Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Самара өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм перспективалары” дип аталган “түгәрәк өстәл” тирәли сөйләшүдә губерна Думасының коммунистлар партиясе фракциясе, милли үзәкләрнең җитәкчеләре һәм бер төркем галимнәр катнашты.
Дөнья бит ул куласа, бер әйләнә, бер баса” сүзләре тагын бер кат расланды бит әле. Советлар Союзы таркалып, аның республикалары мөстәкыйльлек алганнан соң, Балтика буе, Урта Азия һәм Кавказ илләрендә Россия халыкларына яшәргә мөмкин булмыйча, алар гомер буе җыйган малларын, фатирларын, эшләрен ташлап туган-үскән илләренә китә башладылар.
Буш урынга кайтып егылган милләттәшләребезнең безнең редакциягә килеп елауларын онытып буламыни?! Ул вакытта алар да, без дә басма сүз көченә һәм хөкүмәткә дә ышана идек әле. Хәлләренә кереп, тирән эчтәлекле мәкаләләр язып, ничек тә булса ярдәм итәргә, авылдашларының, милләттәшләренең ярдәменә мохтаҗ булуларын аңлатырга тырышканыбызны хәтерлим. Бу әле “куласа”ның әйләнә башлавы гына булган икән.
Еллар үтте. “Россиянең корсагы астында”гы илләрдә тормыш руслар һәм татарлардан башка әлләни шәп булып китә алмаган ахыры. Менә инде Урта Азия һәм Кавказ халыклары башта төркем-төркем, аннары ташкын булып Россиягә ыргылдылар. Дөрес, аларны биредә элеккечә колач җәеп каршы алучы юк иде инде. Советлар Союзы республикаларга җибәргән югары белемле укытучыларыбыз һәм табибларыбыз, инженерларыбыз һәм очучыларыбыз бәйдән ычкынган милләтчеләрнең нинди куркыныч көч була алуын әле дә яхшы хәтерлиләрдер.
Шулай да, бүген мигрантларга Россия киңлекләрендә эш табылып тора. Башта мескен генә булып күренгән дин кардәшләребез хәзер инде ишәя, көч ала башладылар. Полиция хезмәткәрләре әледән-әле наркотиклар алып килүчеләрне дә, бездән туган якларына капчык-капчык акча ташучыларны да тоткалыйлар. Ә законсыз рәвештә Россиядә яшәүчеләрне туган илләренә озату процессын телевизордан күргәндә, без, бер яктан, жәлләү (канкардәшләребез бит), икенче яктан, курку хисләре кичерәбез. Чөнки аларның каш астыннан усал караулары безгә бер дә яхшылык вәгъдә итми сыман тоела. Мигрантлар безнең арада яшәп тә, башка планета кешеләре кебек, контактка сирәк керәләр.
Аларны аңлау, Россия шартларына яраклаштыру өчен социология фәне белән шөгыльләнүче белгечләр азмы-күпме тикшеренүләр алып баралар баруын. Әмма аларга да, миграция хезмәтенә дә кирәкле законнар җитеп бетми шул әле. Ә мигрантлар мәсьәләсе Россиядә дә, гомумән җир шарында да эренле ярага әверелеп бара.
Менә инде губерна Думасының коммунистлар фракциясе дә, Халыклар дуслыгы йортындагы милли оешмалар вәкилләре белән очрашып, бу темага фикер алышырга теләк белдергәннәр. Тик, нишләптер, кайбер түрәләр бу очрашуны башта хупламаганнар. Аннары, берникадәр тарткалашудан соң, “түгәрәк өстәл”дә сәясәт турында сүз кузгатмау шарты белән генә рөхсәт иткәннәр. Бу сер ахырда гына билгеле булды.
Утырыш башында губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов коммунистлар фракциясенең милли оешмалар белән даими очрашып торырга теләге барлыгын белдерде. “Бу хезмәттәшлек нәтиҗәсендә туган эшлекле тәкъдимнәр законнар чыгарганда исәпкә алыначак”, — диде ул.
