Гөлдания Хәйруллина дәүләт имтиханына әзерләнә

news_1704Танылган җырчы Гөлдания Хәйруллина соңлап булса да, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының читтән торып уку бүлегенә укырга кергән. Менә Гөлдания ханымның дәүләт имтиханнарын бирү вакыты килеп җиткән.

«Студентның эше тыгыз икән, мәш килеп дәүләт имтиханнарына әзерләнеп йөрим. Февральдә имтихан тапшырып, аннары диплом яклыйсы бар әле. Шушы яшемдә югары белем алып йөрүемне белгәч, күпләр аптырый. Музыкаль белемне музыка училищесында алдым, әмма югары белем дә кирәклеген аңлап яшәдем. Гел «керәм, укыйм» дип йөрдем, ләкин бу кичектерелеп килде. Рөстәм вафат булган елны Шәмси Закир: «Хәзер дипломсыз берни эшләп булмый, эшкә дә алмыйлар, югары белем булмау хезмәт хакына да йогынты ясый, укырга кил», дип кыстады. Шул елны барып, документларны тапшырдым һәм студент булдым», дип белдергән Гөлдания Хәйруллина «Ирек мәйданы» газетасына.

Просмотров: 1116

Комментирование запрещено