Ярдәмгә тилмереп яшәгән авыруларга, өлкәннәргә булышырга ашкынып тормаган, бары тик акча турында гына уйлап йөргән кеше, минемчә, бервакытта да социаль хезмәткәр булып эшли алмаячак. Мин Камышлы район үзәгендәге өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү оешмасында булып, андагы хезмәткәрләр белән аралашкач, барысын да аңладым кебек.
Социаль үзәкнең тарихы 1989 елга барып тоташа. Аңа озак еллар Венера Хәмит кызы Галимова җитәкчелек иткән. Ул лаеклы ялга киткәч, бу эшкә Наилә Таһир кызы Габидуллина билгеләнгән. Аның кул астында бүген 211 кеше эшли. Шуларның 111е районның алты авыл җирлегендә яшәүче әби-бабайларны тәрбияли. Өстәвенә һәр авылда диярлек реабилитация бүлекләре дә эшләп тора.
- Социаль үзәктә инде егерме елдан артык эшләүчеләр дә бар. Татар Байтуганы авылыннан Гөлчирә Шаһидулла кызы Мөнирова нәкъ менә шундыйларның берсе, — дип сүзен башлап җибәрде Наилә ханым. — Күптән түгел аның турында Татарстанның “Сөембикә” журналында да язып чыктылар. Гөлчирә ханым Россия Федерациясендә беренче урынны яулап, ”Иң яхшы социаль хезмәткәр” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул, ире вафат булганнан соң, үзе кебек ялгыз калган Мәҗит агага кияүгә чыга. Ике гаиләнең биш ятимен һәм үзләренең уртак балаларын бергәләп үстерәләр алар. Тагын әле авыру инвалид ирне дә гаиләләренә алып тәрбиялиләр. Гөлчирә апа карт әбиләрне дә карап тора. Алар Мәҗит абый белән күп итеп терлек тә асрыйлар, умартачылык белән шөгыльлләнергә дә өлгерәләр.
Гөлчирә Мөнирова кебек хезмәткәрләребез башка авылларда да бар. Карт-корыны карау бик ансат эш түгел. Кайбер авылларда хезмәткәрләребезгә берничә чакрым ераклыктагы чишмәдән көянтә белән су ташырга да, кул белән керләр юарга да туры килә.
Безнең районның социаль үзәге карамагында 627 инвалид-пенсионер исәпләнә. Араларында урында ятучылар да бар. Мәсәлән, Бозбаш авылыннан Зәлифә Насыйрова I группа инвалиды Эльмира апа Рәхмәтуллинаны, медицина теле белән әйтсәк, сиделка буларак карый..
Безнең реабилитация үзәгендә даими рәвештә өлкән яшьтәге 10 — 15 кешегә 10 көнлек дәвалау чаралары үткәрелә. Аларны район хастаханәсенең табиб-терапевты Владимир Михайлович Горбунов дәвалый. Шәфкать туташларыбыз картларыбызга укол да кадыйлар, массаж да ясыйлар. Ә ялгызлыктан интегүчеләр биредә үзара аралашып, тәннәренә генә түгел, җаннарына да шифа табалар. Без аларны тәмле ризыклар пешереп сыйлыйбыз, кунак итәбез. Үзебезнең җир кишәрлегебездә кышкылыкка бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, урманнан дару үләннәре җыябыз.
Үзәгебезнең сәнгать, җыр һәм бию ансамбле дә бар. Анда Зөлия Шәкүрова хор коллективы белән җитәкчелек итә, Гүзәлия Шакирова — данлыклы Камышлы халык театры режиссёры. Җәмилә Мингалимова, Алия Кәримова, Зөлия Баһаутдинова — театрның иң актив артистлары. Алар сабантуйлары, “Түгәрәк уен” кебек бәйгеләрдә, төрле бәйрәм кичәләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулап торалар.
Спортта да безнекеләр сынатмыйлар. “Тирә-як мохитны саклау” акциясендә катнашып, шулай ук беренче урынны алдык. Бөек Ватан сугышында башларын куйган якташларыбыз һәйкәлен шефлыкка алып, аның тирәсендә матур чәчәкләр үстерәбез.
Хезмәт коллективыбыз һәрвакыт дус, тату яши. Шуңа күрә миңа алар белән эшләве дә рәхәт, - дип тәмамлады сүзен Наилә Таһир кызы Габидуллина.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Районның социаль үзәге җитәкчесе Наилә Таһир кызы ГАБИДУЛЛИНА (беренче рәттә уңнан өченче) бергә эшләүче хезмәткәрләре белән.
Просмотров: 1425