- Советлар Союзында яшәгән төрле милләт халыклары дуслыгы идеологиясе юк ителгәннән бирле без толерантность яки түземлелек сәясәтенә йөз тоткан капиталистик хөкүмәт төзү белән шөгыльләнәбез. Әмма глобализация нәтиҗәсендә илебезнең таркалуын, җитештерүче көчләрнең начарлана баруын гына күрәбез. Россия табигый байлыкларын, икътисади мөстәкыйльлеген югалта бара. Бу хәлдән чыгу өчен бер генә юл бар — Россиянең сәяси суверенитетын булдыру. Шуңа күрә без бүген биредә сезнең белән очрашабыз да, - дип башлады “түгәрәк өстәл” тирәли сөйләшүне коммунист Гомәр Вәлитов. - Безгә эш эзләп килгән мигрантлар, хөкүмәт органнары һәм эш бирүчеләр үзара аңлашып, кануннарга буйсынып эш итсәләр генә, илдә тынычлык урнаштырып була. Ә моның өчен һәр кешегә эш, лаеклы хезмәт хакы, медицина ярдәме, үз телендә һәм дәүләт телендә уку хокукы бирелергә тиеш.
Россиягә эшкә килүче мигрантларны безнең эш базары шартларына яраклаштыру белән шөгыльләнергә дә кирәк. Димәк, Россиягә кем тели — шуны кертүне туктатырга һәм килүчеләрне сайлап алып, Россия шартларына яраклашкач кына, эшкә алырга.
Гомәр Зөфәр улының бу фикерен Самара өлкәсенең Азәрбайҗан лигасы рәисе Ширван Керимов та күтәреп алды:
- Минем бер танышым Германиягә теннис буенча тренер булып эшкә киткән иде. Ул бер ел буе анда немец телен өйрәнде, шул ук вакытта балаларны теннис уйнарга өйрәтте, моның өчен аңа бөтен уңайлыклар да булдырылды. Ә хәзер, үзе ияләшкәч, немецлар мондый яхшы тренерның Германиягә кирәклеген аңлагач, виза бирү мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Менә бездә дә шундый шартлар тудырырга кирәк. Мигрант — ул бит товар. Ә һәр товарның бәясе бар. Шуңа күрә башта өлкә хөкүмәте регионыбыздагы зур проектларны мигрантлардан башка башкарырга мөмкин булу-булмавын, анда күпме һәм нинди сыйфаттагы эшчеләр кирәклеген санап чыгарырга һәм бирегә шул эшләрне белүче, тәртипле мигрантларны гына дәшеп китерергә кирәк.
Бу фикерләр белән, әлбәттә, ризалашмый булмый. Ләкин Самара өлкәсендәге 250 мең мигрантны безнең шартларга яраклаштыру өчен укыту, мәдәниятебез белән таныштыру өчен мәктәпләр дә, белгечләр дә юк. Әле җирле халыкны да безгә килүчеләр белән таныштырырга кирәк бит. Бу турыда Идел буе социаль-гуманитар академиясендә укытучы тарих фәннәре докторы Екатерина Ягафова сөйләде:
- Безнең студентларда милли темаларга кагылу белән ниндидер киеренкелек барлыкка килә. Читтән килүчеләрнең киеме дә, сөйләшүе дә аларда тискәре фикер тудыра сыман. Без бит ул кешенең башында нәрсә булуын да, үз ишләре арасында нәрсә белән шөгыльләнүен дә белмибез. Бу хәлдән чыгу өчен, беренчедән, социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче галимнәр тикшеренү үткәреп, мигрантларның саны һәм сыйфатын белешергә, икенчедән, халыкка бу турыда сөйләп торырга кирәк. Шул ук вакытта мәктәпләрдә һәм югары уку учреждениеләрендә этномәдәният дәресләре кертергә кирәк. Ә моның өчен махсус укытылган кешеләр булуы зарури. Димәк, хөкүмәт аларны әзерләү эшен дә үз кулына алырга тиеш.
Самараның чечен милли-мәдәни автономиясе рәисе Марат Белигов Советлар Союзын сагынып:
- Ул вакытта бөтен халыклар да бертигез иде бит. Ә хәзер Россия үзен федератив дәүләт дип атаса да, Чечня, Дагыстан, Осетия кебек республикалардан бирегә килгән халык үзен үги бала кебек хис итә. Менә социология фәннәре белгече Наталья Мухаметшина да әле генә: “Этникара конфликтлар юк, алар барысы да тормыш шартларыннан канәгать булмаудан башлана”, — дип сөйләгән иде. Тик менә нинди генә конфликт булса да, биредәге полиция читтән килүчене гаепле итеп калдырырга тырыша, - дип уфтанды. Аның сүзләрендә дә дөреслек бар, билгеле.
