Якшәмбе кичендә “Казан” аэропортында килеп чыккан фаҗига күпләрне авиакомпанияләргә, алар күрсәтә торган хезмәтләргә шикләнеп карарга мәҗбүр итте. Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, юлчыларның күбесе поездга күчеп утыру җаен караган. Казаннан Мәскәүгә поезд белән баручылар 21 процентка арткан. Очкычка утыручылар арасында “Татарстан” авиакомпаниясен сайлаучылар исә кисәк кимегән. Мондый вәзгыятьтә оешма бәяләрне төшерергә мәҗбүр булган. Хәзер авиакомпания Мәскәүгә бизнес-класс билетларын 10 тапкыр кимрәк бәягә сата. Ә сез бу вакыйгадан соң очкычка утырудан курыкмыйсызмы?
Геннадий МАКАРОВ, этнограф:
– Юлга чыгарга бераз курка башладым. Бигрәк тә ерак юлга. Һәлакәт турындагы хәбәрне бик авыр кабул иттем. Һәлак булганнар исемлегендә минеке белән бер үк булган исем-фамилия дә күрсәтелгәнгә, шалтыратучылар күп булды. Казаннан, Россиянең төрле шәһәрләреннән, Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстаннан да, хәтта Европа илләреннән дә шалтыраттылар. Кешеләр битараф түгел икән, кызыксына икән, дип уйладым. Бу вакыйга күз алдымнан китми. Күңелгә авыр булды, якын кабул ителде. Билгеле инде, хәзер халык кайсы компаниянең очкычына утыруы белән кызыксына башлар. Үзем дә шулай эшләргә җыенам. Фаҗигаләр күктә генә түгел, суда да, җирдә дә булырга мөмкин. Ходай сакласын!
Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА, “Яңа гасыр” каналының “Халкым минем” тапшыруы алып баручы:
– Бүтән очмыйм дигән уй килмәде, самолетка башка утырмыйм, дип әйтмим. Чөнки һәр кешенең гомере кайчан өзеләсе билгеле бит инде. Барыбыз да шунда булабыз. Ходай нәрсә язса, шул була. Юлга чыкканда, бөтен нәрсә Ходай кулында, дип чыгып китәм. Мин – юл кешесе, бик еш очам. Атна саен очкан вакытлар да бар. Юлсыз мөмкин түгел. Кайчак, берсеннән берсенә күчеп утырып, самолетта гына яшәгән чаклар да була. Бәхет эзләп чыгып киткән милләттәшләребез юлыннан йөрибез. Күптән түгел Ташкентка бардык. Төн буе очтык, иртән барып төштек, көн буе эшләдек тә, кичтән тагын очкычка утырып кайтып киттек. Бу минем эшемә генә дә түгел, холкыма да бәйле. Шундый кеше мин: юлсыз яши алмыйм. Машина, поезддан юлны карап барырга яратам. Әмма бик ерак җирләргә машина белән барып булмый бит.
Алия ВӘЛИЕВА, Германиянең Гиссен университеты студенты:
– Юк, курыкмыйм. Чөнки беркем дә үзенең кайчан үләсен белә алмый һәм белә алмаячак та. Очкыч белән поезддан түгел, күбрәк машинадан куркам. Самолетка бик еш утырырга туры килә. Европада да очкан бар, анда да кайвакыт уңайсызлыклар булгалый. Бервакыт Лондонда “Люфтганза” авиакомпаниясе очкычы бик уңайсыз төште. Нык селкетте, кешеләр кычкырып та җибәргәләделәр. Әмма күбесе тыныч кына утырды. Төшкәч, пилот пассажирлардан гафу үтенде. Без нинди самолетка утырачагыбызны белә алмыйбыз, билет сатып алганда, самолет тарихы һәм пилотның биографиясе хәбәр ителми бит.
Алсу МӨБАРӘКШИНА, туристик агентлык җитәкчесе:
– Курыкмыйм, әмма башка бу авиакомпания белән очмаячакмын. Һәлакәткә дүрт көн кала Мәскәүдән шул ук очкыч белән кайткан идем. Безнең рейс төнге унда иде. Ул көнне бар да әйбәт булды. Бернинди артык селкетү дә сизмәдем. Утырган креслоның аркасы гына артка таба каерылып китә иде. Шуңа күрә бу хәбәрне ишетеп, шок хәлендә калдым. Шундук дусларым шалтырата башлады, чөнки исемлекләр чыкмаган иде әле. Кайсы авиакомпания белән очуыма моңарчы да игътибар итә идем. “Татарстан” авиакомпаниясе самолеты кабинасында туңып утырырга туры килгәне бар. Шул очрактан соң аны сайламаска тырышам. Ике ел элек компания нәрсәдер үзгәртә дә башлаган иде, хезмәт күрсәтү, ризык белән тәэмин итү яхшырды. Әмма авиапарк әллә ни үзгәрмәде. Мәскәүгә еш йөрим, айга кимендә бер мәртәбә барып кайтам. Кайвакыт 2-3 тапкыр да очарга туры килә. Минемчә, иң имин транспорт чарасы – поезд. Югары тизлекле магистраль барлыкка килсә, поезд белән генә йөрер идем. Самолетта очу ул – хәтта курыкмасаң да, организм өчен – стресс. Үз хокукларыбызны белмәвебез, тиешлесен таләп итмәвебез белән әлеге һәлакәттә без үзебез дә гаепле.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 190, 22.11.2013/)
Просмотров: 1006