“Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар” радиосы милли музыка премиясен тапшыру тантанасы булды. Анда алып баручылар “Безгә нинди җыр кирәк?” дигән сорауга җавап эзләсә, без чираттагы тантананың өстенлекле якларын барладык.
Бу чараны оештыручылар әйтүенчә, нинди җыр кирәклеген тамашачы үзе сайлаган. Апрель аеннан башлап “Болгар” радиосының “Музыкаль дистә” тапшыруы “ТНВ-Татарстан” каналына чыгып, киңрәк аудиториягә тавыш бирү мөмкинлеген тудырды. Әйтергә кирәк, тапшыру барышында көтелгән җырчылар да, ә кайчак көтмәгәннәре дә югары балл җыя алды. Шулай итеп тантанада милли дә, зәвыклы да киемнәрдән (катнашучыларны дизайнер-стилист Ләйсән Хаҗиева киендерде) 21 җырчы катнашты. Алар арасында Салават, Вил Усманов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Венера Ганиева, Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Закиров кебек халык мәхәббәтен яулаган җырчылар да байтак иде.
Тантананы радио-телевидение журналистлары Айсылу Хаҗиева, Рөстәм Гайзуллин, Алия Сафиуллина алып барды. Гомумән, проектны журналистларның уртак иҗат җимеше дип әйтергә була. Чөнки сценарийны да журналистлар Гөлнара Җәлилова белән Данил Сәфәров язган. Тантана ахырында гына әлеге сценарийны халык шагыйре Роберт Миңнуллинның шигъри дүртьюллыклары бизәгәне ачыкланды. Шагыйрь исә сәхнәдән: “Бу шигырьләр Рөстәм укуында әйбәт яңгырады. Башта минем исемне әйтмәскә дип килешкән идек. Әйткән булсалар, әйбәтрәк тә язган булыр идем”, – дип шаяртты. Ул, яшь җырчыларга кагылмадым, әмма исемле җырчыларны йомшак кына чеметкәләп алдым, дип тә кисәтеп куйды. Бу чеметүләрне кемдер юмор аша елмаеп кабул итсә, кайберәүләр аны һич тә аңлый алмады.
Тантананың партнеры, Ваһапов исемендәге фестивальне оештыручы, продюсер Рифат Фәттахов бу проектны яңалык дип бәяләде, шул ук вакытта үпкәсен дә белдерде:
– Бу – бик матур, уңышлы идея иде. Туры эфирда гади тамашачының җиңүчеләрне билгеләве һәм, үзләре әйтүенчә, хәрәмләшүләр булмавы өчен оештыручыларга рәхмәт әйтергә кирәк. Җиде ай буе бу идея экраннардан бик матур яңгырады һәм тамашачыны киеренкелектә тотты. Үзем, мәсәлән, “Музыкаль дистә” хитлар парадын көтеп ала идем. Ә менә милли премияләрне тапшыру тантанасы идеяне тулысынча гамәлгә ашыра алмады. Ник дигәндә, җиңүчеләр билгеле иде. Шуңа күрә ниндидер яңалык әйтүе дә кыен булгандыр. Ә бит эстраданың таләпләре кырыс. Монда режиссура җәһәтеннән ныграк эшләргә кирәк иде. Гадәти концерт килеп чыкты. Кайбер урыннарда хәтта узган гасырның 60-70нче елларда авыл клубларында үткәрелгән әдәби-музыкаль монтажны хәтерләтте. Мәгънәсез эпиграммалар концертның дәрәҗәсен тагын да төшерде. Автор, кайбер җырчыларны чеметеп алдым, ди. Әмма йөзек кашы булган җырчыларны чеметергә аның ни хакы бар? Җырчы бит ул – бик нәзберек, хисчән кеше. Беренче коймак төерле була дигәннәре шушыдыр инде, күрәсең. Концертлар да югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Юкса, әйбәт идеяләр дә югалып калырга мөмкин. Киләчәктә әлеге премияне бирү тантанасы милли сәнгать өлкәсендә вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелер дип ышаныйк.
Һәрхәлдә, милли музыка премиясен тапшыру тантанасы үзенең “Татар җыры” фестиваленә көндәш була алырлык проект икәнен күрсәтә алды. Ә бу аларның икесе өчен дә файдага. Иҗади көндәшлек бер-берсенә үсәргә һәм кимчелекләр өстендә эшләргә ярдәм итәр, шәт.
“Татар җыры” да тәүге адымнарын ясаганда авторларны зурлады. Бу вакыйганы сәхнәдән Роберт Миңнуллин да искә төшереп үтте: “Башта сыны да, грамотасы да, аңа ияреп берәр мең салынган конверты да бирелә иде. Алдан җыр авторларын сәхнәгә дәшеп котладылар. Соңыннан залда гына бүләкли башладылар. Ахыр чиктә, сәхнә артында гына кулны кыстылар”, – диде ул. Менә шулай баштан – конверт, аннан грамота юкка чыккан, соңыннан авторлар, гомумән, онытылган. Ә яңа проект авторларны искә төшереп кенә калмыйча, аларны сәхнә түренә дәште һәм җырчылар белән беррәттән аларга да бүләк бирде.
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировка да “Барс-Медиа” бәйгесенә көндәш булырлык проектның тууы ошаган:
– Анда катнашучыларның 70-80 проценты халык күңелен яулаган җырчылар иде. Билгеле, беренче коймак төерсез булмый инде ул. Төерләр булды, алар киләчәктә искә алыныр дип уйлыйм. Әйтик, артистлар тере тавыш белән җырлый дип әйтәләр икән, барысы да тере тавыш белән җырласын иде. Исеменә премия сүзен чыгарганнар икән, аз-маз булса да, премиясе дә булсын иде инде.
Авторлар исә үзләрен искә алуларына да бик канәгать. Популяр җырлар авторы, Һ.Такташ премиясе лауреаты Рөстәм Закуан әнә шулай ди:
– Авторларны искә алулары – бик яхшы фал. Киләчәктә дә шушы традицияне дәвам итсеннәр иде. Тәкъдимемне дә җиткерим. “Болгар” радиосының “Үткәннәр сагындыра” дигән бик матур сәхифәсе бар. Менә бу тантанада исән чагында шул сәхифәдә яңгыраган аксакал җырчыларыбыз да катнашса, бик әйбәт булыр иде.
Күренеп тора, милли музыка премиясе булдырылу беркемне дә битараф калдырмады. Тәнкыйтьләүчеләр дә күбрәк аның яхшы якларын күрергә тырышты. Шулай булырга тиеш тә. Ул аягына басмаган сабый гына бит әле. Ләкин бик зур өметләр һәм матур киләчәк юраган сабый. Шуңа күрә кимчелекләр тора-бара бетәр дип ышаныйк.
Кимчелек дигәннән, артистлар, татарча җырладык, русча сын алдык, дип шаярталар. Баксаң, “милли премия лауреаты” дигән сүзләр башта русча, аннан соң гына татарча язылган икән. Милли бүләк булгач, яшь үсентене хәтерләткән сында иң элек ана телебезгә урын бирелергә тиеш иде кебек.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 205, 03.12.2013/)
Просмотров: 1260