Ә Самараның дәүләт техник университетында фәлсәфи фәннәр укытучы Николай Рогожинның чыгышы бу конференциягә ниндидер экзотика өстәп җибәрде:
- Без барыбыз да Африкада барлыкка килгән homosapienc нәселеннән чыккан кешеләр. Барыбызның да геннарыбыз бертөрле. Кешеләр үрчегән саен башта ыругларга, аннары халыкларга, аннары милләтләргә бүленгәннәр. Ә хәзерге интернет, коммуникацияләр заманында кире процесс күзәтелә: кечкенә халыкларның телләре, үзенчәлекләре югала һәм бөтен халык бер телдә сөйләшергә, бертөрле яшәргә омтыла. Фән бу күренешне табигый хәл дип раслый һәм бөтен халыкларның да берләшүе, бер телдә сөйләшүе кабиләләргә бүленеп, сугышып ятудан яхшырак дип саный.
Әйе, “куласа”ның болай ук шәп әйләнүен көтмәгән иде шул әле халык. Советлар Союзының халыклар дуслыгы теориясенә кайтыргамы, әллә Европа илләрендәге кебек, мигрантларны әйбәтләп сайлап кына кертергәме, дип торганда, Николай Рогожин кебек галимнәр җир шарындагы бөтен халыкларны бер милләт халкы дип игълан итәргә рөхсәт бирмәкчеләр ахыры. Мондый глобаль берләшү хәтта коммунистларның планнарында да булмагандыр, мөгаен. Чөнки ахырда сүз алган Гомәр Зөфәр улы Вәлитов “түгәрәк өстәл” сөйләшүенә йомгак ясап, икътисади яктан уңышсыз регионнарда милли мәсьәләләрнең аеруча кискен торуын билгеләп үтте.
- Капитализм юлы белән баручы илдә ярлы белән байны берләштереп булмаячак. Олигархлар: “Аерып ал да, хакимлек ит”, — принципы буенча яшиләр. Үзгәртеп кору елларында Советлар Союзы республикаларын аерып чыгардылар. Аннары Россия халыкларын байларга һәм ярлыларга аердылар. Ә ярлылар берләшә алмасын өчен, аларны диннәргә, территорияләргә, милләтләргә телгәлиләр…
Биредә сөйләнгән проблемалар хәтта безнең коммунистлар партиясе күтәргән мәсьәләләргә караганда да пролетарийлырак, дип уйлыйм. Без бертөрле фикер йөртәбез һәм бер юнәлештә барабыз икән. Безгә гел очрашып торырга кирәк, - диде ул.
Юк, «куласа»га басарга иртәрәк икән әле. Әйләнә торсын. Бәлки, бөтен партияләр дә безнең илдә милли мәсьәләнең иң мөһим мәсьәлә икәнлеген аңлагач, тәгәрмәч туктар һәм илдә милләтара дуслык урнашыр. Депутатлар мигрантлар турындагы закон проектлары өстендә эшләгәндә милли оешмалар белән киңәшеп эшләргә тиеш.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Просмотров: 2160
За коммунистов не надо голосовать.
Предлагаю голосовать за татар, башкир, чувашей, мордву и представителей других национальных меньшинств. За коммунистов не надо голосовать — именно они, когда были у власти, продолжили царскую политику «Царская Россия — тюрьма народов», подавляя национальные меньшинства, их языки и культуру, религии, в том числе и Ислам, отрезали татар от литературы, написанной арабской графикой, дважды навязав нам чуждые алфавиты (латиницу, затем кириллицу, которая вообще на может точно и правильно передать фонетику-звучание татарского языка), уничтожая и ссылая целые народы в ссылку.
Именно коммунисты создавали новую общность людей — русифицированный «советский народ» с русским языком и русской культурой, вместо сохранения и развития национальных культур и языков СССР..
Почему им сейчас нужно верить?
Сейчас-то они, как и все другие партии, готовы наобещать любые «золотые» горы, все, чего только захотите.
Вот лично Гумар эфендэ Валитову я верю, а коммунистам в целом — нет.
С уважением, Шамиль.
Может и другие партии задумаются о национальных вопросах? Или нам всем — представителям нерусских народов остается пойти голосовать за коммунистов.