Фаҗигале вакыйгалар дисбесенә якшәмбе кичендә булган Boeing 737 очкычы казасы нокта куйды.
Владимир Путин самолетның ни сәбәпле һәлакәткә очравын ачыклау өчен комиссия төзергә куша һәм моның өчен Казанга Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинны җибәрә. Самолет шартлап, аның кисәкләре төрлесе-төрле якка очса да, кара тартмаларны бик тиз табып алганнар. Әмма аларның эчен ачып карасалар, берсендә пилотларның сөйләшүләрен язып баручы кассета табылмаган. Бәлки ул һәлакәт вакытында очып чыккандыр дип, аны эзләүне дәвам иттеләр һәм бик начар сыйфатта табып алдылар. Алар белән белгечләр эшли башлаганнар инде.
Һәлакәтне үз күзләре белән күрүчеләр самолетның икенче түгәрәккә чыга алмыйча, борыны белән туп-туры җиргә кадалып шартлавы турында сөйлиләр. Бу видеотасмага да язылган һәм ролик интернетка куелган. Мондый һәлакәт самолетның штопорга керүе турында сөйли һәм аның сәбәбе, еш очракта, стабилизаторның эштән чыгуыннан килә. Нәрсә булса да, тикшерү эшләре төгәлләнмичә, нәтиҗә ясап булмый.
Казан аэропортындагы һәлакәт Россия аэрофлотының аяныч хәлдә булуына анализ ясау өчен зур сәбәп. Радио һәм телевизион каналларда белгечләр җыелып, бер-берсенә: “Нишләргә?” дигән сорау бирәләр. Гәпләшә торгач, туксанынчы елларда аэрофлотны талап, бөтен аэродромнарның, аэропортларның һәм самолетларның хосусыйлаштырылып, күп очракта очкычлар һәм очыш кагыйдәләре турында берни дә белмәүче хуҗалар кулына эләгүе турында исләренә төшерделәр. Әйе, бизнес — бизнес инде. Хуҗалар самолетларының иске булуына карамастан, акча эшләү белән шөгыльләнәләр. Ә яңаларны сатып алу, пилотларны, ремонтлаучыларны укыту турында уйлап та бирмиләр. Кайчан безнең байлар акчага туяр, профессиональ эшмәкәрлек итә башлар икән? Тәрбия дә җитми шул әле Россиягә. “Из грязи — в князи” дигән әйтем нәкъ безнең байлар турында бит ул.
Бу җәһәттән “Булгария” теплоходын да искә алмыйча булмый. Ул да бит инде тишек ләгән хәленә җиткәнче эксплуатацияләнде һәм йөздән артык кешене үзе белән су төбенә алып китте. Шуннан соң бераз шаулашып, елга судноларын тикшерделәр, бер-икесен металлоломга җибәрделәр дә тындылар. Ә яңаларны төзү турында сүз дә чыкмады.
Пилотлар әзерләүче менә дигән мәктәпләр кая киткән? Әнә чиле-пешле белем алган очучылар үз акчаларына керосин сатып алып, самолетта очу сәгатьләрен арттырырга мәҗбүр икән. Советлар Союзының менә дигән самолет һәм ракеталар төзү промышленносте дә юкка чыгарылды. Россия елына 20 самолет (алар да башлыча хәрбиләр өчен) эшләп чыгарса, Америка Кушма Штатлары көненә самолет ярым чыгарып ята икән. Без инде аларны беркайчан да куып җитә алмаячакбыз, диләр белгечләр. Димәк, алга таба безгә әллә кемнәрдән калган сәләмә самолетларда очарга туры киләчәк. Менә бу Boeing 737, мәсәлән, 23 ел буе эксплуатацияләнгән. Франция, Бразилия, Уганда, Румыния, Болгария илләрендә очып, аларга кирәге калмагач, «Татарстан» авиакомпаниясе аны лизинг буенча сатып алган.
Мондый авыр вакытта каты сүзләр әйтү дөрес тә түгелдер, бәлки. Әмма һәлакәткә очраган самолетта президент улының һәм ФСБ җитәкчесенең булуы, бәлки, түрәләрдә авиасәнәгатькә, елга һәм диңгез флотына игътибар итеп, аларны кабат хөкүмәт кулына алуга, яңа самолетлар һәм теплоходлар паркын булдыруга, югары квалификацияле очучылар һәм капитаннар әзерләүгә этәрер? Сәнәгатьне күтәрә башласалар, халыкка эш тә булыр иде, ичмасам.
Әлегә Татарстан халкы һәм президент Рөстәм Миннеханов кайгы уртаклашу турында телеграммалар кабул итәләр. Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин өлкә хөкүмәте, Самара өлкәсе халкы һәм үзе исеменнән җибәргән кайгы уртаклашу телеграммасында: “Безне бүген илебез, халкыбыз өчен эшләнгән эшләр генә түгел, уртак кайгы да берләштерде. Россия халкының бердәмлеге, авыр минутларда терәк булырга тырышуы һәлак булучыларның туганнарына бу кайгыдан аз булса да арынырга көч бирер, дип өметләнәбез. Бүген кайгы кичерүче барлык гаиләләрнең, Республика президенты һәм, ата буларак, Сезнең үзегезнең дә олы кайгыгызны уртаклашабыз, нык булуыгызны телибез”, - диелгән.
Регионыбызның татар җәмәгатьчелеге дә бу кайгыны йөрәккә якын алды: өлкә татар “Туган тел” җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре кайгы уртаклашу телеграммалары җибәрделәр.
Казакстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Литва президенты Даля Грибаускайте, Черногория, Согуд Гарәбстаны, Литва, Төркмәнстан, Беларусь, Индонезия, Польша, Швейцария, Франция илчеләре, шулай ук FIFA генераль секретаре, FINA Президенты һәм башкалар кайгы уртаклашу телеграммалары юллаган.
Россия Мөфтиләр шурасы җитәкчесе Равил Гайнетдин мөселманнар җәмгыяте исеменнән һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Шулай ук эре компанияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шул исәптә “ЛУКОЙЛ” ААҖ җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов, “Транснефть” президенты Николай Токарев, “Аэрофлот” генераль директоры Виталий Савельев, “Газпром” идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Внешэкономбанк” рәисе Владимир Дмитриев, “ВТБ” идарәсе рәисе Андрей Костин, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков та шундый эчтәлекле телеграммалар җибәргәннәр.
Россия Хөкүмәте вице-премьерлары Аркадий Дворкович һәм Дмитрий Рогозин, федерация субъектлары җитәкчеләре, федераль һәм төбәк ведомстволары вәкилләре кайгы уртаклашу сүзләре белдерделәр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Моңа каршы Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов Twitterдагы блогында “Рәхмәт!” дип язып куйган. Аның кайгысы чиксез бүген. Ил кайгысын да, улын югалту кайгысын да кичерергә Ходай көч бирсен иде аңа.
Интернет челтәре, радио һәм телевидение тапшырулары материалларына таянып,
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Просмотров: 1169