6-7 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Биредә өлкәбезнең татар җәмәгатьчелеге да катнашачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышының программасы расланган.
Беренче көнне, 6 декабрьдә, Башкарма комитеты әгъзалары җиде комиссиягә бүленеп эшләячәк.
БТК:
Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү (РИУ, Газовая ур.,19)
• Халыкара багланышлар һәм кеше хокуклары (“Казан” ММҮ)
• Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисадый багланышларны булдыру (Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Островский ур.,4)
• Массакүләм мәгълүмат чаралары (“Казан” ММҮ)
• Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (Мәдәният министрлыгы, Пушкин ур.,66/33)
• Татар милләтенең стратегик үсеше (БТК БК, К.Маркс ур., 38/5)
• Милли мәгариф һәм фән (Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кремль ур.,9)
• Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы утырышы (“Казан” ММҮ)
Кичен Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Исламия Мәхмүтованың иҗат кичәсе карый алачаклар.
7 декабрь көнне көн дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Анда 2013 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2014 елга эш планын раслау булачак, дип хәбәр итә «Татар заманы».
Просмотров: 1058